Найти тему
Татарский Мир

Морза кызы Суфия васыяте: "Син татар угылы бул...

Оглавление
Суфия Җантурина (Тәфкилева)
Суфия Җантурина (Тәфкилева)

Татар морзаларын күп очракта милләтенә хыянәт итүдә, үз диннәрен, үз телләрен, үз йолаларын онытуда гаеплиләр. Бәлки кайберәүләргә нәселен һәм мал-мөлкәтен саклап калу өчен шулай кирәк булгандыр да... Әмма барысын да бер үлчәүгә салырга ярамый. Араларында үз милләте өчен күп хезмәт куеп, халык күңелендә якты эз калдырган шәхесләр дә аз түгел.

Шуларның берсе – Суфия Җантурина – мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевның агасы Сәетгәрәй Тәфкилев кызы, танылган сәясәтче һәм эре алпавыт Сәлимгәрәй Җантуринның тормыш иптәше. Суфия бикәнең үз милләтенә тугры булуы аның эш-гамәлләрендә ачык чагылыш тапкан.

Сәлимгәрәй Җантурин
Сәлимгәрәй Җантурин

Суфия бикәгә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Килем авылында (хәзерге Башкортстаннын Бүздәк районындагы татар авылы) зур гына бер утар мирас булып кала һәм ул күпчелек вакытын әлеге авылда үткәрә. Бу вакытта авылда иске ысул белән укытыла торган кечерәк кенә мәдрәсә эшләп килә. Суфия бикә мәдрәсәдә белем бирүнең түбән дәрәҗәдә булуын күреп, балаларның гомерләре әрәмгә узуга борчылып, андагы белем бирү тәртибен үзгәртү кирәклегенә төшенә. Укытуны җәдит ысулына күчерү нияте белән, “Буби” мәдрәсәсенә барып, белем бирүне оештыру алымнарын, уку-укыту тәртипләрен өйрәнеп кайта.

Суфия Җантурина ир балалар мәктәбе белән генә тукталып калмый, кыз балалар өчен дә махсус мәктәп ачып җибәрә.

Мәдрәсәнең бөтен чыгымын үз өстенә алып, укымышлы мөгаллимнәр китертә. Башта мәктәптә 40-50 генә шәкерт укыса, елдан-ел аларның саны артканнан арта бара. Суфия бикә ир балалар мәктәбе белән генә тукталып калмый, кыз балалар өчен дә махсус мәктәп ачып җибәрә. Әлеге мәктәпләр өчен аерым биналар салдырып, аларны яшәтер өчен 200 дисәтинә җир вакыф итә. 1915 елда Килем авылы мәктәпләрендә барлыгы 282 бала белем алган дигән мәгълүмат бар.

Суфия бикә авыл балаларына тормыш итәргә яраклы һөнәр өйрәтү теләге белән авылларында туку остаханәсе ачып җибәрә. Остаханәне ачар алдыннан, башта үзе Петербургка барып, 3 ай туку станогында эшләргә өйрәтү курсларында укый. Аннары авылына кайтып эшкә керешә. Ләкин сәламәтлеге начарлану сәбәпле, үз эшенең нәтиҗәсен күрә алмый: остаханә бары 2-3 ел гына эшләп кала. 1

Танылган “Галия” мәдрәсәсе

“Галия” мәдрәсәсе бинасы (хәзер Россия Ислам Университеты), М.Гибатдинов фотосы.
“Галия” мәдрәсәсе бинасы (хәзер Россия Ислам Университеты), М.Гибатдинов фотосы.

Танылган “Галия” мәдрәсәсе өчен бина төзетүгә куйган тырышлыгы Суфия бикәнең татар халкы мәгарифенә керткән иң зур хезмәтләренең берседер. Мисырда һәм Гарәбстанда белем алып кайткан мөгаллимнәрнең начар фатирларда, мәчет подвалларында укытып йөрүләрен ишетеп, Суфия бикә мәдрәсә салдыру фикеренә килә. Аның бу ниятен тормышка ашыруга Уфа бае Садретдин Назыйров та ярдәм итә. Шулай итеп, 1908 елның ноябрь аенда 3 катлы таш бина мәйданга килә. Гасыр башындагы татар вакытлы матбугаты хәбәр итүенчә, Суфия бикә әлеге бинаны салдыру өчен 18 мең акчасын иганә кыла. Моннан тыш, “Галия” мәдрәсәсе өчен 10 мең, аның китапханәсе өчен 500 сум күләмендә акча васыять итеп калдыра.

1 000 сум – ул заманда губернаторлар, министрларның айлык оклады, 10 мең исә, хэзергә акча белән санаганда, 7-10 млн. сум чамасы булыр иде.

“Галия” мәдрәсәсе татар халкының иң зур мәгърифәт учакларының берсе.

Ул 1906 елда Зыя Камали тарафыннан ачыла. Анда дини тәгълимат белән беррәттән, дөньяви фәннәрдән дә тирән белем бирелә. Әлеге мәдрәсәдә Галимҗан Ибраһимов, Солтан Габәши, Шәһит Әхмәдиев, Гата Исхакый, Хәсән Туфан кебек татарның күп кенә күренекле шәхесләре белем ала. Аларның барысын да Суфия бикә ярдәмендә үскән, кеше булган буын дисәк тә ялгыш булмас.

Шәкертләр арасында дипломатлар Кәрим Хәкимов һәм Хаммат Гомәров; Татарстанның мәгариф комиссарлары Шәһит Әхмәдиев, Галә Ходаяров; Казакъстанның мәгариф комиссары Ногман Манаев һәм тагын бихисап татар, башкорт, кырым татары, кыргыз, казакъ, адыг һ.б. кардәш халыкларның зыялылары, язучылары бар.

Галимҗан Ибраһимов турында без сөйләгән идек инде, аның белән бергә Солтан Габәши, Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Шәһит Әхмәдиев, Гата Исхакый, Сәлах Атнагулов, Фатих Сәйфи-Казанлы, Зыя Ярмәки, Гыйбад Алпаров, Нигъмәт Хәкимов, Галимҗан Нигъмәти, Булат Салиев, Каюм Мифтахов, Гата Исхакый һ.б. “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаганнар.

Мәдрәсәнең мөгаллимнәре арасында: Зәки Вәлиди (тарих), Галимҗан Ибраһимов (әдәбият), мәдрәсәнең беренче мөгаллимәсе Фатыйма Дәүләткилдиева (тарих, рус теле) һ.б.ны атарга мөмкин.

Суфия Җантурина үзенең кыска гына гомере эчендә татар мәгарифен үстерүгә һәм халыкка аң-белем таратуда зур тырышлыклар куя. Тормышка ашмыйча калган уй-хыяллары да күп булгандыр, мөгаен. Кызганычка каршы, мәгърифәтченең гомере бик иртә өзелә: озакка сузылган авырудан үлеп киткәндә аңа бары тик 37 яшь кенә була.

Суфия бикәнең өч баласы ятим кала. Гомеренең соңгы көннәре якынлашканын күңеле белән сизгән ханым, олы улын үз янына чакыртып алып, аңа үзенең соңгы сүзен, үзәк өзгеч васыятен әйтеп калдыра:

"Балам, син яшьсең әле. Минем сиңа актык сүзем, изге киңәшем: син татар угылы бул, татарыңны сөй, татарыңны онытма!"