Чапшар авылындагы “Кәлти” чишмәсен төзекләндергәннәр – “Кәлти” чишмәсе элек-электән бик кадерле булган. Әнием яшь биредә җәйләү булган. Сыер савучы кызлар, апалар чишмәдә чиләкләрен юганнар, чишмә суына бидоннарны батыра торган булалар, – дип сөйли Гүзәлия Вәлиева. Заманында Чапшар авылында сигезеллык мәктәп булган. Укучылар ел саен 19 май пионер туган көндә чишмә янына бара торган булганнар. Урта буын хәтерендә нәкъ менә 19 май чишмәсе буларак саклана. Соңгы елларда чишмә төзекләндерүне таләп итә иде инде. Чапшарның игелекле уллары бердәм булып чишмәне төзекләндерде дигән хәбәр алгач, бик куандык. Рузил Хаҗиев иницативасы белән башлангыч алган изге эшкә авылдашлары да бик теләп кушыла. Күмәк көч тау күчерә диюләре шушыдыр инде ул. Рәхмәт сезгә, егетләр! Чапшар авылында туып-үскән, баянчы, җырчы, тамада һәм шарж остасы, шигырь, хикәя, шаян рәсемнәр авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дусларым, дус-ишләрем...” дигән шаржлар китабы авторы Зөлфәт абый