"Франкларның мәшһүр затлары гади фамилия һәм нисбәтләр белән сөйләнгән кебек, сәхабә һәм табигыйн исемнәре дә кыланусыз кулланыла иде. Шекспир, Декарт, Мюллер, Флайшер, Саси, Пушкин, Толстой, Муромцев һәм башкалар үз мохитларында бөек адәмнәр булган кебек, Мәсрук, Сәгыйдь бине әл-Мөсәййиб, Галькамә, Катадә, Шәгъби, Тахави, Кәрхи һәм башкалар да – ислам галәмендә олуг остазлар. Соңра катышу тәэсире белән мөселманнар арасына Иран күпертүләре һәм аларда булган мактану гадәте кереп, таралды. Оренбург духовное собраниесенә имтиханга баручы шәкертләрнең берсеннән күрмәкче икенчесе “Остазым – мөдәррисләр терәге һәм өйрәнүчеләр горурлыгы” кебек гыйбарәләр язганнары шикелле, Иран арттырулары таралудан соң, мөселманнар да үзләренең ышанган кешеләренә Мөхьетдин [динне тергезъче] , Шәрәфетдин [диннең хөрмәте], Зыяэтдин [диннең яктылыгы] , Шәмсетдин [диннең кояшы] кебек кушаматлар бирә башладылар һәм дөньяны да олуг кушаматлар белән тутырдылар. “Дин” сүзенә изафә кылынган исемнәр, хакыйкать хәлдә, соңыннан бирелгән кушаматлар иде. Риваятьләргә күрә, иң элек “дин” сүзе кушылып, кушамат бирелгән адәм Мөхәммәд бине әл-Хөсәени исемле бер зат булып, [һиҗри] 376 елда вәзирлек дәрәҗәсенә күтәрелү мөнәсәбәте белән, үзенә Заһиреддин дип кушамат бирелде. Шуннан күрмәкче, башкалар моның шикелле төрле-төрле кушаматлар бирергә керештеләр. Әмма Русия мөселманнары кушаматларны, атамаларны һәм рәсми мәртәбәләрне асыл исемнәрдән аера алмаганлыктан, шуларның һәрберсен исем дип уйладылар һәм, берсеннән берсе күрмәкче, балаларына кушканнар. Зыяэтдин исемле булып, ашап йөрүгә караганда, Тимер, Таш кебек исем алып, эшләп йөрү яхшырак".
"Шура" журналы. – 1911. – № 21. – Б. 663.
Ризаэтдин Фәхретдин һәм аның "Шура" журналы хакында, менә бу мәкаләне укып, белә аласыз: https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/rizaetdin-fhretdin-m-shura-jurnaly-5efc5f08d70c7529c1628a56