Рәсүлуллаһ ике хөтбә уртасында утырып, бераз хәл җыя иде, дигән сүз бар. Утыруы хәл җыяр өченме яки башка нәрсә өчен була идеме – һәрхәлдә утыруы шиксез. Рәсүлуллаһның шул гадәте мөселманнар арасында мирас булып калган. Юкса сүз сорасыннар өчен булмас. Чөнки сәхабәләр хөтбә вакытында да сүз сорыйлар, Рәсүлуллаһ шул эштән тыймый, үзе дә, йомышы булса, хөтбә арасында башкара иде.
Таяк тоту кеше куркытыр өчен түгел, бәлки Рәсүлуллаһ хөтбә сөйләгән вакытта, гарәп гадәтенә күрә, кайбер вакытларда таяк һәм кайбер вакытларда җәя тота иде. Гарәп ораторлары, сүзләре тәэсирле булсын өчен, хөтбә вакытында хәтта кием-салымнарын да аерым формаларга куялар. Ишарә итеп сөйләр өчен, кулларына михсара дип билгеле аршин озынлыгында кыска бер таяк яисә җәя тоталар иде. Европа ораторларында да шушындый бер гадәт булган һәм бүген дә бар, диләр. Мәшһүр ораторларның хөтбә сөйләгән вакытындагы гадәтләре сөйләнгән бер мәкалә укыган идек. Боларның гадәтләре бик төрле булып, кайберләре кыска таяк һәм кайберләре култык асларына бер букча яки китап кыстыралар, кайберләре бүрек һәм эшләпәләрен тотулары сөйләнгән иде. Габделмәлик бине Мәрванның: “Әгәр дә кулымнан камыш таягым төшеп китсә, сөйләргә дип әзерләгән хөтбәмнең ярымы гына да күңелемдә калмый”, – дип сөйләгәнлеге риваять кылына. Бер мәҗлесендә Могавия мәшһүр хөтбә сөйләүчеләрдән Собхан Вәилгә хөтбә сөйләргә кушкан иде. Собхан: “Янымда таягым булмаса, сөйли алмыйм”, – дип гафу үтенгән. Бер таяк китереп бирделәр, тотып караганнан соң: “Үз таягым булмаса, сөйли алмыйм”, – диде. Өенә барып, үз таягын алып килделәр, кулына бирделәр, “Инде мөмкин”, – дип, аяк өстенә басты да хөтбә сөйләде. Кайбер китапларда “Рәсүлуллаһ кайбер хөтбәләрендә кылыч тота иде” дигән сүз бар. Гыйлемнәре ышанычлы адәмнәр: “Бу сүз дөрес түгел, Рәсүлуллаһ һичвакыт кылыч тотып, хөтбә сөйләмәде”, – диләр. “Безнең Болгар мәмләкәте таяк белән күрсәтелгән кәрәмәт сәбәпле мөселман булды, шуны хәтердә тоту өчен, хөтбәләрдә таяк тотыла” дигән сүз дә асылсыз. Һәрхәлдә таяк – гарәпләрнең олылары һәм аеруча хөтбә сөйләүчеләрнең кулланган нәрсәләре. Җахиз үзенең бер әсәрендә “Китаб әл-гаса” дип аерым бер китап куеп, таяк хакындагы хикәяләрне һәм аның хасиятләрен яза. Укырга бик күңелле нәрсәләр бар. Һәрхәлдә хөтбә вакытында таяк тотуның асылы – борынгы гарәп ораторлары гадәтеннән алынган бер эш.
Ризаэтдин Фәхретдин. – "Шура" журналы. – 1914. – № 2. – Б. 57-58.