Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Шәкертләрнең шаяруы

Кулъязма китапларда төрле язмалар очрый. Гадәттә, шәкерт дәфтәрләре дип йөртелә торган дәреслек китапларында беренче һәм ахыргы битләрдә төрле язмалар булмыйча калмый. Кайвакыт төрле шаян нәрсәләр дә язылып куелган була. Мәсәлән, Казан архивларының берсендә сакланучы “Шәрех әнмүзәҗ фи ән-нәхү” (“Үрнәк грамматикага аңлатма”) дип аталган гарәп грамматикасы буенча язылган хезмәт тышлыгының эчке ягында кириллица белән: “Хасянъ дуракъ,” – дип язылган. Әлеге кулъязма китап Хәсән Мөхәммәд улыныкы булган. Иптәшләре аннан шаяртырга теләптер инде, шундый сүзләр язып куйганнар. Китап палеографик һәм су билгеләре буенча XIX гасыр башына карый. Әлеге сүзләр исә бераз соңрак, ягъни XIX гасыр ахырында язылган булса кирәк. Ул заманда да шәкертләр арасында бер-берсен котыртып, үртәләп, шаяртып, иптәшләренең китапларына шундый төр сүзләр язып кую гадәте булган. Гадәттә, андый сүзләрне китап ияләре шунда ук бетереп, сызып ташлый торган булсалар да, бу очракта, ниндидер сәбәпләр аркасында югарыда телг

Кулъязма китапларда төрле язмалар очрый. Гадәттә, шәкерт дәфтәрләре дип йөртелә торган дәреслек китапларында беренче һәм ахыргы битләрдә төрле язмалар булмыйча калмый. Кайвакыт төрле шаян нәрсәләр дә язылып куелган була. Мәсәлән, Казан архивларының берсендә сакланучы “Шәрех әнмүзәҗ фи ән-нәхү” (“Үрнәк грамматикага аңлатма”) дип аталган гарәп грамматикасы буенча язылган хезмәт тышлыгының эчке ягында кириллица белән: “Хасянъ дуракъ,” – дип язылган.

Әлеге кулъязма китап Хәсән Мөхәммәд улыныкы булган. Иптәшләре аннан шаяртырга теләптер инде, шундый сүзләр язып куйганнар. Китап палеографик һәм су билгеләре буенча XIX гасыр башына карый. Әлеге сүзләр исә бераз соңрак, ягъни XIX гасыр ахырында язылган булса кирәк. Ул заманда да шәкертләр арасында бер-берсен котыртып, үртәләп, шаяртып, иптәшләренең китапларына шундый төр сүзләр язып кую гадәте булган. Гадәттә, андый сүзләрне китап ияләре шунда ук бетереп, сызып ташлый торган булсалар да, бу очракта, ниндидер сәбәпләр аркасында югарыда телгә алынган китаптагы әлеге сүзләр калган.

Әгәр дә мәкалә ошаса, "лайк" куегыз, каналга язылыгыз.

Тагын шундый шаянрак язманы икенче бер мәкаләдә укый аласыз:

https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/kitapny-kadere-5eecd8bdf324183a4c339b96