"Бу мәсьәлә – бик гади язылуы, кайбер адәмнәрчә, гаеп саналырлык булса да, дөрес, мөһим мәсьәлә, дөнья ләззәтләренең берсе. Дөньяның ләззәтләренә диккать итсәгез, чын карау белән карасагыз, хакыйкый ләззәт тапмассыз. Бар да – зарарны кире кагудан яки җәфа катыш бер хыялый ләззәт. Йокы иң рәхәт, иң ләззәт бирүче бер хәл булып, ләззәте кайвакытта булу мәсьәләсе әдипләр арасында булмый торган бәхәс ки, вакытында аңлау юк, соңыннан үткән, алдында ирешү юк. Бәс, ләззәтләнү, кайвакытта җавабында: “Чын ләззәт юк, бәлки, зарарны кире кагу җенесеннән бер рәхәтлектән гыйбарәт”, – диюләрдән башкача җавап юк. Кайбер оста сүзле кешеләрнең: “Дөньяда нәрсәләрне тели?” – соравының җавабында: “Бик кысталган вакытта рәхәтләнеп бушану”, –дигән җавабына ни әйтерсең яки: “Бик кычыткан җирне кашу”, – дисә яки: “Бик ачыкканда өстенә тоз сипкән арыш икмәге”, – дисә, кабул итмәскә чара бармы? Дөньяның бар ләззәте дә бөтенләй кирәклеккә карап кына йөри. Шәкертләр әйтмешли, игътибарга лаеклы әмер яки шуңа
Г. Баруди дөнья ләззәтләре турында
4 июля 20204 июл 2020
26
1 мин