Найти тему

Китапның кадере

Татар халкының электән үк китап белән дус булганлыгы һәркайсыбызга мәгълүм. Элекке заманнарда китап бик кадерле нәрсә булып саналган, бик кыйммәт торган, аны хәллерәк кеше генә сатып ала алган. Китап күчертү дә бик кыйммәт торган, шуңа күрә китапка бик сакчыл караш булган.

Әгәр тарихка мөрәҗәгать итсәк, XIX гасырда безнең галимнәребез, акчалары җитмәү сәбәпле, китапларны сатып ала алмыйча интеккәннәре күренә. Мәсәлән, элекке мәгърифәтче галим Хөсәен Фәезханов (1828-1866) бик күп авырлыклар белән “Тарихе-Наимә” китабын 10 сумга сатып алган. Әлеге китапка өстәмә булган “Тарихе Рашид” китабының беренче томы исә 8 сум торган. Бу исә ул заманнарда бик зур акча булып исәпләнгән. Бервакыт Х. Фәезханов кулъязма вариантта булган Чәгъмәйни китабына бик кызыгып йөргән, ләкин бәясе кыйммәтрәк булу сәбәпле, үзендә булдыра алмый җәфаланган. Бу китапның иясе аны 5 сумнан да ким бәягә бирергә ризалашмаган. Әмма Х. Фәезханов аның бәясен барыбер бераз төшерергә өндәгән, тик максатына ирешә алмаган.

Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов

Шулай ук әлеге галимнең бер танышы бервакыт Төркестанга барырга җыенган һәм аңа: "Китаплар исемлеген бир, алып кайтам", - дигән. Х.Фәезханов аның артыннан башта китаплар алып кайтырга кушарга уйласа да, соңыннан, бу кесәгә бәрер, дип куркып, уеннан кире кайтырга мәҗбүр булган.

Күптән түгел Казан архивларының берсендә бер басма китап укып утырырга туры килгән иде. Ул XIX гасыр ахырында, ягъни 1895 елда Казанда басылып чыккан гарәп телендә язылган атаклы “Төхфәтел-мөлүк” әсәре. Менә шул китапның ахыргы битенә кемдер шул заманнарда кызыл буяу тамызып, пычраткан булган. Китап иясенең моңа бик нык ачуы чыгып, имәннән ясалган кара белән гарәп графикасында китабының тышлыгына түбәндәге кызыклы сүзләр язып калдырган:

“Ошбу китапны пычраткан кешене яткырып бишәр чыбык сугарга лязем (кирәк). Кырыгар чыбык тиеш. Кулларын төясе бар балта тотасы (тоткасы) берлән (белән)”.

Биредә китап пычратучыга җәза бирү хакында язылган
Биредә китап пычратучыга җәза бирү хакында язылган

Шул рәвешле, башта ул бу пычраткан кешене бишәр тапкыр чыбык белән сугарга кирәк, дигән фикергә килә. Соңыннан, биш кенә түгел, кырык мәртәбә сугарга тиешле, дип уйлый. Ахырдан, китап иясе болар белән генә ачуын баса алмыйча, әле: "Балта тоткасы белән кулларын да төяргә кирәк", - дип өстәп язып куйган.

Кызганычка каршы, китап иясенең исем-шәрифләрен белү мөмкин түгел, чөнки анда алты кешенең исеме теркәлеп куелган. Бу инде китапның кулгдан кулга күчеп йөргәнлеген аңлата. Шул алты кешенең берсе пычратучы, берсе әлеге сүзләрне язып куючы булуы ихтимал.

Хәзерге вакытта кайбер кешеләрнең китапларын пычратуларын, анда төрле сүзләр язып куюларын, рәсемнәр ясауларын, битләрен бөкләп бетерүләрен күрсәләр, безнең борынгы бабаларыбыз бу эшкә ничек караган, ни дип җавап биргән, нәрсә дип әйткән булырлар иде, монысы югарыда телгә алынган китаптагы язмадан бик ачык аңлашыла.

Китапларның кадерен белик!