1910-1911 еллар аралыгында Татарстанның Мөслим районы Күбәк авылында кырыс ир-атларның да күз яшьләрен чыгара алырлык бер тетрәндергеч вакыйга була. Миңлеҗиһан – урман сакчысы Вәли картның иң олы кызы, матурлык һәм эшкә сәләтлеге белән дан тоткан. Вәли карт фәкыйрь булса да, кызы чибәр булгач, бөтен бай катлау, мулла малайлары кызга бик кызыгалар, ләкин, шул ук вакытта, Миңлеҗиһанны сорап яучы җибәрергә хурланалар. Һәрвакыт бай һәм мулла малайлары кызны алдап мәсхәрәләргә телиләр, әмма Миңлеҗиһан аларга алданмый, мәдрәсәдә мөгаллим булып хезмәт куйган яшь хәлфәгә сүз куеп, тик шул фәкыйрь тормышлы Әхмәтне генә сөя. Шул сәбәпле, барлык бай, мулла малайлары үз тирәләренә усал кешеләрне туплап (болар башында мөдәррис үзенең остабикәсе белән җитәкчелек итә) Әхмәт белән Миңлеҗиһанны вакытсыз үтерү белән эшне тәмамлыйлар: берсен агулап, икенчесен атып үтерәләр...
Бу бәет Мөслим районының Теләнче авылында яшәгән Зариф Мөэминов тарафыннан 1911 елның март аенда иҗат ителеп, халык арасында таралган булган.
Әгәр дә укып карасагыз, әлеге бәет атаклы “Ромео һәм Джульетта”, “Ләйлә һәм Мәҗнүн”, “Таһир һәм Зөһрә” кебек легендар гашыйкларның мәхәббәт тарихларыннан бер дә ким түгел икәнлегенә инанырсыз.
Миңлеҗиһан бәете
Матур җәй җиткәч, сайрый сандугач,
Йөрим ялгызым, эч сагыш булгач.
Бу дөньяларда миндәй кайгылы
Булмаганнар бар, бәхет байлыгы.
Бу сагышларым басылмый һич тә,
Көннәрен-төне, иртәсен, кич тә.
Сагышларымны сезгә белдереп,
Яшьләрем ага күздән мөлдерәп.
Бәян итәргә башлыйм сагышым,
Күңелсез үткән тормыш агышым.
Кыз белән егет ни күрә икән,
Дошманнар эт булып өрә икән.
Мәйдан күрергә кызлар җыйналган,
Кайбер егетләр шунда кыйналган.
Күңелгә лаек күренгән матур
Кеше янына мәхәббәт тартыр.
Шул сәбәпле мин сәлам күндердем,
Ике күзләрем аңа дүндердем.
Мин дә бик сөйдем, ул да бик сөйде,
Ике яшь йөрәк утларда көйде.
Шул ара аз вакытларда гына
Дошман көч җәйде күрешү ягына?
Читәннәр аша камшап йөриләр,
“Нишләп йөрисең?” – диеп сорыйлар.
“Без белдек инде, кызлар артыннан
Йөрисең икән шулар дәртеннән.
Үтерербез сине, тагын да йөрсәң!
Матур кызларны шулай аздырсаң”, –
Дип миңа төзәп, бармак яныйлар,
Миңлеҗиһанны да шулай талыйлар.
Әй, дошман халык, килик инсафка,
Бездә аң күбрәк, гел яшь булсак та.
Сездән дә үткән яшьлек заманнар,
Сез котыргансыз, вәхши хайваннар.
Бервакыт шулай чыккач та җәйгә,
Кайта идем мин көндезге чәйгә.
Сөйгән җанымны күрермен диеп,
Өч дошман чыкты каршыма килеп.
Мин һич каушамый батырдай йөреп,
Сөйләп җибәрдем күкрәк киереп:
“Беләгем көчле, каера алмассыз,
Кызны да миннән аера алмассыз”.
Кисәк өч яктан күсәк сызгырды,
Абыем ерактан күреп кычкырды.
Алар курыкты минем абыйдан,
Читкәрәк китеп күсәк яныйлар:
“Бер, ди торгач, бер төшәрсең кулга,
Башыңны салып еларсың юлга”.
Алар янасын, тик мин йөрермен,
Теләгән саен кызны күрермен.
Дип җавап бирәм, эчемнән көлеп,
Болай йөрсәгез, бетәрсез бөлеп.
Сөйгәнем белән минем араны
Нинди көч боза? Ул соң буламы?
И, дошман халык! Нигә шаулыйсыз,
Ни җитми сезгә, нәрсә даулыйсыз?
Кайбер дус-дошман миңа да килеп
Хурлаган була, мин торам көлеп.
Миңлеҗиһаның сине ташлаган,
Ятлар белән дус була башлаган.
Ышандырырлык итеп сөйлиләр,
Исбат итәләр, табып дәлилләр.
Дәрт белән яна тагын да йөрәк,
Ничек соң үзен күрергә кирәк.
Эчтә яна ут, тышта яна ут,
Бәгырькәемне куяр урын юк.
Кич булсын диеп тилмереп көтәм,
Караңгы төшкәч, мин шунда китәм.
Бер читән үтәм, өч читән үтәм,
Бер тавыш килсә, тукталып көтәм.
Бара торгач, мин килеп тә җиттем,
Тәрәзә аша хәбәр дә иттем.
Кыз хәйлә табып тышка да чыкты,
Күзләребездән яшебез акты.
Нишләдек соң без, ни булды безгә,
Дип сорашкач та, ачылды сер дә.
Дошманнар сүзе кеше үтерер,
Аңлы кешеләр генә төшенер.
Мин бу хурлауны күптән ишеттем,
Сул кулым селтәп, аларга әйттем:
“Магаланмагыз сез безнең белән,
Гел хурлагыз сез, мин сездән көләм,
Дидем, дип сөйли калын кашкаем,
Сау чакта сине ничек ташлаем.
Дошманнар безне шулай болгата,
Тик болгатсыннар, бездә юк хата.
Диде матурым, җаным, чибәрем,
Иртәгә сиңа бәләк җибәрәм.
Сары май кебек шунда эрештек,
Иркәләшергә инде керештек.
Без күрмәгәч тә, күп узган вакыт,
Карт чыккан шунда, мылтыгын алып.
Караңгы төндә ап-ак күлмәге,
Ул үзе безне һич тә күрмәде.
Тал читән аша чыктык сикереп,
Күрше ягыннан эт килде өреп.
Атты мылтыкны Вәли карт безгә,
Ләкин ядрәләр тимәде бер дә.
Ядрәләр очты уң як чигәдән,
Кешеләр чыкты барсы да өйдән.
Мылтыкларыннан шарт-шорт аталар,
Безне күзлиләр, җиргә яталар.
Чибәркәемне биленнән тоттым,
Читән кырында таш кебек каттым.
Карана торгач, ахырдан таптылар,
Без икәнлекне барсы белделәр.
Вәли бабайга бирдем кулымны,
Бүгеннән соң “мине” таны улыңны.
Яшь кызы белән мин яшь малайны
Күргәннән соң ул диде: “Алаймы?”
Бар кешеләргә китәргә кушты,
“Үзем хәл итәм, – диде, – бу эшне.
Егетем, сине хәзрәт картына
Алып барам, ди, үзе каршына”.
Әйдәп китерде безне өенә,
Кыз бу эшләргә шундый сөенә.
Өйгә кердем мин кыз белән бергә,
“Юын яхшылап, утыр, ди, түргә”.
Карышып тормадым, күндем – юындым,
Тәһарәт догасын әле укыдым.
Намазлык сузды тагын миңа карт:
“Яхшылап укы, диде, кыйраәт”.
Мин соң белмимме, моңланып укыйм,
Сандугач кебек үк матур такылдыйм.
“Балам, син, диде, качып йөремә,
Кыз түгел мин дә гашыйк үзеңә”.
Дигәч тә кызы кычкырып көлде,
Әнкәсе карчык елап бөгелде.
“Мыскалламаган ефәк үзегез,
Нурланып балкый матур йөзегез.
Гаеп эш түгел кыз һәм егеткә,
Дус-дошманнардан саклан бигрәк тә”.
Күзләрем яна матурга карап:
Матурлап үргән, чәчләрен тарап.
Карчык та, карт та бер-берсен күзли,
Безнең хакта нидер алар сөйли.
Кыймыйча гына: “Сау булыгыз”, – дидем,
Урынымнан торып аякка кидем.
“Озат егетне!” – диде карт кызга,
Артымнан чыкты кыз озатырга.
Тышка чыккач та кочаклап үптем,
Куллар кысышып мин кайтып киттем.
Шатланыштык без – ике бичара:
Дошман түгел, җил үтми арага.
Соңгы вакытта Миңлеҗиһаным
Үз-үзен саклый алмады җаным.
Мөдәррисләрдә керләр юган ул,
Абыстай ботка пешергән бик мул.
Миңлеҗиһанга аерым савытка
Бүлеп биргән ул: “Аша, дип, ботка”.
Газизем һич ни белми ашаган,
Абыстай мәлгунь агу ташлаган.
Хәбәр таралды: “Миңлеҗиһан вафат.
“Әпсе”дән үлде”, – дип язган ансат.
Мөдәррис язгач, шул инде канун,
Берәү дә әйтми тикшерү ягын.
Абыстай икән дошманнар башлыгы,
Матур кызкайның башын ашады.
Миңлеҗиһан иде җирләрдә кояш,
Матурлыкта һич юк иде охшаш.
Кояштай балкый иде йөзләре,
Йолдыздай яна иде күзләре.
Әхмәт мескеннең бәгърен ут алды,
Абыстай мәлгунь утларга салды.
Әхмәт өстенә юк бәла яга:
“Әхмәт – сихерче, ул сихер бага.
Миңлеҗиһанны сихере белән
Үтергәнлеген мин яхшы беләм.
Хәбир исәрне, аракы биреп,
Кушты: “Әхмәткә атарга”, – диеп.
Әхмәт утырды дәрес бирергә,
Чакырдылар аны: “Чыксын бирегә”.
Әхмәт чыкмады, чакырсалар да:
“Йомышы булганнар көтсен беразга”.
Күп вакыт үтте, мылтык гөрселди,
Әхмәт китабын югары селти.
Ядрәләр шаулап үтеп киттеләр,
Өлгеләр шунда чәчрәп төштеләр.
Бер шәкерт күзсез, берсе колаксыз,
Әхмәт гел җансыз, абыстай оятсыз
Булып калдылар мәңге сөйләргә,
Бу бәетләрне өзелеп көйләргә.
Хәбир бәласен мөдәррис үзе
Өстенә алды, үтә ди сүзе.
Дошманнар көлә, абыстай белә,
Бу бәет шунда мәйданга килә.
Әхмәт – Миңлеҗиһан җиргә күмелде,
Яхшы халыкның яше түгелде.
Су буйларында яшьләр калмады,
Абыстай мәлгунь гыйбрәт алмады.
Яхшы кешеләр миңа килделәр,
“Бәет яз”, – диеп бик үтенделәр.
Бәетне яздым, алар җырлады,
Җырлаган чакта бар да елады.
Егетнең Миңлеҗиһанга язган соңгы хатында түбәндәге сүзләр язылган иде:
“Яшьлек тормышыма иң беренче кояшым булып балкып туган идең! Инде син баерга йөз тоттың. Бердәнбер кояшым син идең, мине синнән соң бер кояш та җылыта алмас. Син югаласың, синең белән минем тормышым да бергә югала. Их, бу ачы үлем..! Дошманнар – кара еланнар агуладылар сине, җаным, бәгърем! Их..! Дошманнар..! Җаным, син минем өчен корбан буласың... Мин сине аңлыйм. Кабер балчыкларыңны кочып елармын инде... Уф... уф... уф..!
Җаным, бәгърем! Мин синең каберең өстенә сирин агачы утыртырмын. Ул сирин агачы нәкъ синең кебек аллы-гөлле чәчәкләр атып утырыр. Йөрәгемнең ялкыннарын шул синең каберең өстендәге матур сирин агачы чәчәкләре белән сүндерергә теләрмен. Ләкин сүндерә алмам, җаным, бары тик үксеп елармын гына.
Их, ул беренче очрашкан чишмә буйлары. Синнән соң мин анда барып ял таба алмам. Ул чишмә сулары минем йөрәк ялкынымны баса һәм сүрелдерә алмаслар... Җаным, бәгърем! Бә-хил...л...л бу...л...л!”
Миңлеҗиһанның егеткә язган иң соңгы хатында түбәндәге сүзләр бар иде:
“Иң якын дустым! Минем өчен хәсрәт чикмә! Синең аһ-фөрьятларың миңа сихәт тә, гомер дә бирә алмыйлар. Сау чагымда сине сөеп, синең гыйшкың белән ләззәт алдым. Күрәсең, миңа насыйп булганы шул хәтле генә булгандыр. Сәламәт яшә! Сау һәм гомере булганнар ярсыз тормаслар. Үлгән артыннан берәү дә үлми, әгәр дә гомере бетмәсә. Мине чын сөйгәнлегеңне мин белдем, без күптөрле сынаулар үткән идек инде. Шулай ук сине мин дә синнән ким сөймәдем. Бу хакта безнең арабызда бернинди дә бәхәсебез юк иде. Кичләреңдә минем җанымны исеңә алсаң, минем өчен иң соңгы шәфкатең һәм мине чын сөюең бары шуның билгесе булыр. Хуш, җаным!.. Бәхил бул! Соңгы сулышымда минем тилмереп үтенүләрем шушы инде, бәгърем! Беләм, җаным, сиңа да бик авыр инде. Нишләмәк кирәк соң, бәндә ихтыяры буенча түгел бит. Бүген күзләрем дөнья яктылыгы белән шатланалар. Бәлки, иртәгә караңгы гүр эчендә караңгылыкта калырлар.
Шулай үтә икән бу гомерләр,
Кайгы куа икән шатлыкны,
Сырхау куа икән сихәтне,
Аера икән үлем кыз һәм егетне.
Гаеп итмә, җаным, бәгърем! Я, минем өчен бер изге фатиха! Мин әрвах инде хәзер”.