Хөрмәтле якташлар, Балтач җирлегендә үсеп, Республикабызның төрле төбәгендә Матур итеп яшәүче, Туган ягыбызга ихтирамлы һәм игьтибарлы уллары, кызлары!
Якынлашып килүче Корбан гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә исәнлек- саулык, җан тынычлыгы белән мул тормышта, якыннарыбызның кадер- хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә насыйп итсен. Йөзебездән иман нуры, телебездән матур сүзләр, йөрәгебездән җылылык һәрвакыт сирпелеп торсын! Бәрәкәтле матур тормышта, мәхәббәттә, сөенеч- куаныч күреп, янәшәбездәгеләрнең игелеген тоеп, яхшылыкларына сөенеп яшәргә язсын! Күңел түрендә туган теләкләребез кабуллардан булып, фәрештәләрнең «Амин!» дигән вакытына туры килсен.
Ихтирам белән Балтач Якташлар җәмгыятенең рәисе Таһир Һадыев.