Найти тему

Бу сорауларга җавап бирсәгез, авылыгызның тарихын яза алачаксыз (Г.Рәхим сораулыклары) (Дәвамы)

Оглавление

Г. Рәхимнең "Авылны өйрәнү: татар авылларын монография ысулы белән өйрәнү өчен җентекле кулланма-программа"сы
Г. Рәхимнең "Авылны өйрәнү: татар авылларын монография ысулы белән өйрәнү өчен җентекле кулланма-программа"сы

АЕРЫМ КЕШЕЛӘР

1. Авылда аерым күренекле кешеләр, ягъни ни белән булса да, тулай халык массасыннан аерылып торган кешеләр. Аларның исемнәре, фамилияләре, иҗтимагый чыгышлары, халык арасында уйнаган рольләре, башкарган хезмәтләре, халыкның аларга мөнәсәбәте. Мондый кешеләрне түбәндәге категорияләргә бүлеп күрсәтергә.

2. Авылның интеллегенциясе кемнәрдән гыйбарәт (укытучылар, агрономнар, врачлар һ.б. медицина эшчеләре, укучылар һ.б.)? Боларның кайсылары авылның үзеннән чыккан, кайсылары читтән килгән? Кайлардан килгәннәр? Укымышлылыклары ни дәрәҗәдә? Авылда активлыклары, җәмәгать эшенә катнашулары ничек? Бу авылда төрле шәһәр мәктәпләрендә (урта һәм югары мәктәпләрдә) укып ятучылар кемнәр? Кайларда укыйлар? Сезнең авылдан чыгып та соңгы елларда урта һәм югары мәктәп бетергән кешеләр кемнәр? Аларның авыл белән мөнәсәбәтләре, авылда берәр төрле файдалары бармы? Булса нинди файда күрсәтәләр?

3. Авылның җәмәгать эшләре, ил эше артыннан йөрүчеләре (совет рәисләре, секретарьлар, элек шул урыннарда торып эш күрсәткән кешеләр, суд, милиция, кооперация эшчеләре һ.б.). Авылда куштанлык белән танылган кешеләр бармы, кемнәр? Аларның куштанлыклары нидән гыйбарәт?

4. Шәһәр газетларына хәбәр язып торучы авыл хәбәрчеләре бармы? Ничә кеше бар? Кайсы газеталарга язалар? Аларның язуы аркасында авыл тормышының бер-бер җитешмәгән ягы төзәлгәне бармы? Авыл халкы аларның хәбәрче икәнлекләрен беләме? Аларга төрле сыйнфый катлаулар тарафыннан мөнәсәбәт ничек? Хәбәрчеләрне кысрыклаулар, кыйнау, һөҗүм итүләр, үтерүләр булганы юкмы? Булса, кем тарафыннан, ни өчен? Хәбәрчегә һөҗүм итүчеләр судка бирелделәрме? Нинди җәза бирелде?

5. Әдәбият белән шөгылләнүчеләр (шагыйрьләр, хикәя язучылар) бармы? Аларның язган әсәрләре матбугатта чыкканы бармы? Кайда, нинди газета һәм журналларда, кайчан басылдылар? Әсәрләре һичбер вакыт басылганы булмаган язучылар юкмы?

6. Авылда бәет чыгаручылар яки искерәк рухта назым тезүчеләр бармы? Аларның нинди мәүзугларга, нинди вакыйгаларга карата чыгарган бәетләре бар?

7. Авылда атаклы җырчылар, оста әкият сөйләүчеләр һәм башка төрле халык әдәбиятын яхшы белүчеләр бармы?

8. Оста гармунчылар, скрипкачылар, курайчылар бармы?

9. Нинди юлда булса да гыйльми тикшерүләр белән шөгыльләнүчеләр, халык әдәбияты җыючылар бармы? Журналларда, газеталарда гыйльми характердагы мәкаләләре басылып чыккан яки аерым китаплары басылган кешеләр бармы? Аларның әсәрләре кайларда һәм кайчан басылган?

10. Авылның тарихын белүче, аны өйрәнү белән шөгыльләнүче кешеләр бармы? Авылның үтмеше турында халык телендә булган сүзләр, картлардан ишетелгән риваятьләр берәү-берәү тарафыннан язылып барылмаганмы?

11. Авылда күпне белгән борынгы картлар бармы?

12. Үзлекләреннән берәр яңа нәрсә уйлап чыгарган “башлы” кешеләр (ихтиракъчылар) юкмы?

13. Авылда имчеләр, багучылар (күрәзәләр), сихерчеләр юкмы?

14. Авылда муллалар, мәзиннәр, поплар бармы, кемнәр? Картлармы, яшьләрме? Кайчаннан бирле бу авылда мулла (поп) булып торалар? Алардан әле дә муллалыгын ташламаганнары бармы? Авылыгызда ишаннар, суфилар, өшкерү-төкерүчеләр юкмы?

15. Атаклы көрәшчеләр, көрәштә, йөгерештә, тирә-яктагы яки шәһәрдәге сабан туйларында мәйдан тоткан кешеләр бармы?

16. Төп сезнең авылдан чыгып та, соңгы 50 ел эчендә, бигрәк тә соңгы 30 ел эчендә татар дөньясында нинди дә булса бер юлда дан тоткан, шөһрәт казанган, исем чыгарган кешеләр бармы (революционерлар, сәяси эшчеләр, гаскәриләр, җәмәгать хезмәтчеләре, язучылар, әдипләр, шагыйрьләр, педагоглар, гыйльми көчләр, фән эшчеләре, байлар, контрреволюционерлар һ.б.)? Алар кемнәр, нинди гаиләдән һәм нинди сыйнфый катлаудан чыкканнар? Хәзер исәннәрме? Каялар һәм ни эшлиләр? Үлгән булсалар, кайчан үлгәннәр? Туган авыллары белән бәйләнешләре булганмы? Әгәр исән булсалар, хәзер дә бармы?

Г. Рәхим хезмәте
Г. Рәхим хезмәте

АВЫЛНЫҢ ҮТКӘНЕ

1. Сезнең авылның кырында, су буйларында, елга кырыйларында яр ишелгән җирләрдә бик борынгы заманда яшәп үткән хайваннарның калдыклары булган эре сөякләр, башлар, тешләр, мөгезләр табылмыймы? Кайчан һәм кайда табылганы бар? Нинди сөякләр табылган? Аларны кем тапкан? Табылган сөякләр кайда саклана? Ул сөякләр турында халык нәрсә сөйли?

2. Бер-бер урында сука сукалаганда таштан ясалган борынгы кораллар (балталар, пычаклар, ук башлары, һ.б.) табылмыймы? Нинди җирләрдә табыла? Табылганнары авыл кешеләрендә бармы? Кемнәрдә саклана?

3. Бакырдан (бронзадан) ясалган кораллар һәм башка әйберләр табыла торган урыннар юкмы? Табылган нәрсәләр авыл кешеләрендә бармы? Кемнәрдә саклана? Ул урында чүлмәк ватыклары табыламы?

4. Күпләп чүлмәк ватыклары һәм тимердән ясалган кораллар табыла торган урыннар юкмы? Анда нәрсәләр табыла? Төрле әйберләр табыла торган урыннарны ачык билгеләп күрсәтергә: авылның кайсы тарафында, никадәр ераклыкта, кем җирендә? Элек сука сукалаганда төрле әйберләр күп табылып та хәзер табылмый башлаган яки сирәк кенә табыла торган урыннар юкмы?

5. Кырда сукалаганда яки башка бер-бер урында хәзинәләр, ягъни борынгы заманда күмелгән иске акчалар, алтын, көмеш тәңкәләр, алтын-көмештән ясалган төрле зиннәт нәрсәләре (мәсәлән, беләзекләр, йөзекләр һ.б.) табылганы юкмы? Кайчан, кайда һәм нинди нәрсәләр табылган? Табучылар кемнәр булган? Табылган хәзинәләр кайда киткән? Табучылар саткан булсалар, кемгә сатканнар? Калдыклары авылда берәү-берәү кулында сакланып калмаганмы? Музейларга яки читтән килгән борынгы әйбер җыючыларга сатылмаганмы? Элегрәк заманда нинди хәзинәләр табылганын сөйлиләр? Сезнең авылда хәзинә эзләү, хәзинә бар дип уйланган урыннарны казыштыру белән шөгыльләнүче кешеләр юкмы, яки элек булганмы? Алар берәр нәрсә тапканнармы? Хәзинә һәм күмелгән маллар белән бәйләнгән нинди хыялый әкиятләр сөйлиләр?

6. Сезнең җирдә, яки күрше авылларның җирендә халык телендә “мар”, “уба” аталган яки “Алып бабай чабатасын каккан тау” дип йөртелә торган кечкенә түбәләр, кәләпүш кебек түгәрәк таучыклар (курганнар) очрамыймы? Алыплар (Алып бабай, Алып батыр) турында халык телендә нинди әкиятләр йөри?

7. Сезнең авыл җирендә, яки якын тирә-якта “кала тавы”, “кала урыны”, “йорт өсте”, “иске йорт” шикелле исемнәр белән аталып йөртелә торган урыннар бармы? Булса, шундый урыннарны тәусыйф кылып, зурлыгын үлчәп язарга. Ул урыннарда кала саклау өчен өелгән урлар (валлар), казылган канаулар бармы? Шуларның планын сызып күрсәтергә. Кала урыннарда (городище) нәрсәләр табыла? Яндырылган яки яндырылмаган кирпечләр табыламы? Ул кирпечләрнең формасы нинди? Таш бина әсәрләре, таш төелгән нигезләр – фундаментлар очрамыймы? Кала урыны сукаланамы? Сукалаганда нәрсәләр табыла? Элек нәрсәләр табылганын сөйлиләр?

8. Әгәр сездә кала урыннары, таш стена һәм бина калдыклары бар икән, кайчан да булса бер-бер вакыт галимнәр, тикшерүчеләр, килеп ул урыннарны казымаганнармы? Казыганда нәрсәләр чыккан? Авыл халкы үзе хәзинә эзләп яки таш чыгару өчен ул урыннарны казыштырмаганмы? Нәрсәләр тапканнар? Табылган әйберләр кая киткән? Казып алынган ташларны кая куйганнар?

9. Сезнең авылда “чирмеш зираты” яки “чуваш зираты” дип йөртелә торган урыннар юкмы? Алар белән нинди ышанулар, нинди ырымнар бәйләнгән? Бу урыннарның элек каберлек булганлыклары хәзер дә беленеп торамы, әллә тирә-яктагы җирдән һичбер нәрсә белән аерылмаган бер җир шул исем белән аталып йөртеләме?

10. Мөселман зиратларыннан, ташланган (хәзер үлек күмелми торган) “иске зират” аталган каберлекләр бармы? Андый каберлекләр берничә булса, нинди исемнәр белән аталып йөртеләләр? Кайсылары борынгырак исәпләнә? Алар ни өчен ташланганнар? Иске зират урыннары киртә корып яки чокыр казып әйләндерелгәнме? Ул зиратлар белән нинди ышанулар бәйләнгән?

11. Авыл янында “изгеләр зираты”, “әүлияләр кабере” дип йөртелә торган каберлекләр яки “әүлияләр чишмәсе” дип атала торган чишмәләр юкмы? Ул кабер һәм чишмәләрнең өстендә махсус салынган бер-бер бина бармы? Ул бина кайчан, кем тарафыннан һәм ни мөнәсәбәт белән салынган? Ул кабер һәм чишмәләргә халыкның мөнәсәбәте ничек? Алар янына теләк теләргә, корбан чалырга киләләрме? Кемнәр, кайлардан һәм ни өчен киләләр? Кабер өстенә аш, икмәк яки акчалар куеп яки яшереп китү гадәте юкмы? Динчеләр бу каберләр һәм анда күмелгән изгеләр турында нинди сүзләр, хикәяләр сөйләнә?

12. Иске зиратларда яки ялгыз кыр уртасында утыра торган (яисә егылып ята торган) борынгы кабер ташлары бармы? Ул ташлар ничә җирдә, авылдан караганда кайсы тарафларда (көнчыгыш, төньяк һ.б.)? Авылдан ераклыклары күпме? Кем җирендә яки нинди исем белән атала торган җирдә? Кая бара торган юлның кайсы ягында? Барлыгы ничә таш бар? Ничәсе бөтен, ничәсе ватык? Ватылганнары ничәшәр кисәккә сынган? Аерым кисәкләре исәнме, югалганмы? Һәрбер ташның буе, иңе, калынлыгы күпме? Ташлар алгы яклары белән кай тарафка каратып утыртылганнар? Ташлар утырган урынның планын сызып, шул планда һәрбер ташны аерым номер белән күрсәтергә; ташларны аерып тәүсыйф кылганда, шул номерлар астында язарга.

13. Борынгы дәвер ташларының өстендә (ал ягында, артында һәм кырыйларында) язулар һәм бизәкләр сакланганмы? язулары калкытып язылганмы, әллә батырып (чокып) язылганмы? Язулары ачык укыламы? Әллә бозылу яки мүк белән каплану аркасында начар укыламы? Ташлардагы язуларны укып, яки укый белгән (таныган) кешеләрдән укытып юлларын саташтырмый, нәкъ үз имлясы белән (бер хәрефен дә үзгәртми, нокталарын, хәрәкәләрен дә калдырмый) язып алырга. Мөмкин булганда таштагы язу һәм бизәкләрнең фотография-рәсемнәрен алырга; булмаганда нәкъ үзе төсле итәргә тырышып кул белән рәсемен ясарга.

14. Авылның хәзер күмелә торган яңа зиратында иске ташлар бармы? Ул ташларның иң искеләре кайсы елныкы? Әгәр ташлар бик борынгы (19 нчы йөздән алдагы) булсалар, андыйларын югарыда күрсәтелгәнчә тәүсыйф кылырга, әгәр дә борынгылыклары йөз еллар тирәсендә генә булса, андыйларының бары тик мөндәриҗә ягыннан аерата кызыклы булганнарының гына язуларын күчереп алырга (мәсәлән, ташларда кызыклырак зикерләр булса яки мәгълүм тарихи адәмнәрнең кабер ташлары булса).

15. Картларның сөйләвенчә, бу авыл кай заманнан бирле бу урында утыра? Ханнар заманында ул булганмы? Ул авылда яки янында урыс гаскәре белән сугышлар булганы турында сөйләмиләрме? Авыл кай заманда салынган? Аны салучылар кемнәр булган? Алар кайдан күчеп килгәннәр? башлап килеп утыручылар кемнәр булганнар? Аларның исемнәре мәгълүмме? “Фәлән баба” дип, аларның исемнәренә баба сүзе кушылып йөртеләме? Бу авылның салынуы белән бәйләнешле нинди хикәя һәм риваятьләр сөйләнә?

16. Элек бу авыл урынында бер-бер башка халык (мәсәлән, чирмеш-чувашлар) утырмаганмы? Татарлар ни өчен бу урынга килеп утырганнар? Төп халыклар кая күчеп киткәннәр? Бу вакыйгалар солых тарикынча булганмы, әллә яңа килгән халык (татарлар) белән төп халык арасында дошманлык һәм бәрелешүләр булганмы? Әгәр бу авылда төрле милләт катнаш утырган булса, ят милләтләр бу авылга соңыннан күчеп килгәннәрме, әллә алар авылның төп халкының калдыкларымы?

17. Сезнең авыл тирәсендә иске авыл урыннары бармы, анда нинди авыл булган? Кайчан һәм ни сәбәпле беткән дип сөйлиләр? Халкы кая киткән (кая күчеп киткән, кайсы авылга кушылган яки нинди авылларга таралып утырган)? Беткән авыл урынында зират сакланганмы? Анда ташлар юкмы?

18. Сезнең авыл тирәсендә элек татар авылы булып та, хәзер урыс авылы булган авыллар юкмы? Алар турында халык телендә нинди риваятьләр сөйләнә?

19. Авыл халкының кулында борынгы шәҗәрәләр сакланамы? Ул шәҗәрәләр риваять буенча кай заманнарга һәм кай урыннарга барып терәләләр (мәсәлән, фәлән ыруның башы фәлән баба моннан фәләнчә йөз ел элек Шәһри Болгардан монда күчеп килгән, дигән шикеллехәбәрләр)? Аерым ырулардан тора торган авылларда шул ыруларның хәзерге токымнары кулында ыру шәҗәрәләре сакланамы? Алар үзләренең нәселен ничәнче буынга чаклы беләләр? Язма шәҗәрә буенчамы, әллә күңелдәнме беләләр? Нәселләрен кайсы бабага илтеп териләр? Ыруларның төп бабалары һәм алардан соңгы буыннар турында кемнәр, нинди кешеләр булганнар, кай заманда кайларда яшәгәннәр һәм кайдан кая күчеп килгәннәр дип сөйлиләр? Авылның төп ыруларына башка, читтән күчеп килгән ыруларны аерып йөртәләрме? Алар кай вакытта, кайдан һәм ни сәбәптән бу авылга күчеп килгәннәр? Авылда халык кулында язма шәҗәрәләр булса, яки шул авыл халкының шәҗәрәләре теркәлгән бер-бер китап булса, шул шәҗәрәләрне үз имлясы белән күчереп алырга һәм кем кулында сакланганлыкларын күрсәтергә.

20. Авылда нинди борынгы тарихи бәетләр табыла (мәсәлән, Казан алган бәет, Шәһри Болгар казыйлары бәете шикелле)? Авылда берәү-берәү кулында татар тарихына, бигрәк тә шул авылның үз тарихына караган язмалар, төрле документлар бармы? Кемнәр кулында нинди кулъязма һәм документлар (яки архивлар) саклана? Авылның элекке идарә эшләренә бәйле рәсми архивлары кайда булса да сакланамы? Элек документлар һәм архивлар булып та, соңыннан юкка чыккан булсалар, кая киткәннәр, ничек югалганнар? Авылда аерым кешеләр яки ырулар үз кулларындагы бер-бер борынгы документ буенча үзләренә кайчан да булса “җир чыгачак” дип ышанып тормыйлармы? Андый документлар булса, аларны җентекләп сыйфатларга, урысча булса да, татарча булса да үз имлялары белән күчереп алырга. Гомумән кызыклырак, әһәмиятлерәк документларны үзләрен кулга төшерергә, һич булмаганда күчереп алырга тырышырга. Авылда борынгыдан калган тарихи әйберләр (кораллар, киемнәр) юкмы? Булса кем кулында сакланалар?

21. Бу авыл халкының элек чуваштан, чирмештән, ардан яки мукшыдан булып та, соңыннан мөселманлык кабул итеп татарлашып китүләре турында хәбәрләр юкмы? Яки алар төп татардан, мишәрдән, башкорттан булсалар да, элек мәҗүси булып, билгеле бер заманда мөселман ителүләре турында сүз юкмы? Аларны кемнәр килеп мөселман иткән? Халык тарафыннан мөселманлыкка карышу һәм каршы тору вакыйгалары булмаганмы?

22. Авыл керәшен авылы булса, халык кай заманда чукындырылган? Үзләрен “иске керәшеннәр” дипме, “яңа керәшеннәр” дипме атап йөртәләр? Элек үзләренең мөселман булганнарын хәтерлиләрме? Чукындыру ничек эшләнгән? Чукындыру көчләпме, әллә үз ихтыярлары белән булганмы? Халык элек-электән үк шушы урында утырганмы, әллә элек башка якта булып, чукынганнан соң гына шушы урынга күчеп килеп утырганнармы? Ни сәбәпле төп урыннарыннан күчкәннәр?

23. Бу авыл халкы элек рәсмән керәшен хисапланып та, соңыннан кире мөселманлыкка кайтмаганмы? Кайсы елны рәсми рәвештә мөселманлыкка кайтканнар? Тирә-яктагы мөселман татарларның аларга мөнәсәбәтләре ничек булган? Элек патша хөкүмәте тарафыннан дин исеменнән аларга нинди кысынкылыклар, көчләүләр, җәбер-золымнар ясалган? Шуның белән бәйләнешле хәрәкәтләр, кузгалышлар, попларга, түрәләргә каршы торулар булганмы? Шундый эшләр арасында төрмәләрдә утыручылар, себер һәм каторгага китүчеләр булганмы? Шундый вакыйгалар белән бәйләнешле бәетләр сакланмаганмы? Бәетләрне язып алырга.

24. Элек бу авыл халкы нинди сыйнфый груһтан (сословиедән) булган (морзалар, кенәзләр, йомышлылар, казакълар, ясаклылар, лашманнар, коллар, крепостнойлар һ.б.)? Хәзер үзләрен, без ханнар я сәедләр нәселе [Мөхәммәд пәйгамбәр нәселе], без морзалар, кенәзләр яки коллар нәселеннән киләбез, дип йөрүчеләр бармы? Иске замандагы ханнар, кенәзләр, морзалар, коллар һ.б. турында бу авыл белән бәйләп нинди риваятьләр сөйләнә?

25. Борынгы заманда бу якта татар алпавытлары булганмы? Кемнәр булган? Бу авыл халкы шуларның крепостнойлары булмаганнармы? Алпавытлардан нинди җәфалар күргәннәр? Крепостнойлык хезмәте нидән гыйбарәт булган? Авыл кайчан азатлыкка чыккан? Алпавытка каршы баш күтәрүләр булганмы? Кайчан һәм ни өчен? Шул баш күтәрүдә гаепләнеп ябылучылар себер һәм каторга сөрелүчеләр булганмы? Кемнәр?

26. Борынгы заманда бу авыл халкы лашман хезмәте итмәгәнме? Лашман эше һәм лашманчылык нидән гыйбарәт булган? Бу турыда картлар ни сөйлиләр? Лашманчылыкка бәйләнешле бәетләр сакланмаганмы? Лашман эшләү кай заманда беткән?

27. Элек бу авылда нинди атаклы байлар булган? Аларның байлыклары ни дәрәҗәдә һәм нидән гыйбарәт булган? Сәүдәләре, фабрик-заводлары, җирләре, печәнлекләре, урманнары, елкы өерләре, мал көтүләре булганмы? Бу байлар нәрсә белән һәм кайларда йөреп сәүдә иткәннәр (мәсәлән, “бохарчылар”, “кытайчылар”, “урысчылар” һ.б.)? Нинди ярминкәләргә һәм нинди чит илләргә йөреп сәүдә иткәннәр? Урта Азиягә кәрван йөрткәннәрме? “Кәрван башы” булып кемнәр йөргән? Казан белән мөнәсәбәтләре булганмы? Ничек булган? Аларда кемнәр хезмәт иткәннәр (шушы авыл халкы, чит халыклар)? Аларның хезмәтчеләренә һәм башка халыкка мөнәсәбәтләре ничек булган? Кол асрамаганнармы? Буыннан-буынга күчеп килгән байлыклар булганмы? Бу байлыкларның җыелу, үсү һәм бетү тарихлары ничек? Бу байлар кайчан һәм ни сәбәпле бөлгәннәр? Аларның нәселләре хәзер шул авылда яки башка җирләрдә бармы? Хәзерге икътисади хәлләре ничек?

28. Бу авылдагы байларның фабрик-заводлары булганмы? Ул фабрик-заводларда нәрсә эшләткәннәр (кытат, бурлат, бәз, сәрнҗе, тула, сабын, май, путаш, тире, күн, эчәге, кәгазь һ.б.)? Нинди юллар белән, нинди техника белән эшләнгән? Чи малны крестьян кулына таратыпмы, әллә фабрик-заводларга эшче җыепмы эшләткәннәр? Эшләнгән малларны кайларга илтеп сатканнар? Фабриклар елның кай вакытларында эшләп, кай вакытларында туктап тора торган булганнар? Фабрикта (заводта) ничәләп кеше эшләгән? Эшчеләр татарданмы, башка халыктанмы, әллә катнашмы булган? Эшчеләр шул авылдан гына җыела торган булганмы, читтән дә килеп эшләгәннәрме? Эшчеләр ирләрдән генәме, әллә хатыннардан, бала-чагалардан да булганмы? Ирләр, хатыннар, балалар нинди эшләрдә булганнар? Эшчеләр нинди шартларда яшәгәннәр һәм эшләгәннәр? Көненә ничәшәр сәгать эшләп, күпме хак алганнар? Әллә эш хакы эшләп чыгарган товар башыннан түләнгәнме? Ял көне булганмы? Фабрик-завод хуҗалары белән эшчеләр арасында нинди низаглар булган? Ничәнче елларда? Фабрик-завод эшчеләре белән авылның төп халкы арасында мөнәсәбәт ничек булган? Арада бәрелешүләр, уеннан яки чыннан күмәкләшеп сугышулар булмаганмы? Булса, моның сәбәбе нәрсә булган? Бу фабрик-заводлар кайчан беткән? Ни өчен ябылганнар? Хәзер авылда искедән калган фабрик-завод биналары, аларның калдыклары яки урыннары сакланганмы? Борынгы байларның торган йортлары сакланганмы? Алар кай елларда салынган? Хәзерге көндә ул йортларда кемнәр тора яки нинди оешмалар урнашкан? Алар соңыннан төзәтелеп, баштагы рәвешләреннән үзгәртелгәннәрме? Ремонт кайчан һәм кем тарафыннан ясалган?

29. Авылдагы беренче мәчет кайчан салынган? Элекке заманда мәчетләрнең патша хөкүмәте тарафыннан җимерелүе турында риваятьләр сакланмаганмы? Авылда берничә мәхәллә булса, яңа мәхәлләләр кайчан аерылганнар? Аларның аерылулары нинди вакыйгалар белән бәйләнгән? Хәзерге мәчетләр кайчан һәм кемнәр тарафыннан салынган? Сездә мәктәпкә, клубка әйләнгән мәчетләр ничә?

30. Әгәр авыл чиркәүле булса, ул чиркәү кайчан һәм кем тарафыннан салынган? Беренче поплар урыстанмы, керәшеннәнме булган? Халык арасында попларга караш ничек булган? Чиркәүдә кайчаннан башлап татар телендә “теләү итә” башлаганнар? Авылда школ кайчан салынган? Учительләр кемнәр булган? Кайда укып чыкканнар? Шул авылның үзеннән чыккан кешеләр булганмы?

31. Авылда нинди атаклырак муллалар булган? Алар кайда укып кайтканнар (Бохарада, җәдид яки кадим мәдрәсәсендә)? Кайдан килеп бу авылга мулла булганнар? Халык арасында бер-бер гаҗәбрәк эш белән танылган муллалар булмаганмы? Авылда ишаннар булганмы? Муллалар белән халык арасында, муллалар белән ишаннар арасында, яки муллаларның үз араларында каршылыклар һәм кычкырыш-талашлар булганмы? Ни өчен булган?

32. Бу авылда кайчан да булса атаклы мәдрәсә булганмы? Кай заманда ачылып, күпме еллар дәвам иткән? Аны аякка бастыручы кем булган? Матди яктан мәдрәсәне кемнәр асраганнар? Мәдрәсәнең көчле дәверендә анда күпмеләп шәкерт укыган? Шәкертләр кайлардан җыела торган булганнар? Бу мәдрәсәдә нинди фән алдарак тотылган (мәсәлән, мантыйк, хикмәт, кәлям, фикыһ һ.б.)? Анда нинди муллалар, мөдәррисләр дәрес әйткәннәр? Бу мәдрәсәдән нинди мәшһүр кешеләр укып чыкканнар? Әгәр мәдрәсә соңгы дәвергә кадәр дәвам иткән булса, татар дөньясында шөһрәт казанган кешеләрдән кемнәр бу мәдрәсәдә укыганнар? Мәдрәсә кайсы елларда ябылган? Ябылуына сәбәп нәрсә булган? Ябылмыйча, җәдидләштерелгән генә булса, җәдид реформасы кайсы елда һәм ничек кертелгән? Октябрь революциясеннән соң бу мәдрәсә нишләде? Көтепханәсе булган булса, кая киткән? Кем кулында саклана?

33. Авылда җәдид-кадим көрәше ни рәвештә узган? Моның белән бәйләнешле нинди вакыйгалар һәм көрәшләр булган? Җәдидче байлар, муллалар булганмы? Кемнәр? Алар ничек хәрәкәт иткәннәр? Халык массасының җәдидкә карашы ничек булган? Иң элекке җәдид мәктәбен кайчан, кем салган һәм кем кесәсеннән тәрбия ителгән? Кызлар мәктәбе булганмы? Кем тарафыннан ачылган? Мөгаллим һәм мөгаллимәләрне кайдан алганнар? Аларга күпме вазыйфа [хезмәт хакы] түләнгән? Мөгаллимнәрне кем асраган?

34. Авылда урысча укыта торган земский училище булганмы? Ул кайчан салынган һәм ачылган? Халык бу эшкә ничек караган? Каршы тормаганнармы? Күпмеләп бала укыган? Учительләр кемнәр булган?

35. Авылда бер-бер кеше кулында искедән калган көтепханәләр бармы? Ул көтепханәләр элек кемнеке булган? Хәзер кем кулында сакланалар? Ул көтепханәләрдә кулъязма китаплар күпме? Иң искеләре кайда, ничәнче елда һәм кемнәр тарафыннан язылганнар (күчерелгәннәр)? Бу бик иске кулъязмалар нинди телдә һәм ни исемле китаплар?

36. Иске заманда бу авылда үзләре китап “тасниф иткән” яки шигырь язган муллалар булганмы? Кемнәр? Аларның язган әсәрләре сакланганмы? Нәрсәләр? Үз куллары белән күп китап күчереп язган муллалар (яки башка кешеләр) булганмы? Оста хәттатлар (матур язучылар), кабер ташлары язу белән шөгыльләнүчеләр булмаганмы? Булса, аларның язган китаплары кайларда саклана; язган кабер ташлары кайсы авыл зиратларында бар?

37. Элек бу авылда чуалышлар, кузгалышлар, баш күтәрүләр, сугышлар булмаганмы? Халык нинди кузгалышларга катнашкан (мәсәлән, Пугачев хәрәкәте, башкорт кузгалышлары һ.б.)? Авылда “дин өчен” дигән исем астында кузгалышлар, чуалышлар булмаганмы (мәсәлән, 1878 ел вакыйгалары, 1897 ел переписе вакыйгалары шикелле)? Бу кузгалышлар нидән гыйбарәт булган? Халыкны башлап йөрүчеләр кемнәр булган? Чуалышлар ничек бастырылган? Команда (гаскәр) китереп халыкны суктырулар, төрмәгә ябулар, Себер җибәрүләр булмаганмы? Нәтиҗәсе ничек булган?

38. Ваба (холера) елларны авылга ваба кергәнме? Ваба белән көрәш юлында ниләр эшләнгән? “Ваба бунтлары”, доктор һәм фельдшерларны кыйнаулар, үтерүләр булмаганмы? Бу чуалышларның сәбәбе нәрсә булган?

39. Авылда күпләп читкә күчеп китүләр, Төркиягә һиҗрәтләр булмаганмы? Бу хәрәкәтләр ни сәбәпле кузгалган? Күпме йорт һәм нинди катлаулар һиҗрәт кылганнар? Бу эшнең нәтиҗәсе ничек булып чыккан? Күчүчеләр кире әйләнеп кайтмаганнармы? Нинди хәлдә кайтканнар?

40. Халык кузгалышлары вакытында тирә-яктагы алпавытларны талаулар, көчләп җирләрен сукалаулар, печәннәрен чабу, урманнарын кисүләр булмаганмы? Нинди бояр һәм алпавыт именияләрен талаганнар? Крепостной крестьяннарның үз хуҗалары – алпавытларга каршы күтәрелешләре булмаганмы? Күтәрелгән халык тарафыннан байларны, базарларны талау шикелле вакыйгалар булмаганмы? Ни сәбәпле булган? Бу төрле хәрәкәтләр өчен халык хөкүмәт тарафыннан нинди җәзалар күргән?

41. 1905 ел революциясе чорында бу авыл халкы алпавытларны талауга катышканнармы? Кемнәрне талаганнар? Нәтиҗәсе ничек булган?

42. Һәртөрле халык кузгалышлары һәм аларның каһарманнары турында чыгарылган бәетләр юкмы? Шундый кешеләрнең биографияләрен һәм эшләгән эшләрен тикшереп языгыз.

43. Бу авыл халкы белән күрше авыллар арасында элек җир өчен даулар, судлашулар, күсәк сугышлары булмаганмы? Сәбәбе нәрсә булган? Бу вакыйгалар ничек булган? Дау озаккамы сузылган? Соңгы елларда (бигрәк тә 1917 ел революциясеннән соң) шул низаглар яңармаганнармы? Хәзер дә шул иске дошманлыкның калдыклары, бер авылның икенче авылга каршы кинә саклавы сизелмиме?

44. Элекке заманда бу авылның башыннан нинди афәтләр кичкән (зур ачлык, ут казасы, су басу шикелле)? Бу вакыйгалар ничәнче елларда булган? Аларның тәфсиле ничек? Халык хәтерендә авыл ничә тапкыр янган? Кайсы елларда? Бу афәтләр белән бәйләнешле нинди риваятьләр һәм бәетләр сакланган?

45. Авылда булып узган хосусый характердагы вакыйгаларга, аерым шәхесләр белән булган фаҗигаларга карата чыгарылган нинди бәетләр бар? Соңгы революция елларындагы вакыйгаларга (мәсәлән, гражданнар сугышы, сәнәкчеләр хәрәкәте шикелле) карата чыгарылган бәетләр бармы? Андый бәетләр булса, җыеп язып алыгыз.

46. Авылның төрле урыннары белән һәм аерым кешеләр, гаиләләр белән бәйләнгән нинди гадәттән тыш вакыйгалар, легендалар сөйлиләр (мәсәлән, төрле таулар, урманнар, күлләр, елгалар, аждаһа, шүрәле, су анасы, убыр, убырлы кешеләр, өрәкләр, бичура ияләнгән кешеләр һәм йортлар, пәри-шәкертләр һ.б. турында)?

47. Элек авылда халык бәйрәмнәре, сабан туйлары, җыеннар ничек үткәрелгән? Хәзергедән нинди аермалары булган? Сабан туйлары белән бәйләп элекке мәшһүр көрәшчеләр, дан тоткан чабыш атлары турында нинди вакыйгалар сөйлиләр? Авылда булган аерата көчле кешеләр һәм аларның эшләгән гаҗәп эшләре турында нинди хикәяләр сөйләнә?

48. Революциягә кадәр бу авылда кооператив ачу, артельлар төзеп кустарларны оештыру юлында хәрәкәтләр булганмы? Кооператив кибете ачылган яки бер-бер ширкәт оештырылган булса, аны кем оештырган? Революциягә кадәр дәвам итеп килгәнме? Ябылган булса, ни өчен?

49. Империалистлар сугышы дәверендә авыл ни хәлдә булган? Авылдан күпме кеше сугышка киткән? Күпме кеше сугышта үлгән? Күпме кеше инвалид (гарип) булып калган? Сугыш вакытында авыл хуҗалыгы эшләрен кем башкарган (хатын-кызлар, әсирләр)? Герман сугышы турында, шулай ук элекке сугышлар турында (төрек, япон сугышлары) авылда чыккан, яки шул авылдан киткән солдатлар тарафыннан чыгарылган нинди “сугыш бәетләре” бар? Шуларны язып алыгыз.

50. Империализм сугышы вакытында бу авылдан киткән солдатлардан пленга төшүчеләр булганмы? Ничә кеше пленда булганнар? Плен төшүчеләр нинди яшьтәге солдаттан (яшьләр, запасныйлар)? Сугыш вакытында үз ирекләре белән пленга бирелмәгәннәрме? Алар кайсы чит илләрдә пленда булганнар (Германиядә, Австриядә, Төркиядә)? Анда алар ничек яшәгәннәр? Нинди концентрация лагерьларында торганнар? Татар (мөселман) әсирләр өчен махсус лагерьда тормаганнармы? Аларга мөнәсәбәт ничек булган? Төркия тарафыннан Русиягә каршы, әсирләрдән төзелә торган гаскәри бүлекләргә язылырга димләүләр булмаганмы? Кемнәр димләп йөргән? Нәрсә белән кызыктырганнар? Әсирләр моңа ничек караганнар? Пленда вакытта бу авылдан киткән кешеләр нинди эшләр белән шөгыльләнгәннәр? Үзләреннән кәсеп итмәгәннәрме? Ни белән? Ялланып хезмәт итмәгәннәрме? Кайда һәм нинди эштә хезмәт иткәннәр? Пленнан яңа һөнәрләргә өйрәнеп кайткан кешеләр юкмы? Өйрәнеп кайткан һөнәрләрен хәзер эшкә ашыралармы? Ни рәвештә? Авыл хуҗалыгы (игенчелек, бакчачылык, хайван асрау) эшләрендә чит илдән һәртөрле яңалыклар өйрәнеп кайтмаганнармы? Өйрәнгәннәрен эшкә ашыралармы? Чит илдә вакытта шул җирнең төп халкыннан булган хатыннарга өйләнеп торган кешеләр бармы? Шул хатыннарын авылларына алып кайткан кешеләр юкмы? Булса, хатыннары нинди халыктан? Хәзер дә шул кешеләрнең хатыннары булып торалармы? Татарлашулары ни дәрәҗәдә? Пленда булган кешеләрдән чит ил телен (немецча) өйрәнеп кайтып, шул телдә сөйләшә һәм укый-яза белүчеләр юкмы? Бу авыл кешеләреннән союзниклар ягыннан Франциягә (яки башка чит фронтларга) җибәрелеп сугышка катнашкан кешеләр юкмы? Бөтенләй пленнан кайтмыйча чит илдә торып калган кешеләр юкмы?

51. Сугыш вакытында бу авылда чит ил әсирләре (пленныйлар) тормаганнармы? Күпме кеше никадәр заман һәм кемнәрдә эшләп торганнар? Аларны нинди шартларда тотып, нинди хезмәт иттергәннәр? Аларның йогынтысы белән бу авылда авыл хуҗалыгына бер-бер төрле яңалыклар кертелмәгәнме? Аларга авыл халкының караш һәм мөнәсәбәте ничек булган? Алар тарафыннан авыл хатын-кызлары белән мөнәсәбәт вакыйгалары булмаганмы? Чит ил әсирләреннән сугыш беткәннән соң илләренә кайтмыйча бөтенләйгә шушы авылда урнашып калучылар юкмы? Булса, алар хәзер ни эшлиләр?

52. Авыл февраль революциясен ничек каршылаган? Бу дәвердә нинди вакыйгалар булып кичкән? Мөгаллимнәр, муллалар һәм башка катлаулар ничек оешканнар? Нинди көрәшләр булган? “Милли шура” һәм “мөселман комитеты”ның тәэсире ни дәрәҗәдә булган? Төрле съезд һәм киңәшмәләргә бу авылдан делегатлар сайланып барганмы? Учредительный собраниегә сайлаулар ничек узган? Халыкның күпчелеге кайсы списокка тавыш биргән?

53. Бу авылда октябрь революциясе ничек булган? Тирә-яктагы алпавыт утарларын талаулар, җирләрен басып алулар булганмы?

54. Хәрби коммунизм чорында авылда нинди вакыйгалар булган? Авыл ярлыларының яки читтән килгән отрядларның байларны талаулары булганмы? Авыл халкы тарафыннан отрядларга каршы торулар булмаганмы? Кеше атулар булганмы? Кемнәрне атканнар? “Ярлы комитетлары” кайчан төзелгән? Эш башында кемнәр утырган? Алар ничек хәрәкәт иткәннәр? Нинди байларның маллары, җирләре һәм йортлары алынган? Ул йортларда нинди оешмалар урнашкан? Разверстка ничек алынган?

55. Авылда сәнәк сугышлары булганмы? Тирә-якта зуррак сәнәкчеләр хәрәкәте булган булса, бу авыл халкының аңа катнашы ни дәрәҗәдә булган? Вакыйга ничек булган? Хәрәкәтне кемнәр башлап йөргән? Коммунистларны, мөгаллимнәрне үтерүләр, азаплаулар һәм башка төрле вәхшәтләр булганмы? Кемнәр үтерелгән? Хәрәкәт ничек бастырылган? Кемнәргә нинди җәзалар бирелгән?

56. Авылның гражданнар сугышына катнашы ничек булган? Авылдан ничә кеше үз теләве белән кызыл армия сафына киткән? Бу авылдан гражданнар сугышында аеруча егетлек күрсәткән кешеләр булганмы? Алар арасыннан Кызыл Байрак ордены алучылар бармы? Авылдан ничәләп кеше гражданнар сугышында булганнар? Авыл фронт астына эләккәнме? аклар (чехлар, колчакчылар һ.б.) үткәндә халык аларга ничек караган? Кызыл гаскәрләрне үтерүләр булмаганмы? Авыл халкы кызыллар ягыннан булып акларга каршы сугышмаганнармы? Әһәмиятлерәк нинди аерым вакыйгалар булган? Гражданнар сугышы вакытында аклар ягына качучылар яки кызыллар чиккәндә аларга ияреп китүчеләр булганмы? Кулаклар һәм муллалар тарафыннан аклар кергән заманда коммунистларны, совет яклы булып йөргән ярлыларны, укытучыларны үтерүләр, акларга тотып бирүләр, аттырулар, кыйнау, азаплау һәм үтерүләр булганмы? Кызыллар кергәч ул эшләрне эшләүчеләргә нинди җәзалар бирелгән? Шундый кешеләрнең кайберләренең гаепләре соңгы елларда гына өскә чыгып, җәзаларын табучылар булмадымы?

57. 1921-22 ел ачлыгы авылда ни дәрәҗәдә булган? Халык нәрсә белән тукланып торган? Нинди икмәкләр ашаганнар? Эт, мәче ашаулар булганмы? Кеше ашау вакыйгалары булмаганмы? Совет һәм Америка ярдәме ни рәвештә һәм ни дәрәҗәдә булган? Ачлыктан никадәр халык үлгән? Никадәр халык читкә күчеп киткән? Кай якларга киткәннәр? Китүчеләрдән күпмеләбе кире әйләнеп кайтканнар? Тәрбиячесез калган балаларны кая җибәргәннәр? Ничәләп бала җибәрелгән? Соңыннан кире кайтарылганнармы? Капычкычы [урам баласы] булып йөрү нык таралган булганмы? Икмәккә кай якларга барганнар? Тифтан күпмеләп халык кырылган? Халыкның ничә процентлабы тиф авыруын уздырган?

58. Ачлыктан соң авылның хәле ничек булган? Халыкның ничә проценты кимегән? Ничә йорт буш калган? Ачлыктан соң җирнең никадәр өлеше чәчелми кысыр калган? Ничә ел узгач авылның тормышы иске хәленә кайткан? Ачлыктан соң авыл халкы арасында яшелчә бакчалары ясау шикелле яңалыклар кермәгәнме?

59. Соңгы революция елларында бу авыл халкының төрле катлаулары арасында сыйнфый көрәш ничек барган? Төрле сыйнфый катлауларның каршылыкларыннан килеп чыккан нинди вакыйгалар һәм чыгышлар булган? Бу юлда җинаятьләр булмаганмы? Хәзерге вакытта авылда сыйнфый көрәш нинди юллар белән алып барыла? Сайлауларда (хокук мәсьәләсендә), салымнар мәсьәләсендә кулакларга каршы кысу сәясәте ничек итеп эшкә ашырыла? Сыйнфый көрәш юлында авылның активы, партия һәм комсомол ячейкалары нинди юллар тотып киләләр? Ничек эш күрсәтәләр? Кулакларның ярлыларга һәм советчылык төзелешенә, авылда социализм корылышына, коллективизм кертүгә каршы актив хәрәкәтләре булганы бармы? Бу хәрәкәтләр нидән гыйбарәт булды? Нинди чаралар күрелде? Кулак һәм рухани элементларның астыртын хәрәкәтләре сизеләме? Яшерен агитация алып баралармы? бу алар тарафыннан ничек эшләнә? ярлылар һәм урта хәллеләр арасында алар тарафыннан нинди правокацияләр ясала? Сыйнфый көрәш моментларында урта хәлле крестьян массасы нинди позиция тота? Ярлылар һәм колхозчыларга каршы кулаклар һәм башка дошман элементлар тарафыннан бер-бер төрле начарлык эшләнгәне бармы? Бу вакыйга нидән гыйбарәт булды һәм ни белән тәмам булды? Сезнең авылда кулакны “сыйныф булу ягыннан бетерү” юлында ниләр эшләнде? Ничә кулак хуҗалыгына ликвидация ясалып, мал-мөлкәтләре колхоз файдасына алынды? Алынган нәрсәләре нидән гыйбарәт (мал-туар, инвентарь, машиналар, ашлык, йорт, каралтылар) һәм суммасы күпмелек булды? Каршылык күрсәткән кулак, кулакчыл һәм муллалардан авылдан сөрелгәннәре, төрмәгә ябылганнары, атылганнары булдымы?

60. Бу авыл турында фәнни әдәбиятында мәгълүматлар бармы? Нинди китапларда (мәсәлән, “Мөстәфадел-әхбар”да, “Асар”да һ.б.)? Кай урыннарда, ничәнче битләрдә? Яңа дәвер матбугатында (бигрәк тә вакытлы матбугатта) кайсы елларда, кайсы газета-журналларның кайсы саннарында бу авыл турында нинди мөһимрәк мәкаләләр һәм хәбәрләр язылып чыкты?

Татар әдип һәм шагыйрьләренең кайсы әсәрләрендә, нинди урыннарда (башка исем астында) сезнең авыл тасвирланган? Дөрес тасвирланганмы? Ул әсәрләрдәге типларга сезнең авылдагы мәгълүм кешеләр прототип булып (үрнәк булып) хезмәт итмәгәннәрме яки турыдан-туры шулардан алып язылмаганмы? Ул кешеләр кемнәр, хәзер дә исәннәрме? Сезнең авылны тасвирлаган язучының бу авылга мөнәсәбәте ничек?

Башы : https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/bu-soraularga-avap-birsgez-avylygyzny-tarihyn-iaza-alachaksyz-grhim-soraulyklary-5f198d7d98ca9629354f2cad