Бу сәфәрдә (пароходтагы) урыныбыз залда, ачыкта булганлыктан, балалы марҗалар байтак кереп чыкканлыктан, азрак хәлләре, балаларына караулары күзгә чалынды. Беренче класс булганлыктан, бөтенләй тәрбиясез, түбән адәмнәр түгел, балаларына караулары яхшы гына күренә. Өч вакытта, балаларын яхшы утыртып, һәркайсына икмәк, йомырка яки сөт бүлеп бирәләр, карап ашаталар. Сөт бик кадерле булганлыктан, стаканның күбрәген кайнар су белән тутырып, чәйгә салган кебек сөт катыштырып бирәләр. Сөтләре мул булса, бөтенләй сөт бирәләр. Тәртипле генә ашатып, тәмам булгач, балалары аналарына рәхмәт урынына битеннән яки авызыннан үбәләр. Ятар вакытларында урыннарын әзерләп, тәртип белән яткыралар. Идәннең уңайлы җирен ихтыяр итәләр. Кайвакыт өстәл астына урнаштыралар. Йокы дикъкатеннән ваемсызлык итмиләр, барлыйлар. Боларның тәрбия ысуллары безнең халык тәрбиясенә караганда яхшырак, бераз тәрбия нигезләре юлына кергәнрәк.
Асылда, егет һәм кызга элек өйләнешү хокукларын һәм балалар тәрбиясе нигезләрен яхшы өйрәнү һәм белү кирәк. Икътисади һәм иҗтимагый куәтне яхшы хасил иткәннән соң гына никях эшенә керешү тиешле. Атаның икътисади куәтенә ышанып, үзе балалык мәртәбәсеннән чыкмыйча, тәрбиячелек дәрәҗәсенә кермичә, өйләнү хәерле нәтиҗә бирми. Бары хайвани шәһвәт, тән ләззәте үтәү өчен генә бер гамәл булып чыга. Ата һәм ана элек үзләре балаларның хакларын үтәргә, аларга яхшы рухи һәм физик тәрбия бирергә тырышу тиешле; соңра алардан хәерлек, хезмәт һәм яхшы хәрәкәт көтәргә тиеш.
Әхлак һәм сира китапларында мөэминнәр әмире Гомәр радыяллаһү ганһүгә бер карт улыннан шикаять иткәч, мөэминнәр әмиренең (Гомәрнең) ачуын күреп, улы: “Баланың атасы өстендә хокуклары юкмы? Атам ул хокукны үтәдеме икән?” – дип сорагач, мөэминнәр әмире: “Элек балага күркәм исем бирү, тәрбияләү һәм укыту, балигъ булгач өйләндерү – баланың атада булган хакы”, – дигән. Бу ата баласының бу хокукларыннан һичкайсын үтәмәгән булып чыккач, мөэминнәр әмире искә алынган атаны яныннан куып чыгарган.
Балалар тәрбияләү бабында руслар безнең Казан төрекләреннән (татарлардан) алдарак булсалар да, яһүд һәм немец халыкларына караганда шактый артта. Аларның әһәмият бирүләре артыграк. Шунлыктан ул халыкларның тормышлары, сәүдә һәм сәнәгать бабларында бәрәкәтләре шактый күп. Безнең белүебезчә, ислам галәмендә бала тәрбиясенә иң яхшы әһәмият бирүчеләр – гарәпләр, фарсы халыклары. Болардан кала, һиндстан, Төркестан халыклары. Аллаһ дөресен белүчерәктер!
Баруди Г. Хатирә дәфтәре.