Найти тему
Балтаси - Хезмэт

ГТО знаклары үз ияләрен тапты

Илһам Фидәил улы Гайнетдинов ГТО нормативларын алтын билгесен иялщренә тапшырды
Илһам Фидәил улы Гайнетдинов ГТО нормативларын алтын билгесен иялщренә тапшырды

6 июль көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов ГТО комплексының нормативларын алтын билгесенә үтәүче яшь спортчыларга лаеклы значокларын тапшырды.

-2

Бүләкләнүчеләр арасында Республика җыелма командасы составында Кырымда Рәсәйкүләм ГТО фестивалендә чыгыш ясаган Тимур Хәялеев, Балтач районы данын республикабыз ярышларында яклаучы Әдилә Хәбибуллина, Зилә Вәлиева һәм Диләрә Сәләховалар бар иде. Спорт сөюче яшьләребезгә ирешкән уңышларда гына туктап калмаска, ә ныграк шөгыльләнеп тагын да зуррак үрләр яулауларын теләп калабыз!

-3
-4

Ләйсән Әсхәтова, җирле ГТО оешмасы җитәкчесе.

Фото: автор