Куныр авылында яшәүче Нәҗиповлар елның-елында бердәм булып өмәгә чыга.
Нәҗиповлар династиясе ел саен күмәк көч белән өмә уздыра. Быел да алар барлык саклык чараларын күреп, зиратны чистартты.
- Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез, - ди Рамил Нәҗипов.