Найти в Дзене

С. Мөхәммәтшинның Тукай турында билгесез истәлекләре

1944 елның 28 гыйнварында Татарстан өлкә партия комитеты, Татарстан совнаркомы һәм Татарстан совет язучылары съезды тапшыруы буенча Институтның ул вакытта әле фәнни хезмәткәр булып эшләгән әдәбият галиме Мөхәммәт Гали махсус Тукай хакында хатирәләр җыяр һәм туплар өчен Яңа Кырлай, Өчиле авылларына командировкага барган. Шунысы кызыклы: бу вакытта, белгәнебезчә, Бөек ватан сугышының кызган чагы булган, шуңа карамастан, хөкүмәт әдәбият тарихын өйрәнүгә игътибарын киметмәгән, киресенчә, әле тагын да бу өлкәдә эшләүне арттыру өчен хәтта боерыклар чыгарган. Бүгенге көндә бернинди сугыш булмаса да, илебездә тынычлык хөкем сөрсә дә, борынгы әдипләребезнең тормыш һәм иҗатларын өйрәнүгә кайвакыт игътибар кимегән төсле дә булып тоела. Шул авылларда ул 1 февральдән алып 7 февральгә хәтле шагыйрьне белгән, күргән, аралашкан кешеләр белән очрашып, алардан шактый күп хатирәләр язып йөргән, фәнни эш алып барган. Кырлайда М.Гали ундүрт кешедән, Өчиле авылында исә биш кешедән истәлек язып алган. Ул кешеләр арасында Тукайның балачак дусты Сафа Мөхәммәтшин да булган. Бу кеше аның турында Мөхәммәт Галигә бик кызыклы, мавыктыргыч хатирәләрен сөйләгән, мөгаен, шуңа күрә алар 1960 елда “Тукай турында замандашлары”, 1986 елда “Тукай турында истәлекләр” исемле китапларда иң беренче булып китерелгәннәр.

Әдәбиятчылардан тыш, фольклорчылар да бөек шагыйребез Тукай яшәгән хәзерге Арча районының атаклы Яңа Кырлай авылын өйрәнеп кайтмыйча кала алмаганнар. Шул сәбәпле, экспедициясе 1951 елның июнь-июль айларында Кукмара, Балтач, Арча районнарына оештырылган фольклор экспедиция вакытында бу авылга барып, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп йөргәннәр. Атаклы галим Хәмит Ярми җитәкләгән әлеге экспедициядә түбәндәге кешеләр катнашкан: Халидә Гатина, Эдуард Касыймов, Наил Гыйззәтуллин, Салих Гарипов, Сания Шәмсетдинова, Мәрва Богданова. С.Шәмсетдинова исә, фольклор әсәрләрен җыюдан тыш, Тукай тормышы һәм иҗаты белән дә кызыксынганга, әдип замандашы Сафа Мөхәммәтшин белән күрешеп, 1951 елның 18 июлендә, кечкенә генә булса да, бер истәлек язып алган. Бу вакытта инде С.Мөхәммәтшинга 72 яшь булган. Ул 1879 елда туып, 1951 елда вафат булган. Димәк, үләренә күп калмаган вакытта язылып алынган булып чыга. С.Мөхәммәтшин колхозда агротехник булып эшләгән, заманында Икенче Татарстан колхозчы-ударниклар съездында катнашкан кеше.

Фольклорчылар. Уртада Сания Шщмсетдинова
Фольклорчылар. Уртада Сания Шщмсетдинова

Шунысы кызыклы, югарыда телгә алынган истәлек әлеге китаплардагы хатирәләрдән шактый гына аерыла, гәрчә бер үк кеше тарафыннан сөйләнелсәләр дә. Мәсәлән, М.Гали язып алынган истәлектә С.Мөхәммәтшин Тукайны беренче мәртәбә Кырлайда күрә, дип язылган. С.Шәмсетдинова вариантында исә ул аны аңа хәтле үк инде белгән булганлынгы хакында әйтелә, чөнки аларның икесенең дә аналары Өчиледән булган һәм шул авылга икесе дә берьюлы кайткан вакытта бергә уйный торган булганнар. Авыл капкасы янында очрашкач, С.Мөхәммәтшин Тукай белән бергә арбага утырып Сәгъди абзыйның йортына кадәр кайта.

Шулай ук “Тукай турында истәлекләр” китабында урын алган М.Гали вариантында Сафа Тукайны Кырлайга кайткан көнендә үк үзләренең өйләренә алып кайтырга теләсә дә, Зөһрә абыстай рөхсәт итми һәм Сафа аңа зират буена гына алып барып кайта, өенә исә икенче көнгә генә, үги анасы Зөһрә түтәйгә әйтмичә, алып барып күрсәтә. С.Шәмсетдинова язмаларында исә ул Тукайны, Сәгъди абзыйдан рөхсәт сорап, үзләренең өйләренә алып бара һәм анда бераз утыргач, кире киләләр, дип сөйләнелә.

Бу аермалардан тыш, тагын кайбер вак-төякләрдә бераз аермалар күренә. Мәсәлән, китаптагы истәлектә Тукайны Сафадан агачлар турында сораша иде, диелгән, С.Шәмсетдинова вариантында кошлар исемнәре хакында сорашкан һ.б.

Яңа Кырлай авылы кешеләре. Сулдан икенче - Сафа Мөхәммәтшин
Яңа Кырлай авылы кешеләре. Сулдан икенче - Сафа Мөхәммәтшин

Киләчәктә, архив фондларында сакланган, китапларда басылып чыккан истәлекләрнең кайсы дөрес, кайсында хата бар икәнлекне ачыклау зарур. Без югарыда телгә алынган, Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ архивында сакланучы С.Мөхәммәтшин истәлегенең С.Шәмсетдинова язып алган варианты укучыларны да бик кызыксындырадыр, дигән уй белән, тулысынча таныштырып китәргә уйлыйбыз. Текст редакцияләнмичә, ничек язылган, шулай бирелде:

Аның анасы мулла кызы. Ире үлгәч, ул баланы кешегә бирергә булган Кырлайдагы Сәгъди абзыйга. Сәгъди абзый бала алып кайтканда без авыл балалары белән басу капкасы төбенә бардык каршы алырга. Аның әнисе белән минем әни бер авылныкы иде. Мин аны электән белә идем, Өчиледә чакта бергә уйнадык.
Ат авыл капкасына җиткәч, ул миңа дәште: “Ай, Сафа абзый!” – диде. Шуңарчы ул бер дә сөйләшмәгән Сәгъди абзыйлар белән. “Әйдә, Сафа абзый, утыр!” – диде миңа Габдулла. Шуннан Сәгъди абзыйларга барып кердем бергә утырып. Сәгъди абзыйның кече кызы Саҗидә, аксак булса да, җитәкләп алып керде өйгә. Өйгә алып кергән чакта: “Сафа абзый керәме,” – дип борыла да карый, борыла да карый. Сәгъди абзый, ул карагач: “Әйдә, Сафа, син дә кер өйгә,” – диде. Сәгъди абзый: “Сафа, минем улымны да бергә уйнатырсың,” – диде чыгып китә башлагач тышка. Шуннан инде: “Безгә дә барыйк, әйдә, безнең өйләрнең дә кайда булганын белерсең,” – дидем. “Безгә дә барып килсен иде,” – дип Сәгъди абзыйдан сорадым үзем. Ачуланыр, сорамасам дип. Бездә бераз утыргач, яңадан аларга киттем.
Җәйләрне бергә, балыклар тотып, уйнап йөрдек. Урманнарга йөрдек, кырга ат ашатырга барыр идек, җиләккә бардык бергә. Кошлар күргәч, сораша иде, нинди кош, кайдан һ.б. бик сораша иде. Сәгъди абзый аны бик яратыр иде. Яратмаган олы бәтисе дә үлде.
Сабакка бергә йөрдек. Мулла аны аерым укыта иде, мулла баласы булгач. Үзе дә бик укырга ярата иде. Өч ел бергә укыдык. Аннан соң мине армиягә алдылар, мин җиткән егет булдым. Миннән калып, ул тагын укыды әле мәдрәсәдә. Габдулла булгач, Сәгъди абзый хатыны бер ир бала тапты. Ир бала тапкач, Кушлавычтан атасының братлары килеп алып киттеләр аны. Аннан мин армиягә киттем дә, бүтән күрәлмәдем. Армиядән кайтканда Казанга барып эзләп карадым, Казанда юк, диделәр аны.

Тукай турында тагын бер истәлек: https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/tukai-turynda-ber-istlek-5eef8543a9f99c5606b5f0eb