Найти в Дзене
Татарский Мир

"Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас" Милләтне кем тәрбияләргә тиеш?

Оглавление
"Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас" Р.Фәхреддин

Туган телгә мөнәсәбәт үзгәргән, мәктәпләр эшчәнлегенә хәлиткеч үзгәрешләр кертелгән (һәм алар, кызганыч, милләт файдасына түгел) чорда милләтебезне нинди юллар белән саклап калырга мөмкин соң? Һәм бу эшкә кемнәрне җәлеп итәргә кирәк?

Әлбәттә, милләтебезнең бердәмлеген саклау, аның киләчәген тәэмин итү өчен, беренче чиратта, яшь буыныбызны милли рухта тәрбияләү мөһим. Милли тәрбиянең эчтәлеге нидән гыйбарәт? Бүгенге шартларда аны нинди юллар белән алып барырга мөмкин? Милли тәрбиянең иң гүзәл үрнәкләрен саклауда гаиләнең, балалар бакчаларының, мәктәпнең һәм иҗтимагый оешмаларның роле ни дәрәҗәдә? 24 мартта ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында “Милли тәрбия – нәрсә ул?” дигән темага узган семинарда катнашучылар әнә шул һәм милли тәрбия блән бәйләнешле башка бик күп сорауларга җавап эзләделәр.

Фото: https://m.realnoevremya.ru/uploads/articles/92/78/cc5d29bdfb90a27e.jpg
Фото: https://m.realnoevremya.ru/uploads/articles/92/78/cc5d29bdfb90a27e.jpg

Чыгыш ясаучылар арасында галимнәр, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, әти-әниләр һәм журналистлар бар иде. Һәм фикерләр дә төрле һәм кызыклы булды.

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр". Р.Фәхреддин

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина милли тәрбиянең төрле тарихи чорларда ни рәвешле алып барылганлыгына, аның үзенчәлекләренә тукталды, татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләренә таянып, милли мәгарифнең татар тормышындагы урынын ачыкларга тырышты. Бүген дә, ХХ гасыр башындагы кебек үк, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, халкыбызның милли тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсен, кыйммәтле җәүһәрләребезне саклау, әмма аларга заман күзлегеннән чыгып якын килүнең мәҗбүрилегенә басым ясады. ХХ гасыр башында барлыкка килгән “Милләт аналары тәрбияләү” дигән төшенчәгә тукталып, аның милләтне тәрбияләү һәм саклаудагы әһәмиятен ассызыклады, бу эшне бүген дә дәвам итәргә, ягъни милли тәрбияне әниләрнең үзләрен тәрбияләүдән башларга кирәклеге турында әйтте.

Л.Мортазина, Г.Садыйкова. Фото: https://m.realnoevremya.ru
Л.Мортазина, Г.Садыйкова. Фото: https://m.realnoevremya.ru

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән... (Г.Тукай)

Бүген тәрбия чылбырының бик мөһим булган “буыннар бәйләнеше” дигән элементы төшеп калды. Әби-бабай, әти-әни һәм балалардан гыйбарәт булган традицион татар гаиләсендәге әби-бабай тәрбиясе бүген юк дәрәҗәсендә.
Фото: https://www.azatliq.org/a/31174521.html
Фото: https://www.azatliq.org/a/31174521.html

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты галимәсе, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова фән кешесе буларак кына түгел, әни буларак та үз фикерләрен җиткерде. Аның фикеренчә, бүген тәрбия чылбырының бик мөһим булган “буыннар бәйләнеше” дигән элементы төшеп калды. Әби-бабай, әти-әни һәм балалардан гыйбарәт булган традицион татар гаиләсендәге әби-бабай тәрбиясе бүген юк дәрәҗәсендә. Ә бу, бигрәк тә милли тәрбия бирүдә, бик мөһим өлеш иде, чөнки халкыбызның рухына сеңгән, аның холкын билгеләгән милли үзенчәлекләрне, гасырлар аша сакланып килеп җиткән кыйммәтләрне нәкъ менә дәү әти, дәү әниләр бирә иде. Бүген нигездә җәйге ял вакытларында гына әби-бабасы белән ныклап аралашкан балалар, әлбәттә, бу кыйммәтләрне сеңдереп бетерә алмыйлар...

Фото: https://m.realnoevremya.ru
Фото: https://m.realnoevremya.ru

Мәгарифне үстерү институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин, сүзгә кушылып: “Ә бүгенге көндә чын милли тәрбия бирә алырлык әби-бабайлар юк дәрәҗәсендә бит инде. Без үзебез хәзер әби-бабайлар, без совет чорында советча тәрбияләнгән, шуңа күрә милли тәрбия өлкәсендә мөмкинлекләребез бик чикле”, - диде.

Фото: https://m.realnoevremya.ru
Фото: https://m.realnoevremya.ru
"Бүген ана тәрбия чыганагы түгел, ә финанс чыганагы..." И.Әхмәтгалиева

"Татар әти-әниләре берлеге”нең Instagram социаль челтәрендәге координаторы Илсөя Әхмәтгалиева туган телгә өйрәтүдә, милли тәрбия бирүдә беренче чиратта балалар бакчалары һәм мәктәп җаваплы дигән фикерне җиткерде. Чөнки татар телле бала, шартлар тудырылмау сәбәпле, балалар бакчасында ук “урыслаша”, ягъни үзенең туган теленнән читләштерелә. Бу процесс, кызганыч, мәктәптә дә дәвам иттерелә. Ата-ана беренче чиратта ул финанс чыганагы, шуңа күрә тәрбия өлкәсендә мәктәп һәм бакчаларның эшен карарга, яхшыртырга кирәк; тәрбия сыйныфлары оештыру да бу мәсьәләне хәл итүдә бер юл була алыр иде, дип белдерде Илсөя ханым.

Кадрия Идрисова. Фото: https://m.realnoevremya.ru
Кадрия Идрисова. Фото: https://m.realnoevremya.ru

Семинарны оештыручы һәм алып баручы, Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гибатдинов буыннар чылбыры өзелгәч, милли тәрбияне оештыруда, әлбәттә, иҗтимагый оешмаларның роле арта, дигән фикерне җиткерде. Әлеге сүзгә кушылып, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова милли тәрбия өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның мөмкинлекләренең шактый киң булуын әйтеп узды. Аның фикеренчә, милли тәрбиядә беренче чиратта гаиләгә, йола һәм гореф-гадәтләргә, әниләрне тәрбияләүгә һәм “сәламәт милләт” төшенчәсенә игътибарны юнәлтергә кирәк. “Ак калфак” оешмасының бу юнәлеш буенча башкарган эшләрен билгеләп үтеп, бүгенге көндә дә кыз балаларны милли рухта тәрбияләү, аларны традицион кул эшләренә өйрәтү, баланың туганнан алып, балигъ булганчыгы чорына кадәр дини, фәнни, халыкчанлык күзлегеннән чыгып, төрле чаралар оештыру, әти-әниләр өчен әсбаплар булдыру мәсьәләсенә тукталды.

Мөгаллим булмаса һәйбәтле (таләпчән), и йар, Сакалыңдан тотып угланлар уйнар.

С.Сараи

Гүзәл Садыйкова. Фото: https://www.azatliq.org/
Гүзәл Садыйкова. Фото: https://www.azatliq.org/

Казан шәһәре Совет районының 135 нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова “Рус балалар бакчасында милли тәрбия биреп буламы?” дигән сорауга: “Була, моның өчен махсус милли төркемнәр оештырырга мөмкин”, - дип җавап бирде һәм үзе җитәкләгән рус балалар бакчасы мисалында әлеге эшне оештыруның кайбер үзенчәлекләренә тукталып китте. Балалар бакчасын сайлауда ата-аналар игътибарлырак булсалар иде, якынлык принцибыннан чыгып кына түгел, әлеге оешманың эчтәлеге, педагоглары, милли тәрбиягә игътибар һ.б. бик күп моментларны алдан өйрәнеп эшләсеннәр иде, диде. Гүзәл ханым балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру мөһимлеген ассызыклады, рус әти-әниләренең моңа каршы булмаулары, киресенчә, бик теләп риза булуларын әйтте, чөнки хәләл ризык алар тарафыннан да иң чиста һәм туклыклы ризык буларак кабул ителә.

“Милли тәрбия – укучыларда башка милләт вәкилләренә карата түземлелек һәм дуслык тәрбияләү чарасы була аламы?” дигән сорауга җавап итеп, Казан шәһәренең Вахитов районы 27 нче татар гимназиясенең татар һәм инглиз телләре укытучысы Ләлә Сабирҗанова үз тәҗрибәсеннән мисал китереп, татар һәм инглиз теле дәресләрендә милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләренә тукталып узды. Төрле милләт вәкилләренә карата түземлелек, аларның мәдәниятенә, телләренә хөрмәт тәрбияләү аша үз милләтең һәм аны мәдәнияте, әдәбияты һәм теленә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләргә мөмкин диде.

Семинар эшенә нәтиҗә ясап, Марат Гибатдинов: “Татар халкының гамәл стратегиясендә

"Татар кешесе ачык йөзле һәм кунакчыл, төпле һәм үз карашларына тугрылыклы. Ата-бабаларның рухи гореф-гадәтләре әхлак, иман тудыра, өлкәннәргә карата ихтирам, сабырлык, вөҗданлылык һәм тыйнаклык, гаиләгә карата хасиятле мөнәсәбәт тәрбияли. Холкыбызның шушы үзенчәлекләре дөньядагы бөтен татарны берләштерә" -

дигән сүзләр бар. Гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән бу күркәм сыйфатларны бүгенге вазгыять шартларында яшь буынга ничек тапшырырга? Бу вазифаны кем башкарырга тиеш? Һичшикез, барыбыз да бергәләп кенә бу эшкә алынсак (гаиләдә - ата-аналар, әби-бабайлар, җәмгыятьтә - абруйлы аксакалларыбыз, ак әбиләребез, зыялыларыбыз, мәчет-мәдрәсәләрдә - иммамнарыбыз, мөдәррисләребез, балалар бакчасында - тәрбиячеләребез, мәктәпләрдә укытучыларыбыз һ.б.), уңай нәтиҗәгә килергә мөмкин”, - диде.

"Белемне белемсезләрдән өйрәндем, әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем”

Яшь буынга, милли тәрбия үрнәкләрен бөтен милләт үзе күрсәтергә тиеш: гади урам себерүчедән башлап, зур түрәләргә кадәр - барыбыз да үз урынында намуслы итеп үз вазифаларыбызны - әйткән сүзләребезне, кылган гамәлләребезне башкарсак, "бу милләтебез файдасына барамы?" дип тикшерсәк, яшь буынга шулар зур үрнәк булыр.

Тәрбия - сүздә түгел, гамәлләрдә булырга тиеш!

Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Татар мәдәниятенең ни белән дан казаначагы, балаларыбызның бездән нинди сабак алачагы безнең һәрберебездән тора... Рухи хәзинәләребез – илһам чыганагы, милләтне яңарту, яңа үсеш офыклары ачу өчен бетмәс-төкәнмәс байлык. Иң мөһиме – үз халкың хакына аңлы гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү. (Татар халкының гамәл стратегиясе)

Әзерләде Л.Мортазина

Фотолар: Ринат Назметдинов һәм azatliq.org