2018 елның 20 ноябрендә күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә мәрмәрдән эшләнгән мәһабәт һәйкәл куелды. Берәүләр моның дингә каршы эш икәнен дәлилләргә тотынса, икенчеләр һәйкәлдә галимнең тәхәллүсе русча язылган булуына үпкә белдерделәр.
Чыннан да, иң мәшһүр татар галименең исемен татарча язмыйча калдыру зур тупас хата булыр иде, чөнки Ш. Мәрҗани кабер ташына да русча бер сүз язарга кушмаган. Галим кабер ташларына даталарны да һиҗри ел исәбе белән язу яклы булган.
Күпчелек ислам галимнәре кеше сурәтендәге һәйкәлләр куюга каршы чыккан. Алар моның начар эш икәнен күрсәтү өчен төрле дәлилләр китергәннәр, шуларның иң олысы – мөселманнарны потларга табынудан саклау. Ш. Мәрҗани үзе дә кешеләрне потларга табынудан тыйган, бу эшнең кечкенә генә чаткыларын күрсә дә, бик кайгырган, мәсәлән, Урта Азия суфиларының каберләрне артык олылауларын, мәетләрдән ярдәм сорауларын нык яратмаган.
Гомумән, безнең атаклы дин галимнәребез, потларны түгел, хәтта кабер ияләрен изгеләштереп, алардан нәрсәдер сорау, ялвару, бәрәкәт эзләү, каберләре янында корбаннар чалу, табыну урыны ясауларны гөнаһлы гамәлләр дип санаганнар.
Әгәр халыкның һәйкәлгә табыну нияте юк икән, ул фәкать галимне истә тоту, хөрмәт итү, кылган изге гамәлләрен тану өчен эшләнә икән, андый вакытта моның хөкеме ничек булыр соң? Бу сорауга җавап бирү өчен иҗтиһад кылырга кирәк, ягъни акылы булган һәм дини чыганакларны беркадәр белгән һәр кеше, Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне үзлегеннән тикшереп, мөстәкыйль фикер йөртеп, үзе өчен хөкем чыгарырга тиеш.
Белгәнебезчә, Мәрҗани халыкны аң-белемгә, иҗтиһадка чакырган һәм схоластикадан, тәкълидтән, ягъни элекке дин галимнәренә сукырларча иярүдән арынырга өндәгән. Мәсәлән, хәнәфи мәзһәбендә һәйкәл кую ярамый икән, безнең Әбү Хәнифә фикере белән килешмәскә тулы хакыбыз бар, чөнки Мәрҗани “Назурәтел-хак” хезмәтендә сукырларча дини мәзһәбләргә иярмәскә кушкан: “Бер фәкыйһнең генә фәтваләрендә тукталып, аның мәсләгенә фанатикларча, тиешле дәлилләр белән дә нигезләмичә, ябышу ярамый”; “Чынлыкта, әгәр дә берәр галимгә иярү һәм тәкълид кылу мәҗбүри булса, бу кешеләрне кысар, уңайсызландырыр иде. Кешеләрнең тулысынча галимнәргә иярүләрендә җиңеллек һәм киңлек юк”; «Аларның (мәзһәбләргә нигез салучыларның) берсенең булса да: “Минем мәзһәбемә генә ияр”, – дип әйтүе турында һичбер хәбәр дә килмәде, ә, бәлки, моның капма-каршысы гына килде» һ.б.
Мәрҗани һәйкәле Кабан күле буендагы бер җирдә ("Мәрҗани" мәчетеннән ерак түгел) куелды, әмма аны Болгар ислам академиясе, һичьюгы Россия ислам институты каршына кую бик отышлы булырга мөмкин иде. Шул вакытта шәкертләр һәм мөгаллимнәр татарның иң зур галимен һәрвакыт исләрендә тотарлар, Мәрҗани хезмәтләрен, ниһаять, өйрәнеп, шулар белән гамәл кылырлар иде.
Шунысын да әйтергә кирәк: Мәрҗани һәйкәле артында өч телдә галимнең мондый цитатасы язылган: “Хакыйкать вә тугрылыкны алда тотарга кирәк”. Русча гыйбарә: “Истина и праведный путь превыше всего”, – дип тәрҗемә ителгән. Чынлыкта, мондый тәрҗемә бик үк дөрес түгел, чөнки “тугрылык” сүзе “праведный путь” була алмый. “Туры юл” диелгән булса, бу рәвешле тәрҗемә ителер иде, әмма инкыйлабка кадәр “тугрылык” сүзе, “хакыйкать” сүзенең синонимы булып, “дөреслек” (“правда, правильность”) дигән мәгънәне аңлаткан.
Арча районы Ташкичү авылы мәктәбе каршына да «Таттелеком» АҖ ярдәме белән 2017 елда Ш. Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәүгә һәйкәлләр куелган иде. Анда да кайбер орфографик, пунктуацион һәм стилистик хаталар киткән. Мәсәлән, "бине" урынына "бин" дип, "Казани" урынына "әл-Казанлы" (бер сүзгә гарәп кушымчасы да, татар кушымчасы да ялганган) дип язганнар, җөмләләрдә үткән заман белән хәзерге заман фигыльләре бергә тугланган (аларны я үткән заманда гына, я хәзерге заманда гына язарга кирәк иде) һ.б.
Әтнә районы Япанчы авылында да галимгә һәйкәл куелды. Анысында хаталар юк, дип кистереп әйтеп булмый, әмма алар күзгә шулхәтле чалынмыйлар.
Кыскасы, һәйкәл куйганда нык игътибарлы булырга һәм профильле галимнәр белән киңәшләшеп эшләргә кирәк.
Мәкалә ошаса, "лайк" куегыз; ошамаса, бәлки, тора-бара ошар әле!