Кулыбызга Бөек Ватан сугышы вакытында язылган хатлар килеп керде. Ул гарәп графикасында иске-москы кәгазьләргә Г.З. Бикбаев атлы кеше тарафыннан язылган булган. Сугышка киткәндә аның сөекле хатыны, балалары аның тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуын көтеп калганннар.
Хатларының һәрберсе хат күз яшьләрен чыгарырга сәләтле. Аларда Г.Бикбаев гаиләсенә карата күңеле түрендәге кайнар мәхәббәтен, түзә алмаслык сагыну хисләрен белдертеп, хәл-әхвальләрен сорашып, яңадан күрешүне теләп, күп-күп догалар кылып язган. Хатыны Шәмсенурга ягымлы итеп Шәшүк дип, баласы Рәфыйкка яратып Папыйк дип эндәшүе бик тә сокландыра. Шулай ук гади авыл кешесенең шундый күп эпитетлар, телбизәкләр куллана алуы гаҗәпләндерә, хәтта язучылар, шагыйрьләр, әдипләр куллана торган сүзтезмәләр дә очрый. Бу нәрсә фәкать сагыну хисе белән янганда гына мөмкиндер, мөгаен.
Кызганычка каршы, Г. Бикбаев якыннарын сөендереп, кире үз гаиләсенә кайтып җитә алмый, фашистлар белән аяусыз көрәштә башка батырлар кебек үк сугыш кырында һәлак була. Гаиләсе, якыннары, ватандашлары тыныч, имин яшәсен өчен үз гомерен корбан итә.
Хатларны укый башлагач та, хат авторының Аллага ялварып кылган догаларын укып, ирексездән, үзең дә бу кешегә исән-сау кайтып, гаиләсе белән кавышырга насыйп булсын иде, дип тели башлыйсың. Ләкин язмыштан узмыш юк шул, бары Алланың тәкъдиренә буйсынырга гына кала.
Г. Бикбаев хатларының берсендә күңелен бушатырга теләп, хәтта шигъри юллар да язып куйган:
“Безнең колхозның атлары тимгел-тимгел тимер күк,
Еламаган көннәремнән елаган көннәрем күк.
Иртә торып битем югач, җыерып куям кашымны,
Суга гына салыйм микән бу кайгылы башымны.
Гыйнвар белән февральдә Агыйдел суы таша,
Эчемнән чыккан ут-ялкын һаваларга тоташа.”
Әлеге хатлар укучыларны да кызыксындырадыр, дигән уй белән, алардан кыска гына өзекләр белән таныштырып китәргә уйлыйбыз. Текст редакцияләнмичә, ничек язылган, шулай бирелде.
...Ярый, җаннар, маллар, күз каралар, йөрәгем парәләре, язган вакытта бер-ике генә сүз язмакчы идем, күп итеп тә җибәрдем. Хат язарга утырсам, каләм кулымнан төшеп китә, гөлләрем, сезнең өчен өзелеп. Хуш була торыгыз. Хәерлесе белән Алла күрешергә язсын...
...Минем өчен кайгырмагыз, мин сезнең өчен бик кайгырам, бик сагынам. Ходай күреп, сезне тигезлектә яшәвегез хәере белән язар микән?..
...Кадерле иптәшем, Шәшүк, без ки иптәшеңнән бик сагынып, бер күреп сөйләшергә зар булып, сагынычлы сәламнәр күндереп, киләчәктә бергә яшәү өмет итеп калам. Һәм дә чәчкәләрем Фираям белән Флёрама без ки әткәгездән сагынычлы, саргаюлы сәламнәр күндереп, киләчәктә, үзем кул астында яшәвегезне теләп калам. Һәм дә йөрәк маем Папыйк таема без ки әткәгездән сагынып, бер бүрегемне тартканын күрәсе килеп, бик күптән-күп сәламнәр күндерәм...
...Дөньяда иң кыйбатлы гомерлек иптәшем, эчемнән чыккан нинди генә сагынычлы, саргаючлы сәламнәр күндерим икән. Киләчәктә, хәере белән ризыкны язып, бергә калган гомер кичерергә Алладан телим. Һәм дә йөрәк майларым Фираям белән Флерама безгә чит сулар эчеп, чит җирдә ата-ана аяк басмаган җирләргә басып йөрүче әткәгез күзләреннән яшь тутырып Ходадан сезне тәрбия кылуны хәерлесе белән теләп, күп-күп сәламнәр күндерәм. Киләчәктә, тилмерешми (тилмермичә) яшәвегезне бер Алладан теләп калам. Һәм дә ике күзем карасы, йөрәгем парәсе Рәфыйкаема без ки сөйләгән сүз туры килгәндә уемда булса, яшьләр белән боларга туры килде. Шунда да нинди генә сәламнәр җибәрим икән улыма, чук-чук (күп-күп) сәламнәр күндерәм...
...Ләкин сезнең өчен өзелгәнем Алла үзе генә беләдер. Ни хәл кылыйм, бер безгә генә түгел. Ил белән дип күңелем басам, Шәшүк. Шамановлыда бер ай тордык, бер хат язмадың. Әллә күңелең калдымы? Булгандыр ул вакытлар. Бер-беребездән алып ташларга кирәк...
...Өч айдан үтте, исәнлекләрегезне ишетергә тилмердем. Алла тагын шулай язды. Ярый, җаннарым, хәер-догадан ташламагыз! Алла гомерне кыска кылмаса, күрешербез, дип Ходадан теләп калам...
...Хөрмәтле бәбкәләр, әнкәсе, ташлап киткән атагыздан бик сагынып, тиз көннән кайтып, гөрләшеп яшәүләр теләп, бик сагынулы сәламнәр күндерәм. Үзебез барыбыз бергә без...
...Күңелдән чыкмассыз, чыгачак та түгелсез. Нинди генә сәламнәр җибәрим? Шундый ризыкны әз көнгә язып, куанычта, шатлыкта һәркайсыбызга кайтырга язсын! Әмин!..
...Хәерлесе белән бергә калган гомеремне үткәрүне теләп калам. Йөрәктән өзелеп төшкән колыннарым Фираям белән Флерам, мин янымнан бер минут аермый торган идем бит. Ходадан вакыт шулай булып әзгә аерылып торганны сорап, хәерлесе белән сагынулы, саргаюлы сәламнәр күндерәм...
...Кызым Фираяга бер күреп сөясем килеп бик күптән-күп сагынычлы сәламнәремне күндереп калам. Һәм дә улым “Әтием” дип янымнан калмый, Алладан бераз көнгә аерулы сәбәпле сагынычлы сәламнәр күндерәм. Минем өчен битеннән бер пәп итәрсең. Һәм дә кечкенә кызым “Тәтә-тәтә” дип йөргән Флёрага әткәгездән бик сагынычлы сәламнәр күндерәм. Киләчәктә балаларым тиз көндә хәере белән куаныч-шатлык белән кайту теләктәштә булыгыз...
...Кызым Фирая, ике күзем карасы һәм дә йөрәгем яртысы, бәхетле йөрәгем яртысы Флёрага әткәең бер минут яныннан җибәрәсе килми иде. Хәзерге көндә әзрәк ризык читкә язып, ташлап китеп, тиз көндә ризыгыбыз бетереп, куанышып кайтырга язсын...
...Сезнең өчен кайгыруым миемә зәгыйфьлек килмәсә иде. Бик кайгырам, тагын уйлыйм, Алла язмаган эш булмас, дип сабыр итәргә туры килә...
...Йөрәгем майлары – Фираям белән Флерам, бер исләрегезне иснәнәсем килеп, бер күреп, алдыма утыртып, сөясем килеп, нинди генә якын сәлам күндерсәм икән. Һәм дә ике күз парәсе Рәфыйк таем, безне икебезне болай Ходай аерыр, дип уйлаган юк иде бит. Бер сакаулашып сөйләгән сүзеңне ишетәсем килеп, бавырыма ятып йоклатканнарым исемә төшеп, йөрәгемнән кайнап чыккан сәламнәрем почта аркылы җибәрәм...
...Дөньяда иң кадерле иптәшем, без ки Алладан вакыт җитеп, күпкәме, әзгәме чит җирдә сезнең өчен тилмереп хат язам, шундый ки сәламнәр эчемнән кайнап чыккан, рәтләп язмаган, дип күңелеңә алма, минем башым эшләве шулай гынадыр. Һәм дә эчемне ура торган ике күзләрем Фираям, Флерам, йөрәк яртым Папыйгым, нинди генә сәламнәр әйтергә мием җитми. Шундый сәламнәр булсын, тәнем, җаным белән сезнең өчен сызланулы сәламнәр...
…Гомерлек иптәшем гомерлек иптәшеңнән бик сагынулы сәлам, бер күреп, бер-ике авыз сөйләшсәк, күңелләрем урынында булыр иде...
…Йөрәгем ашкына, дөрләвен ишетәм. Ни күрәм, алда мине тагы нинди караңгы көннәр көтә, дип үзем елыйм, үзем язам...