Борнак авылында туып, Кунырда яшәүче Рәдиф Гариповны армия сафларына озаттылар. 4 июль көнне районнан тагын 6 егет армия хезмәтенә алынды. Араларында Куныр егете Рәдиф Гарипов та бар иде. Рәдифне якыннары мул табыннар белән озатты. Нәкъ бер елдан куанып-шатланып мул сыйлы өстәлләр артында каршы алырбыз сине, диде якыннары саубуллашкан чагында. Амин, шулай булсын. Егетләргә яхшы хезмәт, көткәннәргә сабырлык телибез.
Гөлзидә Газизуллина
Рамил Нәҗипов фотолары