Куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннарның авырлыгын киметү максатыннан, 2020 елның 11-30 июнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә «иминлек каешы»оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты-юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә Административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм алар эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Транспорт дисциплинасы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка
Балтачта «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә
16 июня 202016 июн 2020
8
1 мин