Алар халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән сак-лап калыр өчен тырышалар 3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 84 ел тулуга багышлана.
ЮХИДИ хезмәткәрләрен кайбер кеше "өнәп" бетермәсә дә, аларның халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән саклап калуы бәһассез. Алар ел әйләнәсе хезмәттә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең уяулыгы, үҗәтлеге аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Пандемия вакытында аларның аеруча көчәйтелгән режимда эшләвен танырга кирәк. Матур үткәне булганның гына киләчәге өметле, ди халык мәкале. Районыбызның юл иминлеге һәрчак ныклы контрольдә булды. Әхмәт Мөхәммәтгалиев, Фәргать Шәфигуллин эшләгән елларда бүлекчә республикада мактаулылар рәтендә булды. Инспекторлар Габдулла Ганиев, Васил Ибраһимов,Фәнил Минһаҗев, Рәлиф Галимуллин хезмәтләре дә гел мактап искә алына. Әлеге югарылыкны саклау бүгенге коллетивның дә төп максатларының берсе. Соңгы биш елда бүлекчә бел