Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Куныр укытучылары 5нче хезмәт чиреген бакчада уздыра

Куныр урта мәктәбе укытучылары виктория үстереп сата, бәрәңге агулый...

-2

Куныр урта мәктәбе үзенең тәҗрибә участогында ниләр генә үстерми. Барысы да бар. Мәктәп тирәсендә аллы-гөлле чәчәк үстерергә дә вакыт табалар. Кыскасы, иртәнге яздан көзгә кадзр бакчада алар. Үзләре тырышып үстергән җиләк-җимешне, яшелчәне сатып, мәктәп кассасына акча да эшлиләр. Шушы көннәрдә викториянең соңгыларын җыеп саттылар. Уңыш бик яхшы булды, диләр. Әллә остарулары җиткән, әллә елы килешкән.

-3

– 5нче хезмәт чиреген укытучылар үзләренең туган мәктәпләрендә хезмәт куялар. Мәктәп бакчасында виктория җиләге мул булды, хәзер кара карлыган өлгереп килә, ир-ат укытучылар мәктәп тирәсен чүп-чардан арындырып тора. Бәрәңге җирендәге колорадо кондызы белән дә көрәшәбез. Шулай ук суган, кишер, кызыл чөгендер бик уңган булырга ошый, – дип хәбәр итә даими хәбәрчебез, информатика укытучы Рамил Нәҗипов.

-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11
-12

Гөлзидә Газизуллина