Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, Австрия зинданнарында тоткын булган гади татар егетенең ниләр турында уйлаганын, нәрсәләр кичергәнен, түбәндәгеләрне укып, белә алырсыз.
Өченче бәет
Тәкбир әйтеп каршы алдык
Быел корбан гаетен.
Без язабыз, сез тыңлагыз
Бу сугышның бәетен.
Карпатский тау башында
Йөгерә киек баласы,
Күп михнәтләр күрә икән
Газиз ата баласы.
Карпат тавы бик биек,
Атлар йөри, менә алмый,
Солдат мескен читтә йөри,
Туганнарын күрә алмый.
Карпат тавы башында
Окоп казып яттык без,
Австрияләр каршы килгәч,
Фронт торып аттык без.
Ат менә алмый, солдат менә
Карпат тавы башына,
Солдат мескен тезелеп ата
Килгән дошман каршына.
Агымсудан атлап чыктык
Карпат тавы буенда,
Йоклаганда төшендә шул
Солдат мескен уенда.
Уйлап яздым утырып
Карпат тавы өстендә,
Ягмур [яңгыр] кебек пулялар ява
Солдат мескен өстенә.
Карпат тавы кара урман,
Каравылга бардык без,
Австриянең солдатларын
Күп пленга алдык без.
Кара урман, караңгы төн,
Йөри солдат башлары,
Кухняларда кайнап йөри
Солдат мескен ашлары.
Атлы казак менгән аты
Пар-пар кара алаша,
Туп атылып килгән чакта
Бер-берсенә караша.
Карпат тавы арасында
Бик күп гаскәр яттык без,
Хәерлегә булсын инде,
Күп кешене аттык без.
Карпат тавы буенда
Туплар килеп тезелгән,
Безнең хәлне һичкем белми,
Ачтан йөрәк өзелгән.
Карпат тавы арасында
Юллар тирән казылган,
Бер дә болай йөрмәс идек,
Мөкатдәрдә [тәкъдирдә] шулай язылган.
Күп михнәтләр бар икән
Карпатский тауларда,
Безне патша алган икән
Каршы килгән яуларга.
Үзе озын, үзе киң
Карпатский тау икән,
Солдат кебек михнәт күргән
Бу дөньяда бар микән?
Ягмур ява, кар да ява
Без сугышка барганда,
Мескен солдат ятып кала,
Һич бара алмый арганга.
Төрле агач, төрле таш
Карпат тавы башында,
Авыр хәсрәт, күп михнәт
Солдат мескен башында.
Чакрым саен йорт икән
Карпат тавы арасы,
Көне-төне сугышып йөри
Газиз ата баласы.
Карпат тавы арасында
Ага Нестер сулары,
Көне-төне туп тавышы,
Бик куркыныч шулары.
Нестер суы агадыр,
Энҗе кебек ташлары,
Без күргәнне күрмәсеннәр
Һичбер адәм башлары.
Бу бәетне без чыгардык
Төнлә сәгать унбердә,
Ниләр килеп, ниләр китми
Безнең бу яшь гомердә.
Яхшы айлар, яхшы көннәр,
Килеп җитте Кадер кич,
Авыр хәсрәт, каты михнәт
Карпат тауларында ич.
Мендек Карпат тау башына,
Карадык без ни барын,
Бу сугышның эчләрендә
Күрдек Хакның дидарын [Аллаһның Йөзен]
Карпат тавы, Нестер суы,
Ерак түгел арасы,
Безнең газиз башларыбыз
Әллә кайда каласы.
Туп тавышы ишетеләдер
Көне-төне колакка,
Безнең башлар кайтыр микән
Туган илгә кунакка?
Нестер суын безләр кичтек
Газиз җомга кичендә,
Мескен солдат җан бирәдер
Бер минутның эчендә.
Нестер дигән суларда
Бар да сазан балыктыр,
Карпат тавы башында
Бар да үлгән халыктыр.
Кычкырып тәкбир әйттек без
Быел узган гаеттә,
Инде сезләр дога кылың
Быел үлгән мәеткә.
Бу бәетне бән чыгардым
Күп михнәтләр күргәнгә,
Ходаем бакый [мәңгелек] иман бирсен
Бу сугышта үлгәнгә.
Бу ел еллар үтте инде,
Без күрмәдек гаетләр,
Колак салып сез тыңлагыз
Бу сугышта чыккан бәетләр.
Бу елны без күрмәдек
Рамазан гаетен,
Укыганда еларсыз,
Бу сугышның бәетен.
Күп җиһаннар гиздек без
Бу сугышның хакында,
Өч йөз гаскәр белән төштек
Карпат тавы артында.
Өч йөз гаскәр белән плен төштек
Янда патрон беткәнгә,
Бик зур сугышларда булдык
Яшьләр утызга җиткәндә.
Гиздек без бик биек тау башларын,
Кулга алдык ташларын,
Бер Ходаем насыйп иткән
Австриянең ашларын.
Безнең Казан каласыннан
Очып килгән каз кошы,
Кайгырмагыз безнең өчен,
Бар да Ходай язмышы.
Биек тауның башында
Җыелдык окоп казырга,
Бу бәетне без уйладык
Кич утырып язарга.
Йөргән җирләр зар [кайгы] гына,
Су чыгадыр басканда,
Тәкбир әйтеп, салават әйтеп
Солдат тели ятканда.
Позициядә солдат йөри
Каткан сохари кимереп,
Туганнарын бер күрергә
Солдат йөри тилмереп.
Биек-биек тауларга
Ак болытлар кагыладыр,
Солдат мескен читтә йөри,
Туганнарын сагынадыр.
Биек-биек тауларга
Ак киекләр ауларга,
Падишаһыбыз сайлап алды
Каршы килгән яуларга.
Кыр казлары очадыр
Кар яумаган җирләргә,
Бер Ходаем, сабырлык бир
Плен төшкән ирләргә.
Чәй бирмидер, кофе бирә
Иртә белән эчәргә,
Кайтыр идем илләремә,
Канатым юк очарга.
Без дә җиһан кичәр идек
Менсәк яхшы атларга,
Артык сүзләр язып булмый
Без җибәргән хатларга.
Бигрәк суык була инде
Баракларда ятарга,
Падишаһтан мир [татулык] көтәбез,
Туган илгә кайтырга.
Кайтырга дип хәбәр килсә,
Бирер идем сәдака,
Без бәхетле бала булсак,
Китмәс идек солдатка.
Агач башлары шаулыйдыр
Искән шаех [иске] җилләргә,
Исән булсак кайтыр идек
Туган искән илләргә.
Безнең гаскәр бик кайгыра
Чит җирләрдә булганга,
Бу бәетне яза алмадым
Күңелләрем тулганга.
Карпат тавы башында
Окоп казып яталар,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз,
Җан бирә алмый яталар.
Ялы булса, койрыгы юк
Австриянең атлары,
Язып салсаң да, бармыйдыр
Без мескеннең хатлары.
Австриянең җирләрендә
Рельсалары тар икән,
Австриянең кулларында
Ризыклары бар икән.
Кояш баеп, көн кич булса,
Шинель ябынып ятабыз.
Австрияләр каршы килсә,
Көне-төне атабыз.
Кан агадыр суланып,
Җир туңадыр бозланып,
Мылтык, пуля килеп тисә,
Солдат ята сызланып.
“Ура” диеп кычкырганда
Тамагыбыз карлыга,
Мортира [пушка сыман корал] белән аткан чакта
Йөрәгебез ярыла.
Агымсуда керләр юдым
Күлмәкләрем каралгач,
Бу бәетне тәмам иттем
Зиһеннәрем таралгач.
Башы монда иде: https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/avstriia-zindanynda-iazylgan-betlr-5efc4ff1cad1c07c5f6aacba