Найти тему
Татарский Мир

"ҮЛЕ ЙОРТ"та биш вакыт намаз (1938)

Мөгаен, һәрбер кешенең күңел түрендә үзенә генә хас бер яшерен сере була торгандыр. Ул аны һичкемгә дә, хәтта үз-үзенә да ачып салырга теләми. Күп кенә очракта кеше аны үзе белән кабергә дә алып китә. Танылган татар язучысы Ибраһим Салахов язмышында да шундый сер, күңел түрендә саклаган вакыйга була. Гомеренең азагы якынлашканда, ул бу хакта башкалар белән дә бүлешергә карар итә.

1937 елда, Казан педагогия институтының өченче курсында укыган вакытта, Ялта шәһәрендә дәваланган Ибраһим Салахов Татарстан Язучылар берлеге кушуы буенча күренекле татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның хәлен белергә бара һәм Казанга кайту белән... «халык дошманы» белән «контррреволюцион бәйләнешкә» керүе сәбәпле кулга алына. 1938 елның 12 маенда СССР Югары судының хәрби колле­гиясе тарафыннан ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә. Ибраһим Салахов белән бергә тагын дүрт «контрреволюционер» комсомолны - Әбжәлишев Мәхмүт, Акимов Николай, Республиканец Гений, Нижгородцев Ардалианны Казан пересыльный төрмәсеннән, «Столыпин вагоннары»на төяп, Тубыл төрмәләренә «озак вакытлы ялга» озаталар.

Ибраһим Салахов берүзе ялгыз бүлмәгә урнаштырыла, камера номеры белән «зэк 93» дип йөртелә башлый. Сөйләшергә бер җан әсәре юк, ә надзирательләргә халык дошманнары белән мөгамәләгә керү катгый тыела.

Тормышы, яшәеше тел-сүз белән бәйле язучы өчен бу тынлык үтергеч газапка әйләнә. Күпме бу хәлдә яшәр ул? Бер ай? Бер ел? 10 ел?! 10 елга сузыла икән, акылдан язачагы көн кебек ачык. Ничек котылырга соң җан әрнеткеч бу газаптан? Көннәрнең берендә, уйларны үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килә ул. Үз-үзеңне җәлләп, нишләргә белми уйланып утырсаң, ахыры әйбәт тәмамланмаячак. Дәрдмәнд, Ту­кай, Такташ, Туфан әсәрләрен, үзенең кайчандыр язган, әлегә кәгазьгә төшерергә өлгермәгән шигырьләрен кабат-кабат күңелдән кичерә, кипшенгән иреннәрен көчкә селкетеп, һаман бер үк нәрсәләрне йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлый. Уйлар күбәйгәннән-күбәя баралар, баш чатный, йөрәк тибеше ешая. Күз алларын караңгылык баса, каршында ниндидер шәүләләр биергә керешәләр. «Акылдан шашам бугай! » дигән куркыныч уй яшен тизлеге белән баш мие тамырларын әчеттереп уза. Тик шунда ук ниндидер бер талгын рәхәтлек тоеп, ул шатлыгыннан хәтта утырган җиреннән сикереп тә тора. Ялгызлыктан, юләрләнүдән саклануның юлы бар һәм ул бер генә – Ходайдан ярлыкавын сорау, намаз!

Ялгызлыктан, юләрләнүдән саклануның юлы бар һәм ул бер генә – Ходайдан ярлыкавын сорау, намаз!

Ибраһим цемент идәнгә өстендәге бушлатын намазлык итеп җәеп кый­блага таба баса һәм ике рәкәгать иртәнге намазга ниятен кыла. Аннан, кайчандыр балачагында диндар әнисе өйрәткән аятьләрне укый-укый, сәҗдә кыла, намаз ахырында ата-бабалары, инде бакыйлыкка күчкән якыннары рухына дога укый. Шушы догалар, изге теләкләр тәэсирендә оны­тылып, ниндидер башка, тылсымлы һәм шифалы көч дөньясына чума. Сулыш алырга рәхәт, күңел чиста, пакъ, хәтта шушы «үле йортта» да яшисе килеп китә.

Ибраһим Салахов
Ибраһим Салахов

Менә шулай ул тәүлеккә биш тапкыр намазлыкка басып азан әйтеп, Хак Тәгалә кодрәте-шәфкатена оеп, чын күңелдән инанып намаз укый башлый, инде шактый онытыла башлаган аятьләрне, сүрәләрне искә төшерә. Шулай итеп, 540 тәүлек (ел ярым) дәвамында, һәркөн өзлексез укылган биш вакыт намаз, гаҗәеп догаларның тәэсире татар милләтенең иң күренекле язучыларының берсе булып танылачак Ибраһим Салаховны ялгызлык газабыннан — акылдан шашу фаҗигасеннән саклап кала.

Шулай итеп, һәркөн өзлексез укылган биш вакыт намаз, гаҗәеп догаларның тәэсире татар милләтенең иң күренекле язучыларының берсе булып танылачак Ибраһим Салаховны ялгызлык газабыннан — акылдан шашу фаҗигасеннән саклап кала.
Ибраһим Салахов
Ибраһим Салахов

Ибраһим Салахов 1911 елда Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә чыгышлары белән хәзерге Татарстанның Балтач районыннан булган Низами һәм Маһиҗамал Салаховлар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала. 1921-1928 елларда Күкчәтауда яңа ачылган татар мәктәбендә укыганнан соң, Казан педагогия техникумына керә. Шул елларда ук “Яшь ленинчы”, “Кызыл яшьләр” газеталарында, “Пионер каләме” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1935 – 1937 елларда Казан педагогия институтында укый. Бу чорда халыкка берничә шигырь китабы, хикәя һәм пьесасы белән танылып өлгерә.

1937 елда кулга алына. 1947 елда азат ителгәннән соң, Казанда һәм Күкчәтауда яшәү тыелу сәбәпле, гаиләсе белән Күкчәтау шәһәреннән ерак булмаган Кызыл Яр авылына күченеп кайта, әдәби эшчәнлеген дәвам итә. Берничә шигырь җыентыгы, роман, хикәя һәм очерклар авторы буларак, Татарстанда гына түгел, Казахстанда да зур танылу ала. 1990 елда “Колыма хикәяләре” романы өчен Ибраһим Салаховка Г.Тукай бүләге бирелә.

1956 елда аклана.

1998 елда Кызыл Яр авылында вафат була.