Балтачта хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чаралардан читләшүче 3 егеткә җинаять эше кузгатылачак Агымдагы елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Балтачта 15 майда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды. Язгы чакырылышта якынча 40 райондашыбыз армия хезмәтенә алыначак. Узган ел аларның саны 44 булган. Бүгенге көндә график буенча 2 райондашыбыз армиягә алынган инде. Район хәрби коммисариатының хәрби чакырылыш бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Газыймов белдерүенчә, соңгы елларда элегрәк күзәтелгән читләшүләр, армия хезмәтеннән качып йөрүләр кимегән, әмма алар бар. Мәсәлән, 2019 елда 21 граждан чакырылу белән бәйле чаралардан читләшкән. 8 мөрәҗәгать кабат Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә чакырылышка бәйле чаралардан читләшкән гражданнарга җибәрелгән. 3 егет медицина тикшерүеннән читләшкән, тагын 3гражданга медицина тикшерүеннән качкан өчен 500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф бирелгән. Хәр