Бәндәләрнең гамәлләре гыйбадәт [булып] саналу һәм дә савапка лаеклы булу өчен мондый нәрсәләр шарт: 1. Шул гамәл хакында шәригать ирештерүче [пәйгамбәр] тарафыннан хосусый яки гомуми рәвештә әмер булу. 2. Шул гамәл вакытында ихлас булу. 3. Шул эш Рәсүлуллаһ һәм сәләфләрнең гамәлләренә туры килү һәм охшау. Бу өч шарттан берсе генә табылмаса да, ул нәрсә гыйбадәт исемен алмас һәм савапка лаек булмас. Ихласлык исә Аллаһ ризалыгын һәм савабын, әмеренә буйсынуны ният итүдән гыйбарәт булып, берәр төрле дөньяви мәнфәгать катышса, ихласлык ялган була һәм гыйбадәтлектән чыга. Тик фарыз гамәлләрдә “Барыбер минем ихласлыгым юк, шуның өчен мин аны үтәмим” дияргә мөмкин түгел. Кушылган нәрсәгә буйсыну – бәндәнең бурычы. Мәетләр өсләрендә тулысынча Коръән укылып, сәдакалар өләшү гадәте Рәсүлуллаһ заманында юк иде, сәхабәләр һәм сәләфләр арасында булганлыгы да мәгълүм түгел. Рәсүлуллаһ мәетләрне зиярәт кыла, аяк өстендә булган хәлдә, сәлам бирә һәм гөнаһларын кичерү белән дога кыла иде. Рәсүлуллаһн
Ризаэтдин Фәхретдин мәетләргә Коръән укыту турында
21 июля 202021 июл 2020
54
3 мин