2016 елның 25 декабрендә Мәмәширдә яшәүче сугышчан дустым Рәшит Мөхлисуллинның йөрәге тибүдән туктады. …Күптән түгел "Безне ефәк гөмбәз таныштырды" дигән язмам басылган иде. Язмамда Мәмәшир авылында минем сугышчан дустым Рәшит Мөхлисуллинның яшәвен хәбәр иткән идем. Дөрестән дә, 46 ел элек, 1971 елның җәендә без Рәшит белән бергә Литва җирендә һава десанты гаскәрләренең "учебка"сын узган идек. Ярты елдан соң аерылыштык. (Мин хезмәтне Фирганә дивизиясендә, Рәшит, соңыннан мәгълүм булганча, Молдавиядә тәмамлаган). "Учебка"да минем белән булган егетләрдән бер Рәшит кенә йөрәккә кереп калды. Өстәвенә, авыл исеме дә, фамилиясе дә минем өчен үтә якын, истәлекле: "Мәмәшир" мәктәп елларымнан "Комсомолец Рәхи" бәете аша хәтергә сеңеп калган булса, фамилиясе - минем "кендек" әбием Мөхлисә әби иде! Күңелемә нәкъ менә аның исеме аша уелып калган Комсомолец Рәхи яшәгән, аның исемен йөрткән урамда яшиләр Мөхлисуллиннар. Шунысы да гаҗәп, бүтән Мөхлисуллиннарны ишеткәнем дә юк. Безгә чиктәш Чура, Пче