Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы кертелү сәбәпле, халыкны урманга барудан тыелып торырга өндәде.
Шул уңайдан Арча урман хуҗалыгы да кешеләрне урманга барудан, урман эченә транспорт чаралары белән керүдән, урманнарда билгеле бер төрдәге эшләр башкаруны тыя.
—Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан, дәүләт урман хуҗалыклары урман массивларында патруль торулар, вакытлыча сак хезмәтләре оештырды.
15 июльдән башлап 4 августка кадәр әлеге карарны үтәмәүчеләргә, янгынга каршы режимны бозучыларга карата, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, катгый чаралар күреләчәк, - ди Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин.