Җырчыларыбыз инстаграм битләрендә еш кына конкурслар уздыра.
Танылган җырчыларның спонсорлар белән берлектә инстаграм битләрендә уздыра торган конкурсларында халык бик теләп катнаша. Бәхет бер елмаймаса, бер елмаер дигән теләк белән катнаша алар.
Шундый конкурсларның берсендә Куныр кызы Зөлфия Закирова да катнашкан. Танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның спонсорлар белән берлектә уздырган конкурсына Зөлфиябезгә бәхет елмайган, ул телевизор откан. Котлыйбыз!