Татарстанда бүген COVID-19 белән зарарланган яңа 38 очрак расланган һәм барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. 21 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 18 июньгә Татарстанда 4078 COVID-19 очрагы теркәлгән, 2907 кеше инде терелгән, шул исәптән 33е - узган тәүлектә. Тагын 1159 кеше дәвалануын дәвам итә. Саннарга күз салсак, 38 авыручының 27се өлкән буын вәкилләренә туры килә: 60яшьтән 70 яшькә кадәр -17, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 6, 70тән 80 гә кадәр дүрт кше. 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 7 һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 4 кешедә яңа таҗлы вирус табылган. Казанда - 19, Яр Чаллыда - 9, Түбән Кама, Нурлатта - 2, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак расланаган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Вебредактор