Башлангыч
"Йолдыз"ның 1445нче номерендә "Идел вә Казан" сәрләүхәсе [титул] белән язылган кыска гына мәкаләдә Казанга Иделне якынайту фикеренең Казанда 60-80 елдан бирле уйланганлыгын вә 5-6 төрле лаихада [проектта] тәртип кылынып каралганлыгын язган идек.
Бу мәсьәлә Казан өчен зур әһәмиятне хаиз [?] бер мәсьәлә буллыгыннан. Бу хакында янә бер аз сүз озайтуны, бу мәсьәләнең тарихы һәм ясалган лаихалар белән укучыларны таныштыруны тиеш күрмәс. Казанга Иделне якынайту өчен иң муаффәкъ [уңайлы] ысул хакындагы фикер элеккедә дә, хәсрәттәге [?] кебек Иделдән ермак ясап китерү дигән фикер булганлыктан ермак ясау хакында 1872нче елдан бирле берничә лаиха хәзерләнгән. Бу лаихәләр ошбулардыр [мондыйлар]:
1) 1872нче елда Эшмакуф [Шмаков?] тарафыннан ясалган лаиха;
2) 1873нче елда Брунгуф-Артсибушыф [Браунгофф-Арцебашев?] тарафннан ясалган лаеха
3) 1879нчы елда Сакалуфски [Соколовский] тарафыннан
4) 1893нче елда Чирвински [Червинский] тарафыннан
5) 1909нче елда Банартсыф [Банарцев] тарафыннан
6) шәһәрнең бухта камисиясе тарафыннан 1910нчы елларда ясалган лаихә.
Бу лаихәләрнең һәммәсе дә диюрлек бер рәвештәрәк, бер-бер сыннан аз гына аермалар белән ясалган лаихәләр булып, Ичке суы тамагы тирәсеннән Иделдән тар гына бер канау [канава, канал?] казып Пасадски һәм Варламски ураманар [Чернышевский белән Межлаук урамнары] ту[г]рысына китерү вә шул урындарак кечкенә генә итеп бер чокыр (сонгы [?] күл) ясаудан гыйбрәтдер [нәтиҗә, үрнәктер].
"К.В. Рич" газитәсенең соңгы нумерларында гласный Шмилуф [Шмелёв?] озын бер мәкалә язып бу лаихәләрнең һәммәсе хакында мәфсал [?] мәгълүмат бирә вә бу лаехәлзр буенча бухта ясалган тәкъдирдә аның бик уңайсыз, хәтта [?] хәфәс сәхәт [?] җәһәтннән дә башка җәһәтләрдән дә хуфлый [хуплый?] бу лачкыларын [?] күрсәтәдер. Ул югарында язылган 7 лаихәнең берсенеңдә хәзерге хәлгә дә муаффәкъ түгеллеген вә параходлар арткан санын аларның тагын да уңайсызрак булачакларын исбат итканнән соң Казанга Иделне ничек итеп якынайту хаккында үз фикерен бәян итә. Аның бу хакыдагы фикере игътибарга алынырлык буллыгннан аны кыскартып кына булса да бонда [монда] күчермәс. Шмелёв фикеренчә Казанның Идел пристане [ош]бу рәвештә булырга тиеш:
1) пристань хәзерге пароходлар бердә мәшәкатьсез туктарлык вә йөрерлек булу белән бераз киләчәктә пароходлар зурайганнан вә күбәйгәннән соң да тарлык кыелмаслык дәрәҗәдә булырга тиеш
2) пароходлар елдан ел күбәемектә зураймыкта буллыгнан Казан пристане Идел парохолары белән кереп чыгып иркен йөрерлек дәрәҗәдә киң канау белән Иделгә тоташтырылган булырга тиеш.
3) Казан пристане пристендә янгын чаккан, яки берәр пароходта һәлакәт булган тәкъдирдә парохоларның һәлакәтендә яки китүдә кичегеп торуларына манигъ булмасын өчен вә пристаньдәге су акмый торып бозылып шәһәрне хәфәз сәхәт[?] җәһәтеннән начар хәлгә төшермәсен өчен Иделгә ике тарафтан ике киң ермак белән тоташтырылган булырга тиеш
4) пристань пароходларга кеше төшерү, кеше кабул итү һәм йөк чыгару вә төяү өчен генә буллыгыннан ермаклары югарыда язылганча булса пристань тирәсен зур күл кебек итеп казырга лязем [кирәге] юк.
5) Казанга яңа пристань ясалган тәкъдирдә бу яңа пристаньне ясарга тотылыгын мәсарәф [?] өчен шәһәр кассасына тиздән акча кереп ул мәсарәф капланырлык булсын.
Электә ясалган лаихәләрнең күбесе шул лаихә белән яасалган ермакка 1/2 1-2 (1,5 -2) миллион сум мәсарәф чыгарлык итеп ясалганнар. икән. Тик Банарцев тарафннан ясмаган лаихә генә 6 миллион сум мәсарәф чышарлык итеп ясалган. Шмелёв ул лаихәләрнең эшкә яраксыз лаихәләр икәнлекләрен күрсәткән вә фәттә [?] шәһәр бу кадәрле аз мәсарәф белән шундый зур эшне тәмамлау хыяллана төшүеңдә урынсыз идикен [?] күрсәтә вә Казанга пристань ясау хакында үзе тертеп иткән бер лаихәне әһалигә [?] гариз [?] итәдер.
Шмелёв фикеренчә Казанның Иделгә таба тетриҗи [?] суртта [?] артып, бара-бара Идел белән якынаюы мөмкин түгел. Чөнки Казан белән Идел арасындагы урынан су басу торган урыннар булганлыктан анда йорлар салу өчен җирне бик күп урнылыр да 3 сажын кадәр күтәрергә, ягъни 3 сажын биеклегендә балчык өяргә кирәк. Бу мөмкин булмаслык дәрәҗәдә читендер. Шуның өчендер шул уңайсызлытан файдалана белүгә, шул уңайсызлыны уңайлыкка әйләндерергә кирәк ягъни Иделдән шәһәргә таба тармаклар ясап Иделне Казанга якынлату белән бәрабәр ермак казылган урыннан алынган балчыкларны әлеге шул ур Идел белән Казан арасындагы чокыр вә нылыгра?? салып биекләтергә вә шуның саясендә ?? шәһәрне дә Иделгә таба үстерүне мөмкин итәргә кирәкер.
Моның өчен Шмелёв Ичке тамагыннан югарырак урынна 150 сажын киңлегендә итеп яңа дамбаның Яңа Бистә ягыннан дамба буйлап канау казып, аны дуга шикелендә борып Ичке Тамагыннан түбәнрәгенә Иделгә тоташтыру вә ул канау урыныннан алынган балчыкны канау белән шәһәр арасында салуны муаффәкъ күрәдер. Канау урынларыннан барысы бер милион 705 мең мәгъкүб [куб ???] сажынга якын туфрак чыгачак, моның 315 мең мәгъкүб сажынга якын ермакның аргы ягындагы атауны биекләтүгә, калганы тармак белән Казан арасын биекләтүгә тотлачактыр. Шулай итеп ермакның аргы ягында атауда 105 мең мәрбигъ?? сажынга якын вә ермак белән шәһәр арасында 430 мең бәрбигъ саңыннан атык җир хасил була.
Бу җирләрдән атауда 6 квартал кеше торырлык урыннар вә 16 пристань урыны яасачга вә шәһәр ягындагы биекләткән урынлада 35 квартал кеше торырлык урыннар һәм 24 пристань урыны ясарга мемкиндер. Пристаньнәр бу лаихә буенча һәммәсе дә Пасадски урам белән Печән Үлчәве урамнары аралары турысында булып, хәзерге шәһәр читеннән бары 3 квартал чамасы гына мәсләфәдә (???) булачаклардыр.
Шмелёв фикенчә бу рәвешчә пристаньнәр ясавының хасилби?? ошбу рәвештә булача: канау урыныннан туфрак алып аны биекләтергә тиеш урыннага тигезләп салуга 10 миллион 229 мең 310 сум: биекләткән урыннадагы урмнарга һәм пристаньнәргә таш җәюгә 1 миллион 875 мең сум чамасы; тротуарларга асфальт җәюгә 559 мең чамасы; водопровод трубалары салуга 114 мең сум; пристаньнәргә ике юлы трамвай салу 720 мең сум; башкалары күзгә күренмәгән мәсрафларга булып барысы 15 миллион сум мәсраф тотылачак. Бу 15 миллон мәсрафны тотып җирне тигезләгәч, Шмелёв фикеренчә хасил булган җирләрне сатудан шәһәргә 12 миллион сумнан артыгрык вардат ?? киләчәк.
Моның өстенә пристаньнәрне әҗәрәгә [арендага ?] бирүдән һәр ел 714 мең сум чамасы вардат киләчәктер. Моның өстенән пристаньнәргә туктаган пароходлардан да хак алынса, табигый бу вардат артачак, моның өстеннә Иске вә Яңа Бистәдәге җирләнең бәяләре дә әллә ни кадәр артачаклар.
----
Кызыкмы? Бу мәкаләдә Иделне якынайтып җирне казасы киләгән иделәр. Ә бездә сонгы елларда күпме планнары буенча Казаннан Иделне ерагайтып прожектант хыялларында күмә иделәр?