Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса

Бер авылга яшь имам килә. Рамазан аенда аны һәр гаилә диярлек ифтарга чакыра. Әмма бер гаиләдә, имам килеп киткәннән соң, акча югала.

яндекскартинки
яндекскартинки

Ир белән хатын гына яшиләр. Башка кеше кермәгән, чыкмаган, ә акча куелган урынында юк. Шик имамга төшә. Ләкин бу гаилә тәкъва була, халыкка сүз чыгармый, имамны фаш итми. Икенче елны рамазан аенда тагын ифтарга чакыру башлана. Хатыны иренә: “Әйдә, без дә чакырыйк инде, кешедән уңайсыз”, - ди. Чакыралар. Имам килә. Ир түзми:

- Минем сезгә карашым үзгәргәнне сиздеңме? – дип сорый.

Имам:

- Әйе, сиздем. Нәрсә булды?

- Узган ел син килеп киткәннән соң безнең өйдә акча югалды, дөресен әйт әле, алдыңмы?

- Әйе, алдым, - ди дә имам, елап җибәрә.

Хатын акчаны өстәлгә куйган була, тәрәзәдән җил исеп китеп акчалар идәнгә чәчелә. Имам җыеп алып, Коръән эченә тыгып куя. Имам хәлне аңлаткач, ир шкафта торган Коръәнне ачып карый – акча шунда! Имам бу гаиләдә ел дәвамында Коръәнгә кагылучы да булмаганын аңлап елый.