Узган тәүлектә 35 кеше короновирус йоктырган, 68 кеше тереле әлеге чирдән котылган.
Татарстанда бүген 35 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның берсе генә читтән кертелгән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында күпчелекне һаман да урта яшьләрдәгеләр тәшкил итә бирә, бүген дә 35 авыручының 15е шуларга туры килә.
Казанда - 19, Яшел Үзәндә - 4, Яр Чаллыда - 3, Актанышта - 2, Апас, Әтнә районы, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат һәм Тукай районында берәр кешедә яңа таҗлы вирус тапканнар.
Татарстанда 11 июльгә барлыгы 4964 COVID-19 очрак теркәлгән, 3835 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 68е узган тәүлектә.
Ни кызганыч, Татарстанда COVID-19 үлем очрагы теркәлгән.
Якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз
Веб-редактор