Найти тему
Яңа Караш

Кайнаган еллар

"Республикабызга 100 ел"

Күңел берлән сөям бәхтен татарның

Күрергә җанлылык вактын татарның

Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын

Г.Тукай

Бу ел Республикабызга 100 яшь тулды, бер гасыр эчендә халкыбыз күгендә якты да, караңгы да көннәр булды, милләтебез бергә төрле дәрәҗәләргә иреште, егылса да алга барырга тырышты, бөек каһарманнарын тудырды, югалтуын авыр кичерде. Бугенге көннәр турында әйткәндә куңелне әрнүгә салган моңсу чагылыш: яшьләр арсында телне оныту, татар тәңгәллеген югалту, үз милләтеңнең тарихын белмәү. Бу мәсьәләләр бик күп сораулар тудыра. Сорау биргәндә аңа җавап та таба алу мөһимдер.

Татарстан бу гасыр эчендә төрле выкыйгалар эчендә кайнады, әлбәттә алар арасында төп урыннарның берсен XX гасырның 90 еллар вакыйгалары алып тора. Татарстан республикасы 1990 елның 30 августында суверенитет турында декларация кабул иткәч халкыбыз тулы сулыш алып, үзен чын татар итеп, нәкъ менә Тукай шигырьләрендә кебек итеп сизде. Гамиль Нур сүзләре бу сөенечне бик әйбәт җиткерә:

“Мәйданга Казан карчыклары бәрәңге пешереп, термоска чәй салып ташып торды. Вакыт кичкә, аннары төнгә авышты. Халык мәйданда көтә, китми. Бер мәлдә транзисторлардан Салих Сәйдәшев маршы яңгырады. Татарстанны мөстәкыйль республика дип игълан иттеләр. Залда да, урамда да кул чабулар, бер-беребезне котлау! Эйфория. Халыкның мәйданнан китәсе килми. Акрынлап депутатлар чыга башлады. Мөлековлар, Бәйрәмовалар халык каршына чыкты. Фәүзия апа: "Бәйсезлекне урыс депутатлары да яклады. Без алар хакын да якларга тиеш. Шуңа күрә дус, тату яшәргә тиешбез", дип сөйләде. Барысы да дәррәү килеп Татарстан статусын яклаганына ышанмыйча, хушым китеп тыңлап басып тордым”.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев күптән түгел биргән интервьюсында Декларация кабул итүне республиканың тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе дип санавын әйтте.

90 елларда язгы ташкын кебек ургып аккан вакыйгалар, әледән әле туып торган үзгәрешләр, татар халкына нәрсә биргәнен аңлатырга кирәк.

Бераз үткәннәргә борылып карыйк: соңгы ике гасырда татар халкы тарихына күз салсак, аның үсеше, кискен күтәрелеш чорлары, иҗтимагый яки дини тормышны либеральләштерү чорларына туры килә иде. Күтәрешләрнең беренче дулкыны 1905 елгы революциядән соң, демократик ирекләр барлыкка килгәч башланган. Ул чакта күп газетлар, журналлар чыгарылган, нәшриятләр ачылган, партияләр оешкан. Татар эшкуарларының куәтле катламы барлыкка килгән. Чираттагы көчле күтәрелеш 1917 елгы революциядән соң һәм Татарстан республикасы төзелгәннән соң була. Бездә югары уку йортлары барлыкка килә, татар теле дәүләт теленә әйләнә диярлек, яңа театрлар ачыла, опера сәнгате, симфоник музыка туа һ.б. Авторитарлык һәрвакыт безнең халыкка каршы эшләде, аны исән калу-калмау чигенә җиткерде. Татарлар өчен демократия отышлы. Ул татар халкының эчке энергиясен иң югары дәрәҗәдә ача. Гамәлләр иреге, иҗат иреге, фикер иреге - менә татар халкын уятып, тарихын алга этәргән туфрак. Суверенитет турында декларация кабул итү дә искәрмә булмады. Республика ун ел эчендә, билгесезлектән арынып, яңа дөньяга таба тарихи ыргылыш ясады.

Шул ук вакытта Татарстанның мөстәкыйльлеге, республика төзелешенең дәвамы булды, шуңа күрә ул 1920 ел вакыйгалары белән бик тыгыз бәйләнгән. ТАССР төзелгәннән соң ук милли республикаларның беренче сортлы (союздаш) һәм «икенче сортлы» (автономияле) республикаларга бүленүе ачыкланды. Автономияле республикалар нинди дә булса мөстәкыйльлектән мәхрүм калдылар. Шуңа күрә, шунда ук ТАССРның, союздаш республикалар клубы составына керүе өчен көрәш башланды. Шуның белән бергә Татарстан төзелү башында торган бөтен татар сәяси элита янып бетте: бу кешеләрнең барысы да 1937-1938 елгы репрессияләр утында һәлак булды. Бу юлның символы: татар милләте каһарманы - Мирсәет Солтан-Галиевнең фаҗигале язмышы. Ул үз гомерен башта Татар-Башкорт республикасын төзүгә, аннары Татарстанны булдыруга куйган.

Шуңа күрә 1990 елның 30 августында суверенитет турында декларация кабул итүне һәм 1917-1920 елларда, татар милли хәрәкәтенең үзбилгеләнеше өчен көрәшен бер берсеннән аерып булмый.

Мирсәит Солтан-Галиев хатыны Фатима белән
Мирсәит Солтан-Галиев хатыны Фатима белән

Күптән түгел әбием гомере буе җыеп барган китаплар, журналлар кулыма төште. Анда, Казан Ханлыгыннан башлап, 90 еллар вакыйгаларына хәтле бик күп кызыклы мәгълүмәт табылды. Иң кызыгы бу гәҗитләр, җурналлар 90 еллар башыннан чыга башлаган. Бу СССР вакытындагы сәясәт аркасында, халкыбызның тарихын яшерү турында дәлил.

Берничә мисал: иң танылган ике журналны алыйк.

Беренчесе “Казан утлары”. 1922 елда “Безнең юл” исемендә чыга башлап, ул өч тапкыр исемен үзгәртә. Милләтебез тарихына, шәһесләренә, үткән һәм булачак вакыйгаларга ирекле караш нәкъ менә 90 елларда күренә башлый.

Икенчесе “Идел” журналы, 1989 елда чыга башлап ул беренче булып тарихчы, археолог М. Худяковның совет чорында кеше күзеннән яшергән “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” дигән китабындагы эшләрен, журнал битләрендә бастыра башлый, халкыбызның каһарманнары һәм батырлыклары турында сөйли.

Советлар чорында, татар иҗтимагый фикере әзәрлекләнгән заманда язучылар, шагыйрьләр сынмады. Алар татарның мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калдылар. Аларның халыкка бөек хезмәтләре әнә шул. Минемчә бүген бу бурыч журналистларга күчергә тиеш. Журналист бүген - ул язучы да, шагыйрь дә, халыкның теле дә!

Татарстан кабул иткән суверенитет декларациясе минем фикерем буенча, татар милләтенә, аның шәһесләренә яңа иҗади көч, фикер иреге, бай тарихына яңа караш бирде.

Милли рухның төрле чаклары була: ул әле күтәрелә, югары оча, әле түбән тәгәри, түнә. Халыкның иң мөһим, төп сыйфаты – милли аңы, милли рухы. Милләт һәм аның рухи тамыры озын гомерле, нык булсын өчен телне сакларга кирәк. Әгәр халык телен саклап калып, башка бөтенесен югалтып бетерсә дә, барыбер исән калачак, үлмәячәк.

Тарих кабатлана, кешеләр үзгәрә, нәрсәдер модадан чыга, нәрсәдер аңа керә, ләкин алдагы буыннарда да: туган телгә, туган җиргә, милләтеңә, аның мирасына, тарихына - мода яшәргә тиеш.