Найти тему

Ризаэтдин Фәхретдин һәм "Шура" журналы

Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936) – бөтен көчен мил­ләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган бөек дин галиме, тарихчы, әдип, педагог, дини реформатор, казый, мөфти, археограф, эпиграфист, шәркыять белгече, җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Вафатына күп вакытлар узса да, аның исеме һаман телләрдән, каләмнәрдән төшми, халкыбыз аны һәрвакыт горурланып искә ала, хәзерге фәндә дә татарның иң олуг һәм могтәбәр галимнәренең берсе буларак санала.

Ризаэтдин Фәхретдин
Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17 гыйнварында хәзер­ге Татарстан Республикасы Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Төпле белем алганнан соң, ул 1889–1891 елларда Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891–1906 елларда Р. Фәхретдин Мәхкәмәи шәр­гыядә (Диния Нәзарәтендә) казыйлык хезмәтен үтәгән.

Аннан соң ул «Вакыт» газетасы идарәсендә мөхәррир ярдәм­чесе, соңра «Шура» («Киңәш») журналына баш мөхәррир булып эшләгән. Әлеге журналның иң тәүге саны 1908 елның 10 гынварында дөнья күреп, иң ахыргысы 1917 елның 31 декабрендә чыккан. Шулай итеп, ун ел буе Р. Фәхретдин «Шура»да мөхәррир вазыйфасын намус белән башкарган. Аны журналның наширләре – бертуган Мөхәммәтшакир (1857 – 1912) һәм Мөхәммәтзакир (1859 – 1921) (Дәрдмәнд псев­донимы белән иҗат иткән шагыйрь буларак та билгеле) Рәмиевләр – эшкә чакырган булган.

Р. Фәхретдин мөхәррир­легендә чыккан журнал битләрендә дин, тарих, әдәбият, тел белеме, халык авыз иҗаты, сәнгать, фәлсәфә, география, педагогика мәсьәләләре тәфсилле рәвештә чагылыш тапкан. «Шура» битләрендә генә дә галимнең җиде йөзгә якын мәкалә һәм төрле характердагы язмалары дөнья күргән. Жур­нал­ның һәр санында диярлек аның авторлыгы күрсәтелгән һәм күрсәтелмәгән ике-өч мәкаләсе басылган. Белгәнебезчә, «Шура» журналы Оренбург шәһәрендә айга ике тапкыр чыгып барган, шул рәвешле, бер елга барлыгы 24 сан дөнья күргән, тик иң ахыргы ике саны гына бергә, ягъни 1917 елның 23 һәм 24 нче саннары бергә кушылып басылган. Аннан соң, кызганычка каршы, журнал Халык Комиссарлары советының «Матбугат хакындагы декрет»ы нигезендә 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.

"Шура" журналы
"Шура" журналы

Иң беренче санында мөхәр­рир Р. Фәхретдин түбәндәге сүзләрне язган:

«Хак Тәгаләнең ярдәме белән бу «Шура» җыентыгын язарга һәм төзергә керештек. «Шура»ның мәсләге исә көче җит­кән кадәр Русия мөселманнарының бәхетләре хакында хезмәт итүдән гыйбарәт булып, максаты да укучыларны риза итәр өчен ныклык һәм гайрәт күрсәтү.

«Шура» милләтне гыйлемле, мәгърифәтле итү хакында киңәш мәҗлесе булачак. Теләгән кеше бу мәҗлестә сөйләр, теләгән адәм тыңлар».