«Наркотикларсыз тормыш» акциясе 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Районыбызда наркотиклар куллану юк дәрәҗәсендә булса да, бу чарадан читтә калу мөмкин түгел. Әлеге афәт безгә килмәде әле дип кул кушырып утырырга ярамый. Афәтне булдырмаска тырышырга кирәк. Әйтер сүзе, теләге булганнар «Ышаныч ящиклары»на мөрәҗәгатьләр яза, 2-43-46, 102 телефон номерларына шалтырата ала.