Эссе һава торышы башлану сәбәпле, район сулыкларында гражданнарның, бигрәк тә балигъ булмаган балаларның ата-аналары (законлы вәкилләр) каравыннан башка су коенуы күзәтелә. Сулыкларда үлү очракларының төп сәбәпләре - тыелган урыннарда су коену, исерткеч эчемлекләр куллану, йөзә белмәү, балаларны күзәтүсез калдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең су керүе һәм су коенуны тыю буенча билгеләр куелмау. Йөрәк авыруы булган кешеләргә су кергәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Мондый чирле кешеләрнең тән температурасы кинәт үзгәрүдән йөрәген паралич сугарга ихтимал. Кайбер кешеләр үз-үзләренә бик нык ышанып, сакланмыйлар. Алар ярдан эчкә бик еракка керәләр, үзләренең кире ярга кайтыр өчен көчләре җитүен уйламыйлар һәм хата җибәрәләр. Фаҗигаләргә анализ ясау шуны күрсәтә: суларда бәхетсезлеккә күп очракта исерек килеш су керүчеләр яки балалар юлыга. Шуңа күрә баланы лагерьга, походларга һәм су коенырга җибәргәнче, аларны сулардагы куркынычсызлы