Бүген Зыятдиновлар гаиләсе Президентта кунакта булды. Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» орден медале белән Карадуган авылында яшәүче биш балалы Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе бүләкләнде. Гөлзидә Газизуллина
Рөстәм Миңнеханов Зыятдиновлар гаиләсенә «Ата-ана даны» орден медале тапшырды
8 июля 20208 июл 2020
10
~1 мин