Бик борынгы чорларда, әле рәсми медицинаның төшенчәсе дә булмаган заманнарда ук, һәр халык, шул исәптән татар халкы да, күптөрле сынаулар аша үткәреп, бихисап күп дәвалау чараларын гамәлгә куя. Шулай итеп, халык үзе булдырган, үзе тудырган халык медицинасы барлыкка килә. Халык дәвалаучылары үз эшләрен бик яхшы белеп башкарган. Алар шулай ук һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын һәм алымнарын да яхшы белгән һәм үзләре булдыра алган кадәр бик күп авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш тә алып барган. Аларның бик күбесенә бу өлкәдә медицина буенча язылган һәм басылган шәрыкъ телләрендәге китаплардан: Әбү Гали Сина, Әл-Бируни һәм башка борынгы галимнәрнең хезмәтләреннән укып алган гыйлемнәре булышкан.
Күп кенә дәвалану ысуллары татарларга ислам дине аркылы да кергән. Моңа бер мисал итеп, кан алдыру белән дәвалануны китерергә мөмкин. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең күп кенә хәдис-шәрифләрендә аның хакында телгә ала. Мәсәлән, “Иң яхшы дәвалану чараларының берсе - кан алдыру (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Шулай ук икенче хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.): “Мин күккә ашканда, күкнең һәрбер баскычы саен “Әй Мөхәммәд, үзеңнең өммәтеңә кан алдырырга куш” – дигән сүзләрне ишеттем,” – дип әйтеп калдырган (Ибн Маҗә риваятеннән). Шуңа күрә пәйгамбәр заманында да авыруларны шушы ысул белән шифа кылганнар.
Кан алдыруны икенче төрле “хиҗамә” дип тә йөртәләр, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм аны нәкъ менә шулай атый. Бу сүз гарәп теленнән кергән. “Хиҗамә” исә “хәҗем” сүзеннән алынган һәм ул гарәпчә “суыру” дигән мәгънәне аңлата.
Хиҗамә ул – кан алдыру, төгәлрәк әйткәндә, начар канны чистарту. Ул тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда ислам динендә булмаган халыклар арасында да, мәсәлән, Кытай медицинасында киң кулланылган. Бу хактагы фактларны дини һәм тарихи чыганакларда еш очратырга була.
Татар халкында кан алдыру белән дәвалану һәрвакыт киң таралышта булган. Ләкин, кызганыч ки, инкыйлабтан соң бу дәвалау төре кулланылмый башлый, югала, онытыла. Фәнни медицина алга киткән саен, аеруча совет чорында, халык медицинасы белән сихәтләндерүгә шикле караш аны тормышыбыздан кысрыклап чыгара. Тик соңгы елларда гына татарлар бу борынгы дәвалау ысулына яңадан мөрәҗәгать итә башладылар, медицинага караган әлеге традициянең сәламәтлек һәм рухи яктан кыйммәтен аңлап, яңадан торгызылырга сәбәп булды.
Кан алдыру яки хиҗамә күп сырхаудан шифа булса да, аны авырган очракларда гына түгел, ә чирне кисәтү, организмның гомуми эшчәнлеген яхшырту ниятеннән дә эшләгәннәр.
Мондый төр дәвалау чаралары күп гасырлар дәвамында халыкның сәламәтлеген саклап килгән. Шуңа күрә халык медицинасының, шул исәптән кан алдыру кебек дәвалау ысулларының, хәзерге медицина фәне үсешенә керткән зур өлешен күрергә һәм бәяләргә кирәк.
Кан алдыру элек-электән татарларда бик киң таралган булган, археологик казылмалар вакытында табылган операция кораллары моны исбатлаучы дәлил булып тора. Мәчетнең имамы дини вазыйфалар гына үтәп калмыйча, кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Хиҗамәне ирләргә мулла үзе ясаса, хатын-кызларны абыстайлар дәвалаган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә дин әһелләре дәвалау ысулларын инде белми. Аның каравы, “дөрес туклану” принципына каршы килгән рәвештә, мәҗлесләрдә майлы ризыкларны корсак тутырып ашау, ашар алдыннан сәдакага бирелгән пычрак акчаларны кулдан кулга йөртү, соңыннан шул кулларны тазарту өчен юеш чүпрәкне бер-берсенә биреп сөртү гамәлләре белән, медицина һәм санитария таләпләрен санга сукмауларын күрсәтәләр.
Шул сәбәпле, хәзерге көндә кан алдыру ысулы белән фәкать профессиональ белгеч кенә дәваларга тиеш. Чөнки белмичә кулланганда һәр дару агу да була алганга, кан алдыруны квалификацияле табибларга гына тапшырырга кирәк.
Татар халкында кан алдыруның таралган булуын бихисап күп сандагы борынгы кулъязмалар да раслый. Шуларның берсен 2008 елда мәшһүр татар галиме М.И. Әхмәтҗанов тарафыннан табылган. Бу кулъязманың төгәл датасы үзендә куелмаса да, палеографик билгеләре буенча, аның XIX гасыр башына караганлыгын чамаларга мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк: бу дәвердә ул күчерелгән генә, ләкин аның кан алдыру хакындагы тексты борынгыдан килә. Әлеге кулъязма безгә татар халкының медицинага караган мирасын ачарга ярдәм итә, шуның өчен аның эчтәлеге белән таныштырып үтәргә булдык.
Хәзерге телгә күчермәсе
Бу бүлек кешедә хасил булган авыруларның сәбәбен һәм билгеләрен бәян итәр.
Әгәр бер кешенең авыруы кан күп булудан исә, билгесе шулдыр ки, гел йокысы килер һәм еш иснәр. Кан тамырлары киңәеп гәүдәсе авыраер, авыз эче татлы булыр, борыны канар, бетчәләр чыгар, бите һәм теле кызыл булыр, төшендә кызыл нәрсәләр күрер, кыяфәте кайгылы булыр. Күп очракта моның дәвасы кан алдырудан булыр. Аны ваемсызлык күрсәтмичә дәваларга кирәк.
Шулай ук авыруының сәбәбе үт сыекчасы күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, авыз эче әче булыр. Бите һәм күзе сары булыр, кәефе төшәр, бәвеле сары булыр, төшендә сары нәрсәләр күрер. Аны дәваларга кирәк.
Шулай ук авыруының сәбәбе какырык күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, авыз яры зур, зәгыйфь булыр. Гәүдәсе авыр һәм дәртсез, селәгәе сары булыр һәм акрынлык белән чыгар. Төшендә сулар, яңгырлар һәм суыклар күрер, гәүдәсе суык булыр, бәвеле куе һәм ак булыр. Аның гәүдәсен дәваларлар.
Шулай ук авыруының сәбәбе һәм авыруы кара үт суы күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, адәм зәгыйфь, ябык булыр, аннан гәүдәсе, бите кара булыр, йокысы килмәс, каны кара һәм куе булыр, гәүдәсендә күп каннар булыр, төшендә куркулы караңгылыклар күрер, бәвеле кызыл, куе һәм карарак булыр. Инде аны ваемсызлык күрсәтмичә дәваларга кирәк. Әгәр дәваланмаса, ахырдан вафат булырга мөмкин.
Дәвалау
Бу бүлек яз һәм кыш көннәрендә кан алдыру белән дәвалауны бәян итәр.
Инде кешегә яз һәм кыш көннәрендә кан алдыру тиешледер. Эчйомшарткыч нәрсәләр эчеп эчне бушандырырга кирәк. Әмма күп хәрәкәтләнмиләр һәм мунчага еш керүдән сакланалар.
Җәй фасылында күп хәрәкәтләнмиләр, күләгәләрдә рәхәтләнеп ял итеп утырырга кирәк. Ләкин гәүдә кыздыручы нәрсәләр ашамаска, яшь җимешләрдән кыяр, карбыз кебекләрне ашап, бер микъдар баллы эчемлекләр эчәләр, болар файдалы булалар. Әгәр суга керергә туры килсә, ачы ризыклардан сакланалар һәм алар белән күп мавыкмыйлар.
Күзләрне суык су белән юмыйлар, артык суык су эчмиләр. Башны суыктан сакларга, иртә һәм кич аны ачык тотарга кирәк, шулай итеп салкын тию һәм томау төшүдән сакланалар. Җимешләрне күп ашаудан, аннанаңлатылган мунчаларга кереп суга күмелүдән сакланалар.
Кыш көннәрендә гәүдәне каплап бетерми торган киемнәр кимиләр, суык тота торган киемнәрдән, каты чирләрдән сакланалар. Әмма башка ризыкларга, мәсәлән, арыш шулпасы кебек ризыкларга, кишер, шалкан һәм башка нәрсәләргә өстенлек бирәләр, бу тәртип буенча эшлиләр.
Бу бүлек кан алдыру белән дәвалауны бәян итәр.
Инде мәгълүмдыр ки, суык көннәрдә һәм суык табигатьле кешеләрдән кан алу ярамас. Көче зәгыйфьләтә һәм гәүдәне авырайта торган мунчаларда күп утыру хатадыр. Һәртөрле дәвалауны кешенең табигатенә карап билгеләрләр. Шулай ук кан алуны шул рәвешле эшләп, бер яшеннән ундүрт яшенә хәтле кан алдырмыйлар, аннан алтмыш яшеннән соң алдырмыйлар.
Кан алдыру тәнне тулысынча чистартудыр, ләкин хатасы юктыр. Күбесенчә, яхшы остаз булмыйча кан алдырмыйлар, чөнки кеше һәләк булырга мөмкин. Әмма кан алдыруда хата юктыр.
Әгәр башдан кан алдырсалар, билгә хәтле булган бөтен җирләрдәге авыруларны бетерү өчен файдалы булыр. Әгәр биленнән кан алдырсалар, яакларына кадәр һәм алардан югары өлешләргә файдасы булыр.
Кан алдыру тиешле булган хәлдә, яз көннәрендә исә иртәнге вакытта, кыш көннәрендә исә төш вакытында алдырырга кирәк. Болай эшләгәндә файдасы күп була.
Әгәр бер кеше айның уналтысында кан алдырса, аның тәнендә булган чуаннары юкка чыгачак.
Унҗиденче көнендә алдырсалар, ул кеше бернинди авыруларны белмәячәк, Аллаһ рәхмәте белән.
Унсигезендә алдырсалар, гәүдә сызлауларыннан котылачаклар.
Унтугызында алдырсалар, паралич чиреннән котылачаклар һәм аның белән башка авырмаячаклар.
Егермесендә алдырсалар, йөрәкнең ритмы бозылуын һәм йөрәк авыруын белмәячәкләр.
Егерме берендә алдырсалар, йөрәк авыруын белмәячәкләр..
Егерме икесендә алдырсалар, авыздан килән начар исне бетерер.
Егерме өчендә алдырсалар, күз күремен яхшыртыр һәм күз чирләрен бетерер.
Егерме дуртендә алдырсалар, нервлар белән бәйле авыруларны белмәячәкләр.
Егерме бишендә алдырсалар, төрле куркулардан һәм көлкеле фикерләрдән арынырлар.
Егерме алтысында алдырсалар, барлык шешләрдән котылыр һәм югары температураны төшерер.
Егерме җидесендә алдырсалар, акылны һәм зиһене яхшыртыр.
Егерме сигезендә алдырсалар, бөтен гәүдәгә көч-куәт бирер.
Егерме тугызында кан алдырмыйлар.
Инде һәркем айның уналтысыннан алып егерме тугызынчы көненә кадәр кан алдырса, югарыда әйтелгән тәртип буенча эшләсәлә, бик күп файдасын күрәчәк. Әгәр һәр айның башыннан уртасына хәтле кан алдырсалар, һәр көндә бер авыру һәм чир пәйда булыр. Әгәр һәр айның уналты көнендән тәмам егерме сигезенче көненә кадәр һәр көннең үзенә хас файдаларын алачагы билгеләнгәндер.
Кан алдырудан соң, ул көнне тозлы нәрсәләр ашамыйлар, чөнки авыру барлыкка килер. Әгәр бер кешенең кан алддырган вакытта хәле начарланса, аңа кан алыр алдыннан бер микъдар шәраб эчәргә кирәк. Бу очракта шәрабның төрле сортлары тәкъдим ителә. Әгәр кан кара төстә килсә һәм ул кеше зәгыйфь исә, кан алдыруны туктату кирәктер. Баш тамырын “кыйфал” дип атыйлар. Аннан кан алдыралар, чөнки муеннан югары җирдән алу авыруны бетермәс.
Гәүдә тамырыннан аста булган тамырны “басыйлык” дип атыйлар. Әгәр аннан алсалар, муеныннан аста булган гәүдә арыр, шул тамырны “әлхәл” дип атыйлар. Аннан алсалар, шулай ук гәүдә аякка хәтле арып пакь итеп авыруны бетермәс.
Кан алдырганнан соң бер-ике данә җимеш ашыйлар һәм бер микъдар шикәр ширбәтен эчәләр.
Ит белән пешерелгән ризыклар ашасалар, файдасы барлыгы тикшерелгән.
Кан алдырырга теләмәгән кешеләрдән һәм кече яшьтәге балалардан кан алдырмыйлар.
Җенси мөнәсәбәттә булган, мунчага кергән, җиңел булган яки бик зәгыйфь булган кешеләрдән кан алмыйлар, чөнки бу хатадыр. Әҗәле якынлашкан кешегә сак булырга кирәктер.
Колак артында булган тамырны халык “әләзән” дип йөртә. Әгәр аннан кан алдырсалар, авыруларны бетерә, колак эчендә булган чирләрне бетерә һәм талак авыртканда файдалы, бу инде тикшерелгән.
Ике ирен урталарында ике тамыр бар, аларны “горук әл-шәфәтәйн” дип атыйлар. Инде әгәр алардан кан алдырсалар теш итләрен сәламәтләндерер һәм ирен җәрәхәтләрен бетерер.
Шуны да әйтергә кирәк, җомга иртәсендә һәм пәнҗешәнбе көнне кан алдырмыйлар, чөнки ул көннәрдә бер сәгать бардыр ки, нигездә, кан туктамас, соңыннан кеше вафат булырга мөмкин.