Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Эх син язмыш

Сагышларны сахраларга сипсәм
Үләннәр дә башка үсмәс иде,
Һаваларга ашса хәсрәтләрем
Көн яктысы үтеп кермәс иде.


Диңгезләргә күмсәм сагышларым
Океаннар кайнап чыгар иде,
Агачларга сарсаң, күтәрәлми
Имәннәр дә шартлап сынар иде.


Океаннар, сахралар тартмас йөкне
Язмыш салды ялгыз иңнәргә,
Сыгылмаска, егылмаска кирәк
Булышыгыз дуслар җиңәргә?!

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина