«Кич чыгу» дигәне нәрсә була соң ул, яшьләр? Энекәш-сеңлекәшләребезнең сорауларына җавап табып карыйк әле… Апа-абыйларының киенеп-ясанып, хушбуй сибеп, төне буена каядыр югалып торуларын күреп: «Кая бара икән болар?» – дип уйга батып өйдә калучы энекәш-сеңлекәшләр бер миндә генә түгелдер. Үзебез белән дә алмыйбыз, ни сәбәпле чыгып киткәнне дә җүнле-рәтле аңлатмыйбыз, бары тик: «Үскәч, син дә кич чыгарсың!» – дип серле елмаябыз гына. «Кич чыгу» дигәне нәрсә була соң ул, яшьләр? Энекәш-сеңлекәшләребезнең сорауларына җавап табып карыйк әле… Яшьтәшләремнең күбесе кич чыгуны менә ничек күз алдына китерә: эшләр беткәч, мунча кереп чыгасың, машинаң булса, рульгә үзең утырасың, булмаса, машиналы иптәшеңә ватсаптан: «Килеп ал!» – дип хәбәр саласың да, район үзәге тирәсен әйләнәсең. Әгәр анда әллә ни юк икән, машина багажнигын ачып, шунда утырып, кальян тартасың. Бөтен районны дер китерерлек музыка кушу – кайбер яшьләр өчен мәҗбүри гамәлдер. Бик осталары исә кич чыгуны табигатьтә утыру – шашл