Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Юл бирегез, атлар килә!

4 июль, шимбә көнне районыбызныӊ Шушма болынында традицион ат чабышлары уздырылачак.

-2

Аныӊ шартлары түбәндәгечә:
- район җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы бияләргә – 1500 метр ераклык;
- район җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы айгырларга – 2000 метр ;
- чиста токымлы бияләргә – 1500 метр;
- чиста токымлы айгырларга –2000 метр;
- Татарстанда туган чиста токымлы атларга – 2000 метр;
- республикабызныӊ чит районнарыннан килгән ярым токымлы атларга – 2000 метр ераклык.

Атларныӊ паспортлары, токымы турында һәм форма №1 ветеринар белешмәләре яисә №4 справкалары булырга тиеш.
Жайдаклар саклагыч баш киемендә һәм паспорт копиясе, медицина белешмәсе һәм әгәр дә 14 яше тулмаган булса, әти-әнидән язмача ризалык кәгазен комиссиягә күрсәтергә тиеш. Ярышлар 13 сәгать 30 минутта, ә регистрация сәг. 12дән башлана. Соӊга калган һәм регистарция үтмәгән чабышкылар ярышларга кертелми.

Ярышларга килүчеләргә барлык саклык чараларын һәм кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз

Өстәмә маглүматны 8(84368) 2-62-57 (Исрафилов Алмаз Зульфатович) телефон номерыннан алырга мөмкин.

Пандемия сәбәпле чит регионнардан чабышкылар катнаштырылмый.

Гөлзидә Газизуллина