Найти тему

Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зариф Әмирханның кабер ташы

Зариф Әмирхан – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог. Күпләргә ул бигрәк тә язучы Фатих Әмирханның газиз атасы булуы белән билгеле. З. Әмирханның безгә мәгълүм булган шәҗәрәсе түбәндәгечә: Мөхәммәдзариф бине Хөсәен бине Әмирхан бине Габделмәннан бине Исмәгыйль бине Морад бине Кадермәт бине Әхмәд бине Җәлмәт бине Гәрәй. Аның бабалары хәзерге Чистай районы Талкыш авылыннан булган. З. Әмирхан 1853 елның 10 гыйнварында Казан шәһәрендә дөньяга килгән. Ул башлангыч белемне атасыннан алган, Казанда Сәлахеддин хәзрәт мәдрәсәсендә укыган. Соңра Зариф хәзрәт хәзерге Арча районы Югары Курса авылында шәех Хәсән бине Халид мәдрәсәсендә гыйлем алган. 1872-1874 елларда ул Норлатта шәех Фәхреддин бине Мостай мәдрәсәсендә укыган, Коръәнне тулысынча ятлаган. З. Әмирханга Шиһабеддин Мәрҗани дәресләрендә дә утыру бәхете тәтегән. Ул 1875 елда атасы янына Казанның “Иске Таш” мәчетенә имам итеп билгеләнгән. 47 ел имам булып торганнан соң, Зариф хәзрәт 1921 елның 24 июнендә, эче бик нык борчып, ваба авыруыннан бакыйлыкка күчкән һәм Казанның Яңа бистә зиратына җирләнгән. Аның элекке кабер ташы хәзерге көнгә хәтле чагыштырмача яхшы сакланган. Текстының укылышы түбәндәгечә:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) “47 йыллык

2) имамәте әснасында

3) дине ислам

4) тәлкыйне һәм

5) Коръән кәрим

6) тәгълиме белән

7) мәшгуль

8) булды

9) Мөхәммәд-

10) –зариф бине Хөсәйен

11) әл-Әмирхани

12) 19 шәүвәл 1339 сәнәдә

13) 24 ийүн 1921 йыл

14) дарел-бәкага күчде

15) 69 йәшендә”.

Уң ягы (уеп язылган):

1) “Әл-әхыйлләәәәү йәүмәъизим-бәгъдуһүм ли-бәгъдыйн гадүввүн илләәл-мүттәкыыйн

2) йәә гыйбәәди ләә хаүфүн галәйкүмүл-йәүмә вә ләә әңтүм тәхзәнүүн”.

Сул ягы (уеп язылган):

1) “Бу кабер ташы – әһле мәсҗеденең

2) мәрхүмгә хатирәләредер”.

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

Алгы ягы:

1) “47 еллык

2) имамлыгы вакытында

3) ислам динен

4) аңлату һәм

5) Коръән Кәримне

6) өйрәтү белән

7) мәшгуль

8) булды.

9) Мөхәммәд-

10) –зариф бине Хөсәен

11) Әмирхани

12) 1339 елның 19 шәүвәлендә,

13) 1921 елның 24 июнендә

14) 69 яшендә

15) мәңгелек дөньяга күчте”.

Уң ягы:

1) “Кыямәт көнендә кайберәүләр кайберәүләргә дошман булырлар, тик тәкъвалык кылган мөэминнәр генә алай булмас.

2) Әй, колларым, бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк”.

Сул ягы:

1) “Бу кабер ташы – мәчете халкының

2) мәрхүмгә хатирәләре”.

Таш үлчәмнәре: 164х21/29х14/18.

Зариф Әмирханның кабер ташы
Зариф Әмирханның кабер ташы

Күргәнебезчә, әлеге ташны Зариф хәзрәткә “Иске Таш мәчет” мәхәлләсе халкы, ясатып, куйдырган, чөнки ул ихтирамга лаек кеше булган.

Г. Баруди үзенең “Хатирә дәфтәрендә” аның хакында болай язган: “Үзе зирәк, аңлы, акыллы, алдан күрүчән, сәламәт йөрәкле, үч итү һәм хөсетлектән пакь, мәхәллә халкы өчен хәерхаһлы, яшь һәм картларын тәрбия итү өлкәсендә тырыш, хуш авазлы, Коръәнне дөрес уку иясе булып, гади халыкны да бу өлкәдә байтак төзәткән иде... Тәрҗемәи хәле сөйләнүче, зур гыйлем иясе булмаса да, туры юлда булучы галим иде. Гыйлем, изгелек ияләреннән файда алуда, милләтнең дини, гыйльми, икътисади файдаларында тырышылык һәм туры фикер белән хәрәкәт итә иде. Соңгы елларда гыйбадәтен арттырган, җәмәгать намазларын калдырмый, Коръән укуда дәвамлы, сынык күңелле, яшьле күзле, юмарт, хөрмәтле нәфесле, сагынырлык кеше иде”.