Найти тему

XIX гасырда татар теленең казакъ халкында кулланылуы

Татар теле байтак халыкларда язма әдәби тел буларак файдаланылган, шул исәптән казакъларда да. Хәзерге казакъларны элек кыргыз казакълары дип тә атаганнар. Аларның Рәсәй белән мөнәсәбәтләрендә XVIII-XIX гасырларда байтак рәсми документлар, хатлары татар телендә язылган булган. Бу архивларда сакланучы күптөрле кулъязмалар белән дәлилләнә. Андый язмаларның кайберләре Казан архив фондларында да очрыйлар. Шулар арасында XIX гасыр башына караган Бүкәй солтан Нургали хан углының Павел Семенович Поповка язган ике хатының фотокопияләре бар. Хатлар исә Әстерхан өлкәсенең дәүләт архивында саклана.

Мәгълүм булганча, Бүкәй хан 1801-1815 елларда казакълар белән идарә иткән хан була. Атасы үлгәннән соң ул Кече Урда тәхетен дәгъвалаучыларның берсе була, ләкин тәхеткә утыра алуына шикләнеп, Кече Урдадан китү ягын карый. Иң беренче эш итеп Бүкәй Рәсәй императоры Павел I гә халкы белән үзен Рәсәйгә кабул итүен сорый. Шул ук вакытта үзләренә Идел белән Урал арасында көтүлекләре белән йөреп яшәргә рөхсәт итү шарты да куя.1801 елның 11 март аенда Бүкәй ханга патшадан аны бик теләп кабул итүен һәм Бүкәй үзе теләгән җирдә йөреп яшәргә рөхсәт итүен белдергән җавап килә.

Бүкәй хан
Бүкәй хан

Бүкәй хан үз халкы белән күчеп килгәннән соң берникадәр вакыт үткәч, аларга Рәсәй чикләреннән инде кире үз якларына чыгарга тыела. Моннан соң аларны Эчке Урда яки Бүкәй Урдасы дип йөртә башлыйлар. Алар аерым ырулар булып яшәгәннәр. Бөтен ыруглар башында Бүкәй солтан торып, барысы белән ыру башлыклары аркылы идарә иткән. Һәр ыруның көтү көтәр өчен үз җире булган. Хайван асраудан башка аларның бүтән кәсепләре булмаган диярлек. Шуңа күрә көтүләре бердәнбер яшәү чыганагына әверелә. Бу казакълар башта Оренбург, соңыннан Әстерхан генерал-губернаторына буйсынып яшиләр. 1808 елда алар белән идарә итү Оренбург чик комиссиясенә тапшырыла. Шуңа күрә Бүкәйне хан яки солтан дип шартлы рәвештә генә әйтеп була.

Хатларның беренчесе 1802 елның 16 мартында Павел Семенович Поповка язылган. Ул түбәндәгечә башланып китә: «Гали нисәблү вә гали монасыйблү господин генерал-майор Хаҗи Тархан шәһәренең атлы казакъларының Сыр-Дәрья һәм кавалер Павел Семеныч Попов хәзрәтләрига кече йөз кыргыз казакъ йортының гыйззәтлү, хөрмәтлү Бүкәй солтан Нургали хан углындан игълам.»

Икенче хат шул ук кеше исеменә 1802 елда сәүвәрнең 19 нчы көнендә язылган. Аның башы түбәндәгечә: «Гали нисәблү вә гали монасыйблу господин генерал-майор Хаҗи Тархан шәһәренең атлы казакъларының Сыр-Дәрья һәм кавалер Павел Семеныч Попов хәзрәтләрега кече йөз кыргыз казакъ йортында тәртиб идүлмеш хан диванының садыр нишин Бүкәй солтан Нургали хан углындан.»

Хатларның икесенең дә ахырында Бүкәй ханның тамчы формасындагы шәхси мөһере дә басылган. Анда гарәп хәрефләре белән “Бүкәй хан бине солтан Нургали хан” дип язылган.

Тарихта билгеле булганча, Павел Семёнович Попов (1757—1815) атаклы рус генералы. 1801 елның 11 февралендә ул Әстерхандагы казак полкының командиры итеп билгеләнгән. Шул ук елның 11 мартында кыргыз-казакъларының 7000 тирмәсен буйсындырып, Россия составына керткәне өчен генерал-майор дәрәҗәсен алган. Әлеге буйсындырылган кыргыз казакълары белән идарә итүче итеп Бүкәй хан куелган.

Бу хатларның эчтәлеге әллә ни кызык та түгелдер, чөнки анда Бүкәй ханның Поповка каракларның атларны урлауларыннан зарланудан (чөнки атлар күчмә халыклар өчен иң зур байлык булып саналган) һәм үзенең вак-төяк эшләреннән, фикерләреннән гыйбарәт. Ләкин менә аларның теле безнең өчен бик кызык һәм игътибарга лаек кебек тоелды. Чөнки хатлар саф иске татар телендә язылган. Бу факт татар телен казакълар да белгәннәренә һәм язмаларында кулланганнарына дәлил булып тора. Хатларда казакъ телендә еш кулланыла торган “ж” хәрефле бер генә сүз дә очрамый.

Бүкәй хан кабере
Бүкәй хан кабере

Ни өчен Бүкәй хан үзенең хатларын үз ана телендә, ягъни казакъ телендә язмаган икән? Чөнки әле һаман бу чорга хәтле үк казакъ теле язма тел буларак формалашып бетмәгән була һәм ул күбрәк сөйләм теле буларак кына кулланыла. Татар теле исә үзенең әдипләре күп булу сәбәпле язма тел буларак күптән формалашып беткән була һәм бөтен төрки халыклар өчен уртак әдәби тел булып хезмәт итә. Шуңа күрә Рәсәй патшалары, түрәләре, гаскәр башлыклары татар телен төрки халыклар белән аралашу, язышу өчен актив кулланганнар. Мәсәлән, татарлар һәм башкортлар Батырша җитәкчелегендә баш күтәргәннән соң, аларга кыргызлар да кушылырга җыенгач, бер дәрәҗәле мөселман рухание исеменнән Неплюев та кыргызларга хатларын татар телендә язып җибәрә. Хәзер дә татар теле казакъ теленә караганда борынгы төрки теленә якынрак тора һәм татар телен белгән кеше башка төрки халыкларының телен дә, бераз авырлык белән булса да, аңлый ала. Моның белән татар халкы горурланырга хаклы.