Агыйдел суы тибрәлә
Уртасында сал булса
Суга салсаң калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса
Суга салсаң калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса
Күптән инде, бу җырны ишеткәч "сал" белән "насыйп" сүзләрен аңламыйча, сүзлекләргә мәгънәләрен карап алмакчы идем. "Сал"ны тапкач, сүзләр уенына сокланып куйдым, ә "насыйп", кызганычка каршы, минем совет вакытында нәшер ителгән сүзлегемдә табылмаган иде. Контексттан мин аны "насыпь" булып исемә калдырдым. Ну а чо, насыпь яр булса да ярый, бетон да ярый, судан чыгып торган казыклар булмаса да барысы да ярый. "Яр" сүзенең икечне мәгънәсен ("сөйгән яр") мин шул ук вакытта белмәгән идем (ә соңрак белеп алгач тә, барыбер ул метафора дип уйлап, "сөйгән"сез ул елга ярын гына дип билгеләнә дип уйлап калдым). [Бу әсәр чынлап та высакыхудажствинный именно шундый алым аркасыннан, ләкин миңа килгәндә ул алым телнең үзенчәлекләрен белеп алуыма уңайсызлаган иде]
2011 елда мин бу җырны исемә төшердем. Казанның тирәсендә Идел комаяк борыннарда әллә-нинди сәер ком юдыртып кору башланды. Соңрак без белеп алган идек, бу Равил Җиһаншинның "Идел буйлап түләүле юлына" бәйләнгән кору иде. Җиһаншинның "насыйп яр" болай димәк икән, төрле шаяруларны тудырды: "Можно вопрос на засыпку? - Это к Зиганшину".
Ләкин тулаем план куркыныч булып күренде: Казан ярлары буш кирәксез юл белән тулысынча Иделдән аерылачаклар иде. Зига халыкка ачу китерде. "Насыйп яр" астына казый башлагач, бик күп кагыйдәләр бозулары табылды: бернинди документация дә юк, рәсми рөхсәтләр юк һб һб. Аллага шөкер яңа рәсми планировкалар белән генплан бу фикердән тулысынча баш тартылар.
2010нчыларның уртасындагы Казанның инфраструктура проект белән прожэктларының бер кызык момент бар. Алар йөз ел электәге охшаш проектларның чагылышы дип уйлап була.
Нинди йөз ел элек проектлары? Казандагы ВСМ проектының гаугасы 20 йөз башындагы Казан-Екатеринбург тимер юлы кебек иде. Ләкин аны, нәтиҗәдә, төзеп бетергәннәр.
Ә Җиһаншин художстваларына да элгәрләр иде. Ул юдыртып күмгән урыннарында Ангкор-Ваттай бетон-кирпеч хәрабәләре шундый ук йөз ел электәге уңышларга ирешелмәгән төзелеш калдыклары иде.
Нинди төзелеш иде ул? Нәрсәне төзгәннәр, бернәрсәгә ирешмичә? Бетон причалларын төзеп, котлованнарны казып? Бер 1940 елгы китапта мин бер телгә алуны таптым: "Казанга Иделне якынлаштыручы канал", төзелеш 1916-1917 елларда, аннан сезгә һәрберегезгә ачык сәбәптән ташланган.
Гаҗәп, ләкин бу төзелеш турында бернинди Казан тарихи яки "өлкәне өйрәнү" матбугатта бернинди сүз дә юк. Ул булмаган кебек. Ләкин 1915 елдагы Йолдыз гәзетендәге мәкаләсен очрадым күптән түгел. Сезнең белән уртаклашасы икән.
http://libweb.kpfu.ru/er/tg54/1915/1445/paper?fbclid=IwAR2BgtdOPd-fwy-9p--DrNQW6woz40cSEADXeVBWGHCpRmWwFcaftaDS4gE Юлдузъ, 4 июнь, №1445
Идел вә Казан
Идел буе шәһәрләренән саналса да, биш чакрым кадәр читтә булганлыгыннан Казанның Иделдән файдалануы башка Идел буе шәһәрләренә караганда азрактыр. Идел аркылы Казанга һәм төрле малны китертү вә аннан читкә җибәрү мөмкин булса да, бу малны биш-алты чакрым ике арада йөртү шәһәр халкын бик уңайсызлыйдыр. Чөнки бу хәл һәр малнын һәр пуды башында килешли дә китешли дә биш тиен харәҗәт [өстәмә чыгымнар] тоту димәктән гыйбәрәтдер. Шәһәр өчен дә Иделнең ераклыгының уңайсызлыгы күптер: чөнки
мосафир [турист] төенсез [багажсыз?] булмый, зур төенләр илә [белән] трамвайларга утыртмыйлар, ирексез һәр мосафирга берәр сумга фаэтончы я арбачы ялларга ту[г]ры килә. Лаземсез [кирәксез] күрелгән бу харәҗәт фәкыйрә вә урта хәллеләр өчен әлбәттә авырдыр.
Шәһәрнең читендә булуы Иделдә йөрүче сәяхләрнең да [туристларның да] күбесен Казанны күрүдән мәхрүм итмәктәдер. Чөнки мәсарафы [кертем?] шактылык бер манигъ [киртә], сәяхләр шәһәрдән кайтып өлгергәнче параходларның китеп бару ихтимал икенче маныйгъ.
Шәһәр Иделгә якын булса, шәһәргә килү-китү мосарафы азрак булыр иде дә, сәяхләрнең күбесе Казанда берәр күп калып борып та китәрләр иде, бу җәһәттән шәһәребезнең сәүдәсе бик артыр иде.
Бу уңайсыз хәл өчен Казан халкы алтмыш-җитмеш еллардан бирле уйлана, уйланса да, бу хосуста бу көнгә кадәр һичбер җитди тәдбир [тиешле чара] кыйлынганы юк иде. Биш алты төрле ляиха [проект] тәртип кыйлынса, да һич бере мәкъбүл [кабул] күрелмәгән иде.
Себер тимер юлының һәр ике тарафыннан үтүе бу мәсьәләнең тәкрар кузгалуына сәбәп булыр иде. Чөнки имде бу хәл гади бер уңайсызлыктан чыгып шәһәрнең бөлеклегенә сәбәп булырлык дәрәҗәгә килде.
Тиз көннән Иделдән шәһәргә бер ермак [канал] ясалмаса, Идел маллары Казанга һич туктамыйча тимер юлга Казаннан утыз чакрым кадәр еракта Романовлар күпере янында бушатлачак. вә бу хәл Казан пристаненең һәм Казанның әһәмияттән төшүенә сәбәп булачак. Казанны бу афәттән [бәладан] коткару өчен бердәнбер чара тизлектә мәзкүр [инде телгә алынган] ермакны фигълиткә [эләп бетергән хәлгә] чыгару хаккында иҗтиһад итүдер. Нинди генә рәвешчә булса да, Идел суы Казанка якынаюрга тиешле. Шәһәребез итсә, шул тәкъдирдә [очракта] генә тәрәкъкый [прогресс] итәчәкдер.
Менә шулай. Кызык, 100 ел элек тә Романовлар күпере янында "мультимодаль үзәкне" планлашканнар! Ә Казан шунысыннан курыккан. Хәзер бу үзәк үзе ком "насыйпы" гына булып калып ята, бернинди логистика үзәгенә әйләнмичә, камышлы утрауларны ком астында күмеп.