Бишбалта бистәсе зираты бик борынгы чорларга, ягъни Казан ханлыгы дәверенә үк каравы хакында фикерләр бар, хәтта зиратта, шул турыда искәрткән язмалы бер таш ясатып куелып, анда түбәндәге сүзләр язылган:
1) «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим
2) Казан ханлыгы
3) чорының зираты
4) мәдәни ядкәрь
5) историческое
6) кладбище времен
7) Казанского
8) ханства».
Мәрмәрдән эшләнгән әлеге таш соңгы елларда гына куелганга охшый, аны ташлар һәм цементлы эремә белән ясалган өслек өстенә утыртканнар. Шул рәвешле зиратка игътибарны җәлеп итәргә тырышу бик сөендерә торган гамәл, әлбәттә, әмма «ядкәр» сүзенең генә хаталы язылуы күңелне бераз борчуга сала.
Тарихи чыганакларда, элекке галимнәр хезмәтләрендә бу тирәдә Казан ханлыгы чорына нисбәтле борынгы кабер ташлары булу турында мәгълүмат очрамый. Хәтта Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге борынгы эпиграфик истәлекләрне өйрәнгән галимебез Ш. Мәрҗани Бишбалта бистәсе ташъязмалары хакында бер сүз әйтмәгән, шулай ук ХХ гасыр башында эпиграфика белән шөгыльләнгән Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, Г. Әхмәров, С. Вәхиди һ.б. галимнәр дә бу турыда берни язмаганнар. Без белгән борынгы карталарда Бишбалта бистәсендә татар зираты күрсәтелмәгән, фәкать XVIII йөзнең ахырына караганнарында гына хәзерге Брюсов урамындагы зират билгеләнгән.
Тарихчы Е.В. Липаков, Бишбалта зиратына 1848 ел декабрендә нигез салынган, чөнки Казан шәһәре Думасы шул елда аны ачарга карар чыгарган, дип язган. Дөрестән дә, архивта сакланган тарихи документларга караганда, шул елда Бишбалта бистәсендә татар һәм рус зиратларына җирләр бүлеп бирү хакында бара, әмма 1793 елга нисбәтле карта нигезендә, ХVIII гасырда инде анда татар зираты булган, дип төгәл әйтә алабыз. Шуңа күрә 1848 елгы документта аны зурайту, урынын билгеләү турында сүз барган, чөнки болай диелгән: «Җир үлчәүче ярдәмчесе Сапожниковка эшчеләр кирәк-яраклары белән астролябия чылбырларын күтәреп йөрү, таяклар кагу, чокырлар казу һәм баганаларны элек билгеләнгән урыныннан яңа чик борылышларына күчерү өчен кирәк». Бәлки, зират байтак еллар ябылып торып, 1848 елда анда җирләргә рөхсәт итә башлаганнардыр. Ул вакытта зиратның җирләрен билгеләү, үлчәү, казыклар кагу эшләре җир үлчәүче ярдәмчесе Сапожниковка йөкләнгән. Бу эшне башкарып чыгу өчен аңа гласный Командировка мөрәҗәгать итәргә боерылган. Командиров исә ун эшче яллаган һәм үз кесәсеннән кирәкле суммада акча бүлеп биргән. 1849 ел башында эшчеләр буласы зират урыннарында чокырлар казыганнар, таяклар һәм баганалар утыртканнар, астролябия белән җир үлчәргә ярдәм иткәннәр. Шул рәвешле, Сапожников зиратлар өчен кирәк булган барлык эшләрне тиешле дәрәҗәдә үтәп чыккан. Шулай итеп, татар зиратының яңа чикләре билгеләнгән, ә рус зираты Игумново бистәсе янында барлыкка килгән.
1875 елда зиратның попечителе итеп галим Галимҗан Барудиның газиз атасы Мөхәммәдҗан Ибнеямин улы Галиев билгеләнгән. Каберстан су янында урнашканлыктан, яз саен аны өлешчә су баса торган булган, шуңа күрә 1879 елда Шәһәр думасының санитар комиссиясе зиратны ябарга, дигән тәкъдим белән чыккан. 1884 елда Макарьев чиркәве башлыгы Сычов та бу мәсьәләне күтәреп, зиратка мәетләр җирләүне туктату ягында торган. Әмма Мөхәммәдҗан Баруди тырышлыгы белән генә ул ябылмыйча калган, шулай да шәһәр түрәләре мәетләрне яхшылап һәм тирәнрәк күмү шарты куйган булган. Су басу аркасында, үлгәннәрне анда җирләргә тырышмаганнардыр, шуңа күрә 1881 елда да әлеге зират кечкенә генә урын биләгән.
Безнең уйлавыбызча, Бишбалта бистәсендә сакланган татар зираты ХVIII йөздә барлыкка килгән булса кирәк. Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм булган бистәдә, әлбәттә, шул борынгы дәвергә караган зират та булмыйча калмагандыр. Бәлки, анысы Бишбалтаның төп урынында, ягъни хәзерге «Петрушкин двор» тирәсендәрәк урнашкандыр. Һәрхәлдә, Брюсов урамындагы зиратта Казан ханлыгы чорына түгел, хәтта XVIII йөзгә нисбәтле эпиграфик истәлекләр дә сакланмаган һәм кайчан да булса аларның булуы хакында беркем язып калдырмаган.
Кайбер кешеләр, бигрәк тә журналистлар, Бишбалта бистәсендә 14 нче гасырга караган ташлар, бар, дип сөйләргә яраталар. Үзебез дә телевизордан андый сүзләрне ишеткән бар. Чыннан да, 1329, 1333, 1336 елгы ташлар бар анда, тик бу еллар мөселман (һиҗри) ел исәбе белән күрсәтелгәннәр. Аларны Европа (милади) ел исәбенә күчерсәк, ХХ гасыр башы булып чыга.
Зиратка Бишбалтада яшәүче татарларны, шул тирәдәге предприятиеләрдә һәм якындагы сәүдә пристанендә эшләүчеләрне, бистә сырхауханәсендә вафат булган мөселманнарны җирләгәннәр. Шулай да Бишбалта бистәсендә яшәүче татарларның барысын да шундагы зиратка гына җирләмәгәннәр, кайберләре Яңа татар бистәсе һ.б. зиратларга күмелгән.
Ничә тапкыр халык тарафыннан җыештырылса да, зиратны гел чүп-чар баса, ниләр генә булмый анда: пластик шешәләр, кәгазьләр, целлофан пакетлар, шәхси гигиена әйберләре, кулланылган шприцлар һ.б. Кызганычка каршы, бөтен ташлар диярлек ватылган, җимерелгән, аударылган.
Зиратта нинди ташлар сакланып калганын, аларның кемнәргә куелганын беләсегез килсә, "лайк" куегыз, каналга язылыгыз. Бу турыда да, иншалла, язарбыз.