Найти в Дзене
Лилия Габдрафикова

Галимҗан Баруди: ватанпәрвәр мөселман

Галимҗан Баруди бик күп кырлы шәхес, галим һәм данлыклы мәдрәсә мөдәррисе, әмма аның җәмәгать мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләгән эшләре аеруча күп һәм аларны ассызыклап үтүне кирәкле дип таптым.

Баруди үзенең соңгы елларында мөфтий вазифасын башкара һәм бу роль очраклы гына түгел, ә Галимҗан хәзрәтнең алдагы еллардагы хезмәтләренең нәтиҗәсе. Әлбәттә, ул бит мулла, мөдәррис булган дип әйтеп була. Әммә андый муллалар да, мәдрәсә хуҗалары да Идел-Урал буйларында күп очраган, ә Баруди шикелле шәхесләр санаулы.

Хәзрәтне аерып торган нәрсә – ул аның гражданлык хисләре. Нинди генә хөкүмәт булмасын, ул ватанының гражданины булып кала һәм илгә кирәкле эшләрне эшләргә, үз хәленән килгәнче ярдәм күрсәтергә тырыша.

Совет чорында Галимҗан Барудины бу сыйфаты өчен “черносотенец” дип йөртәләр һәм исемен онытырга тырышалар. Әммә аны конформист, үз карашы / сүзе булмаган кеше дип бәяләү, әлбәттә, дөрес түгел. Баруди дәүләт тарафыннан куелган рамкаларда үзенең идеяларына юл табырга тырыша һәм бу юнәлештә беренче чиратта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, “Әд-дин-вә-әдәб” журналларын әйтеп үтәргә кирәк.

Монан башка да Галимҗан хәзрәтнең изге эшләре күп, кайбер хыяллары тормышка ашмый калган. Мәсәлән, административ ссылкадан кайткач, 1913 елда, Романовлар династиясының 300 еллыгы уңаенан, мөселман китапханасы оештырырга була. Әлбәттә Романовлар юбилее ул бер төрле ширма гына, ә төп максат гыйльми учак булдыру. Ахырсы, Хади Максуди тарафыннан 1906 елда ачылган Мөселман китапхәнәсе, Баруди күзлегеннән караганда, барча укучыларныңда ихтыяҗын канәгәтләндерә алмаган.

Галимҗан Баруди
Галимҗан Баруди

Яңа китапханәнең төп фонды итеп ул үзенең китапларын бирергә ниятләгән. Галимҗан хәзрәтнең гаиләсе бик китап сөючән була һәм бу коллекция аның бала чагыннан ук җыела башлый.

Галимҗан Барудиның китап коллекциясы 3277 томдан тора, гарәп, фарси, татар, рус һәм төрек телләрендә язылган китаплар һәм кульязмалар. Галим Николай Катанов бу коллекцияга экспертиза ясый, һәм 780 кульязманы фәнни яктан бик зур әһәмияткә ия дип билгели һәм шуңа күрә аларның матди бәяләредә зур икәнен ассызыклый.
Галимҗан Баруди халык китапхәнәсен ачырга бик тырышкан, әммә өметләре тормышка ашмаган.
Галимҗан Баруди халык китапхәнәсен ачырга бик тырышкан, әммә өметләре тормышка ашмаган.
Әммә 1913 елда китапхәнәне ачып булмый, патша фамилиясы бирелергә тиеш булгач, бюрократик сораулары бигрәктә күп була. 1914 елда сугыш башлангач, китапхәнә ачу мәсъәләсе онытылып кала. Революциядан соң бу коллекция Казан университетына тапшырыла. Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Галимҗан Барудиның Китапхәнәсен вакыф итү турында вакыфнамәсе саклана, бу документ 1920 елда язылган.

Беренче Бөтендонья сугышы бар халык өчен бик катлаулы сынау була. Сугышның беренче көннәреннән үк фронттагы солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм җыю башлана. Соңрак госпиталь һәм лазаретлар ачырга, сугыш качкыннарына ярдәм җыялар. Бу иҗтымагый эшләр дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре белән бер рәттән муллаларга да йөкләндерелә. Чөнки алар халык белән тыгыз бәйләнештә булалар һәм мулла сүзенә ышанып карыйлар.

Сугыш башлангач Русияның күп кенә төбәкләрендә манифестациялар үтә. 1914 елның 21 июлендә шундый җәмәгать җыелышы Иске Татар бистәсенең Юнусов мәйданында уза, монда 15 меңгә якын кеше җыела. Күп кенә татар кибетләре бу көнне ябык була. Шул җыелышта Галимҗан хәзрәттә катнаша. Юнусов майданында ул көнне җәмәгать намазын үткәрәләр.

Беренче Бөтендонья сугышы тарихы бик катлаулы ...
Беренче Бөтендонья сугышы тарихы бик катлаулы ...

Шунан соң 500 кеше җыелып Кремльга баралар һәм анда рус манифестантлары белән кушылалар. Бу Татар бистәсендә укылган намаз һәм манифестация патшага һәм башланган сугышның җиңү белән бетеүенә ышаныч белдерү була. Шул ук көнне патша исеменә телеграмма да җибәрәрәләр. Бу документта казан байлары һәм муллары белән бер рәттән Галимҗан Баруди исемедә бар.

Галимҗан хәзрәтнең ул телеграммада җибәргән ышаныч сүзләре буш сүз булып кына калмый, сугыш елларында ул чынлап та бик актив иҗтымагый эшчәнлек алып бара.

Аның шәхси тормышына да сугыш сынаулары кагыла, мәсәлән, мобилизация вакытында, шәһәрдә солдатлар саны арту сәбәпле, урын җитешми. Шуңа күрә солдатларны вакытлыча халыкның йорт-җирендә урнаштыралар. Мәсәлән, Галимҗан Барудиның Тихвинская һәм Сенная урамнары кисешендәге йортында 13 солдат яшәп китә.

Казанда 1914 елның август аенда Мөселман хәйрия комитеты барлыкка килә. Мондый комитетлар башка шәһәрләрдә дә булдырыла, һәм төп орган булып Петроградтагы Временный мусульманский комитет по оказанию помощи воинам и их семьям санала. Казан мөселман комитетының төп максаты – солдатларны дәвалау өчен даруларга һәм лазарет ачуга акча җыю була. Галимҗан Баруди бу комитетның актив әгъзасы санала. Аның белән беррәттән бу комитетта “Йолдыз” гәҗите редакторы Әхмәтһади Максуди, сәүдәгәр Сөләймән Аитовлар да эшлиләр.

Хәйрия эшенә хатын-кызлар да кушыла. Фатиха Аитова, Лябиба Хусаинова, Зәйнәб Хәсәниләр белән бергә бу эштә Гайша Барудия да актив катнаша. Әлбәттә, бу эшчәнлеккә аның тормыш иптәше Галимҗан хәзрәтнең дә йогынтысы булгандыр.

1914 елның 2 нояберендә Казанда Московская урамында сәүдәгәр Галикеев йортында Мөселман лазареты ачыла. Бу хастәхәнә тулысынча хәйрия акчасына оештырыла. Лазаретны ачу тантанасында казан губернаторы һәм башка хәрби начальниклар катнаша. Рус телендә – Саидгәрәй Алкин һәм Садри Максуди чыгыш ясыйлар, татар телендә тантаналы нотыкны Галимҗан Баруди сөйли. “...Нотыгында мөселманнарның шәһәрдәге бөтен мөәссәсәләргә матди вә мәгънәви ярдәмнәре өстенә үз исемнәреннән ватанпәрвәрлек хисе күрсәтүләреннән мәмнүн булганын һәм шифаханнәнең дәвам итүен арзу кыйлганын бәян итте”, - дип хәбәр итә “Йолдыз” гәҗите.

1914 елның 2 ноябрендә Мөселман лазаретын ачу тантанасы.
1914 елның 2 ноябрендә Мөселман лазаретын ачу тантанасы.

Галимҗан Баруди мөселман лазареты ачуның инициаторы була һәм эшкә күп көч сала. Кайбер кешеләр мөселманнарга лазарет ачу харам дип карый, әммә ул үзенең нәсихәтләре белән мондый карашларның урынсыз булуын аңлата. Лазаретның баш табибы итеп Абубакир Терегуловны сайлыйлар, бу хастәхәнәдә 60 солдатка урын булдырыла. Алдагы сугыш елларында да Мөселман комитеты бу лазаретны үз карамагында тота һәм хәйрия акчасы җыю тукталмый.

Әлбәттә, бер Мөселман лазаретында гына татар солдатлары дәваланмый, сугыш елларында Казанда гына 100 дән ашу госпиталь ачыла. Яралы солдатлар медицина ярдәмендә генә түгел, ә җан азыгына да мохтаҗ булалар.

Беренче Бөтендонья сугышында татар солдатлары күп катнашкан. Аларны онотмау, исемнәрен халыкка кайтару  - безнең бурыч.
Беренче Бөтендонья сугышында татар солдатлары күп катнашкан. Аларны онотмау, исемнәрен халыкка кайтару - безнең бурыч.

Татар солдатлары үзләренең өйгә язган хатларында еш кына татарча сөйләшергә янда кеше юк, укырга татар китаплары юк дип, зарланганнар. Ахырсы шул зарларны күзаллап, Галимҗан Баруди Казан хастәхәнәләрендә яткан мөселман солдатлары янына өгет-нәсихәт бирергә дип муллалар килеп йөрүгә рөхсәт бирүне сорап шәһәр органнарына мөрәҗәгәт итә. Әммә Казан шәһәр управасы мондый рөхсәтне бөтен муллаларга да бирми, берничә ахунга гына мондый хокук бирелә.

Солдатлардан башка, сугыш елларында иң нык зыян күргән халык катламы – ул качкыннар (беҗенцы). Казан губернасына илнең көнбатыш тарафларыннан алар 1915 елда килә башлыйлар. Качкыннар саны Казанда гына 5000 якын була. Бу халык арасында мөселманнар да очрый – Польша-Литва татарлары. Мәсәлән, 1915 елның сентяберендә алар саны 135 кеше була. Күбесенчә – картлар, хатын-кызлар һәм балалар.

Галимҗан Баруди  поляк-литва татарлары балаларына мәдрәсәдә класс ача
Галимҗан Баруди поляк-литва татарлары балаларына мәдрәсәдә класс ача

Аларның туган телләре – поляк-рус телләре булсада, мөселман динендә булгач балаларын мәдрәсәләргә укырга бирергә риза булалар. Шуңа күрә 1915 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә поляк татарлары өчен аерым класс ачыла. Әммә тел барьеры булу сәбәпле укыту эшен җайлап булмый һәм 1916 елда бу классны ябалар.

Әлбәттә, йөз ел үткәч без бу тарихи вакыйганы бер-ике җөмлә белән генә әйтеп китәбез, барып чыкмаган педагогик эксперимент кебек. Әммә Галимҗан Баруди җитәкчелегендә бу классны оештыру өчен, һәм бер уку елы эчендә укыту эшенә дә күпме көч салынганын онытырга ярамый. Соңрак бу качкын балалары рус-татар мәктәпләрендә укуын дәвам итә.

Шулай итеп сугыш елларында Галимҗан Барудиның иҗтимагый эшчәнлеге берничә юнәлештә бара:

  • мөселман лазареты оештыру мәсъәләсе һәм бу максатны ашыру өчен хәйрия акчасын җые;
  • хастәхәнәләрдә яткан мөселман солдатларына вәгазь-нәсихәтләр сөйләү (психологик ярдәм);
  • качкын поляк-литва татарлары балаларына аерым класс оештыру.

Моннан башка, башка муллалар кебек үз мәхәлләсендә фронтка һәм солдат гаиләләренә ярдәм җыену да әйтеп үтәргә кирәк.

Бу доклад Галимҗан Барудига багышланган бик күркәм конференцияда, 2017 елда укылган иде. Презентациясы рус телендә, доклады татар телендә иде
Бу доклад Галимҗан Барудига багышланган бик күркәм конференцияда, 2017 елда укылган иде. Презентациясы рус телендә, доклады татар телендә иде
Галимҗан Барудиның бу хезмәте, эшчәнлеге аны бер яктан ватанынын чын граҗданины дип сүрәтләсә, икенче яктан аның мөселман диненә тугрылыгын күрсәтә. Нинди генә шартларда да ул мөселман динен, Коръән сүзен халыкка таратырга тырыша. Һәм, әлбәттә, бу бөек шәхеснең эшчәнлеге бүгендә олы ихтирам уята.