Ястүнең вакыты хакында фәтва
18 рамазанда Самара вилаяте Мәләкәс ягындагы Филип авылы имамы Гомәр бине Шәрәфеддин Паравидан кыска кичләрдә, кояш баеганнан бер сәгать чирек кадәр вакыт кына үткәреп, ястү укуның дөрес яки түгеллеген сораган кәгазь иреште. Моңа түбәндәгечә җавап язылды:
«Һәркайсы намаз, вакыты кергәч кенә, дөрес була. Вакытыннан элек бер намаз да дөрес түгел. Тик бик кыска төннәрдә ястү вакыты кермәс булса, кызыллык батканчы, таң атса, уртача мәмләкәтләргә охшатып, чама белән укылыр. Калдыру дөрес түгел. Уртача мәмләкәтләрдә бер сәгать һәм өч чирек сәгать [1 сәгать һәм 45 минут] үткәндә генә кызыллык батып бетә. Шунлыктан кызыллык бер дә батмый торган вакытларда бер сәгать өч чиректән элек укырга юл юк. Батарлык вакытларда, әлбәттә, батуын көтәргә тиешле. Монда азрак шөбһә булганга, саклык өчен, баюдан ике сәгать үткәреп укуны диндарлык һәм гыйлем ияләре тиешле күргәннәр. Шунлыктан без дә ике сәгать үткәреп укуны тиешрәк һәм дөресрәк күрәбез. Ахырдан, бер сәгать һәм өч чирек үтмәстән укуны һич дөрес күрмибез. Дин карендәшләре! Намазның дәрәҗәсе олуг. Аның шартларын һәм рөкеннәрен саклау тиешле. Бу мәсьәләдә җиңел карау – зур гаеп. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә һәр мөэмингә иман һәм диненең рөкеннәрен сакларга тәүфыйк бирсә иде.
Мөфти Галимҗан бине Мөхәммәдҗан Баруди, 1339 елның 18 рамазаны (1921 елның 16 мае)».
Г. Барудиның "Хатирә дәфтәре".