“Татарстан” хуҗалыгында атна-ун көннән уракка төшәргә җыеналар “Татарстан” җәмгыяте амбарында ел әйләнәсе кеше дә, эш тә өзелми. – Амбарларыгыз тулысынча әзердер инде? – дим ындыр табагы мөдире Иңгел Мөхәммәтҗановка.
– Ул бит беренче ашлык кайткач кына тулысынча әзер була, – дип шаярта Иңгел. – Ни дәрәҗәдә әзерлек шул чакта күренә... – Семинарга әзерләнәсезме әллә? – дип чираттагы соравымны бирәм, бөтен җирдә булган чисталык-тәртипкә шаккатып (өстәвенә, без килгәндә капка төпләрендәге үләннәрне тигезлиләр иде). “Офис” ролен үтәүче бинаның эче дә “ялт” иткән, юганнар, буяганнар...
– Эшкә керешкәнче барысын шулай бер кат тәртипләп чыгарга булдык, үзебезгә үк рәхәт, күңелле бит, – диделәр. Аңлашыла да. Хәзер инде ындыр табаклары элекке кебек сезонлы гына эш урыны түгел. Ел әйләнәсе кеше дә, эш тә өзелми. – Июнь аенда биредә 21 кеше эшләсә, июльдә инде 28 булдык, ел әйләнәсе 12 кеше хезмәт куя, – ди Иңгел. – Уникедән кимесә, эшкә зыян килә. Алты машинист, өч тегермәнче, шоферларга – ел әй