Бәйсезлектән ни калды? Бәйсезлектән ни калды?
Бәйләп салган ил калды,
Илен саткан ир калды,
Төптән кискән тел калды,
Йөрәктәге җөй калды...
Бәйсезлектән ни калды?
Ачлык мәйданы өстендә
Өзгәләнгән өн калды,
Гөлләргә тиң гомерләрне
Өеп яккан көл калды...
Бәйсезлектән ни калды?... ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
10.08.20.