Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм уңаеннан, Нөнәгәр авылында яшәүче Җүәйрә һәм Гыйльметдин Хәбибуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла. Балтачта әлеге медальгә 13 гаилә лаек булган. Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз. Гөлзидә Газизуллина Фото: баш мөхәррир
2020нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Хәбибуллинар гаиләсе лаек булды (+фото)
8 июля 20208 июл 2020
2
~1 мин